Блог. Айрат
Отписывайтесь от событий, которые не интересны
Чтобы отписаться от новостей другого пользователя, щелкните на значке настроек в этом событии и выберите нужный пункт.
Блог. Айрат
community-post.html
Рәхмәт дуслар, барчагызга,
Котлауларыгыз өчен!
Сез котлагач, валлаһидыр,
Арткандай булды көчем.
Күтәрелде кәефләрем,
Авыз менде колакка.
Гүя, мине Алла үзе
Алды җылы кочакка.
Рәхмәтлемен чиксез Аңа,
Чын дусларым булганга!
Сезле, якты, нурлы, гөлле,
Киң дөньяга туганга!
Рәхмәт бик зур , барчагызга,
Сау-сәламәт булыгыз!
Җырлансын бәхет көендә,
Дәртле яшәү җырыгыз!
12.05.2020
Айрат Шәйхетдинов
Котлауларыгыз өчен!
Сез котлагач, валлаһидыр,
Арткандай булды көчем.
Күтәрелде кәефләрем,
Авыз менде колакка.
Гүя, мине Алла үзе
Алды җылы кочакка.
Рәхмәтлемен чиксез Аңа,
Чын дусларым булганга!
Сезле, якты, нурлы, гөлле,
Киң дөньяга туганга!
Рәхмәт бик зур , барчагызга,
Сау-сәламәт булыгыз!
Җырлансын бәхет көендә,
Дәртле яшәү җырыгыз!
12.05.2020
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Миңа җитми иркә назың,
Җитми кайнар кочагың.
Көннән-көнгә сүрәнләнә
Тормышымның учагы.
Дөрли алмый, пыскый гына,
Бик тиздән сүнәр кебек.
Әле калган хисләрне дә,
Салкын көл күмәр кебек.
Миңа җитми татлы сүзең,
Колакка пышылдаган.
Янәшәдә аркаң җитми.
Салкыннан ышыклаган.
Синсез тормыш ямен тапмыйм,
Офыклар да тар гына.
Дөньяда гүя яшәмим,
Мин дөньяда бар гына.
07.05.2020
Айрат Шәйхетдинов
Җитми кайнар кочагың.
Көннән-көнгә сүрәнләнә
Тормышымның учагы.
Дөрли алмый, пыскый гына,
Бик тиздән сүнәр кебек.
Әле калган хисләрне дә,
Салкын көл күмәр кебек.
Миңа җитми татлы сүзең,
Колакка пышылдаган.
Янәшәдә аркаң җитми.
Салкыннан ышыклаган.
Синсез тормыш ямен тапмыйм,
Офыклар да тар гына.
Дөньяда гүя яшәмим,
Мин дөньяда бар гына.
07.05.2020
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Матурларның матуры син,
Гүзәлләрнең гүзәле!
Хәттә кояш сиңа карап,
Шук елмая, күр әле!
Кар эретә елмаюың,
Тып-тып тама тамчылар.
Агачлар да, дулкынланып,
Бөреләрен ачтылар.
Бар табигать сиңа карый,
Бар табигать соклана!
Тормышта яшәү яменең
Сере синдә саклана.
И Хатын-кыз, и гүзәл зат,
Күңелнең хисле җыры!
Сөюле назлы карашың,
Йөрәккә бирә җылы!
09.03.2020 ел
Айрат Шәйхетдинов
Гүзәлләрнең гүзәле!
Хәттә кояш сиңа карап,
Шук елмая, күр әле!
Кар эретә елмаюың,
Тып-тып тама тамчылар.
Агачлар да, дулкынланып,
Бөреләрен ачтылар.
Бар табигать сиңа карый,
Бар табигать соклана!
Тормышта яшәү яменең
Сере синдә саклана.
И Хатын-кыз, и гүзәл зат,
Күңелнең хисле җыры!
Сөюле назлы карашың,
Йөрәккә бирә җылы!
09.03.2020 ел
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Авылым
Куян авылыма
(Минзәлә районының иң матур җирендә урнашкан)
Авылымның таулары юк,
Чишмәләр ургып акмый.
Көмеш күл дә, булмагачтын,
Дулкынны ярга какмый.
Аны кочып, карурман да
Куенына алмаган.
Зур елгалар янәшәдән
Үзенә юл салмаган.
Ә шулай да авылымның
Урыны матур җирдә.
Кыр-чәчәкләргә төренеп,
Назлана талгын җилдә.
Иркәләнә әрәмәле
Киң болын кочагында.
Кайталмыйсың шул болыннан
Җиләк пешкән чагында.
Бар кечкенә инеше дә,
Ә язын дәрья кебек.
Ташып ага ярларыннан
Мохитне суга күмеп.
Урманчыгы, Чүркә диләр,
Гүя җәннәт бакчасы.
Шомырт, миләш, карлыгандыр..,
Үсә анда барчасы. more…
Куян авылыма
(Минзәлә районының иң матур җирендә урнашкан)
Авылымның таулары юк,
Чишмәләр ургып акмый.
Көмеш күл дә, булмагачтын,
Дулкынны ярга какмый.
Аны кочып, карурман да
Куенына алмаган.
Зур елгалар янәшәдән
Үзенә юл салмаган.
Ә шулай да авылымның
Урыны матур җирдә.
Кыр-чәчәкләргә төренеп,
Назлана талгын җилдә.
Иркәләнә әрәмәле
Киң болын кочагында.
Кайталмыйсың шул болыннан
Җиләк пешкән чагында.
Бар кечкенә инеше дә,
Ә язын дәрья кебек.
Ташып ага ярларыннан
Мохитне суга күмеп.
Урманчыгы, Чүркә диләр,
Гүя җәннәт бакчасы.
Шомырт, миләш, карлыгандыр..,
Үсә анда барчасы. more…
Блог. Айрат
community-post.html
Төш
Бертөн шулай төш күрәмен...
Бик куркыныч.... Саташам...
Имеш, гаять зур сәер кош
Канны имеп маташа.
Ташлаган тирән чокырга,
Чыгармый беркая да.
Көн дә килеп кан суыра,
Тук тамырны таба да.
Үтерми дә ул үземне,
Тота кан эчәр өчен.
Тик тереләр каны гына
Арттыра икән көчен.
Ашатуы, җан сакларлык
Калдык - постык аш кына.
Ризасызлык күрсәткәндә,
Томшык төшә башыңа.
Томшыгыннан агу тама,
Аңны төреп томанга.
Коллыгыңны онытасың,
Ябылсаң да зинданга.
Кайчакларда айныйсың да,
Үз хәлеңне аңлыйсың.
Яктылыкка омтылышта
Баш күтәреп карыйсың.
Ә өстә күкнең бары тик
Кечкенә бер кисәге. more…
Бертөн шулай төш күрәмен...
Бик куркыныч.... Саташам...
Имеш, гаять зур сәер кош
Канны имеп маташа.
Ташлаган тирән чокырга,
Чыгармый беркая да.
Көн дә килеп кан суыра,
Тук тамырны таба да.
Үтерми дә ул үземне,
Тота кан эчәр өчен.
Тик тереләр каны гына
Арттыра икән көчен.
Ашатуы, җан сакларлык
Калдык - постык аш кына.
Ризасызлык күрсәткәндә,
Томшык төшә башыңа.
Томшыгыннан агу тама,
Аңны төреп томанга.
Коллыгыңны онытасың,
Ябылсаң да зинданга.
Кайчакларда айныйсың да,
Үз хәлеңне аңлыйсың.
Яктылыкка омтылышта
Баш күтәреп карыйсың.
Ә өстә күкнең бары тик
Кечкенә бер кисәге. more…
Блог. Айрат
community-post.html
Йөрәгемә ямау салдың,
Ярасы канаганда.
Мине яхшырак аңладың,
Үземә караганда.
Тынычландым синең белән,
Сызланудан арындым.
Күңелнең кара күгендә
Кояш янә кабынды.
Күтәрдең төн пәрдәләрен,
Яктылыкка юл ачтың.
Һәм дә.., җитте! – дигән кебек,
Минем тормыштан качтың.
Ямау салдың, әмма ләкин
Булмадым теләгеңдә.
Сагыш тагын башын төртә,
Ямаулы йөрәгемдә.
07.11.2019
Айрат Шәйхетдинов
Ярасы канаганда.
Мине яхшырак аңладың,
Үземә караганда.
Тынычландым синең белән,
Сызланудан арындым.
Күңелнең кара күгендә
Кояш янә кабынды.
Күтәрдең төн пәрдәләрен,
Яктылыкка юл ачтың.
Һәм дә.., җитте! – дигән кебек,
Минем тормыштан качтың.
Ямау салдың, әмма ләкин
Булмадым теләгеңдә.
Сагыш тагын башын төртә,
Ямаулы йөрәгемдә.
07.11.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Бар да үтәр
Бу дөньяда бар да үтә,
Үтәр сагыш та.
Газапларың таралырлар
Яңа табышта.
Дәртле хистән ярсып тибәр
Йөрәк тагын да.
Күбәләкләр канат җилпер
Синең җаныңда.
Бар да үтәр, онытылыр,
Тик түз беразга.
Күңел кырын орлыкларга
Ач син буразна.
Матур гөлләр үссен анда
Ямьләп тормышың.
Иркен булыр, тирән итеп,
Алган сулышың.
Вакыт – дәва, бар да үтәр,
Төзәлер йөрәк.
Бу дөньяда яшим диеп,
Яшәргә кирәк!
03.11.2019
Айрат Шәйхетдинов
Бу дөньяда бар да үтә,
Үтәр сагыш та.
Газапларың таралырлар
Яңа табышта.
Дәртле хистән ярсып тибәр
Йөрәк тагын да.
Күбәләкләр канат җилпер
Синең җаныңда.
Бар да үтәр, онытылыр,
Тик түз беразга.
Күңел кырын орлыкларга
Ач син буразна.
Матур гөлләр үссен анда
Ямьләп тормышың.
Иркен булыр, тирән итеп,
Алган сулышың.
Вакыт – дәва, бар да үтәр,
Төзәлер йөрәк.
Бу дөньяда яшим диеп,
Яшәргә кирәк!
03.11.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
1 November 2019 at 21:18
- edited
community-post.html
Көз
Кара көзнең кочагында
Агачлар шәрә.
Карлы-яңгырлы хисләрдән
Күңел шәбәрә.
Башны иңнәргә сеңдереп
Әче җил исә.
Карашыңның салкынлыгы
Бәгырьне кисә.
Калтырата, җылылык юк
Кояш булмагач,
Янәшәңдә аңлашырдай
Кешең тормагач.
Түбәләргә тияр – тимәс
Болыт агыла.
Соры күкнең сорылыгы
Күчте җаныма.
01.11.2019
Айрат Шәйхетдинов
Кара көзнең кочагында
Агачлар шәрә.
Карлы-яңгырлы хисләрдән
Күңел шәбәрә.
Башны иңнәргә сеңдереп
Әче җил исә.
Карашыңның салкынлыгы
Бәгырьне кисә.
Калтырата, җылылык юк
Кояш булмагач,
Янәшәңдә аңлашырдай
Кешең тормагач.
Түбәләргә тияр – тимәс
Болыт агыла.
Соры күкнең сорылыгы
Күчте җаныма.
01.11.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Беренче кар бик тиз эреп бетте,
Лыҗырдады соры урамнар.
Күңелләрдән хисләр югалдылар,
Ак кар белән бергә туганнар...
Кояш качты, көн дә сүрәнләнде,
Болытлар да түбән йөзәләр.
Салкын җилләр талкып агачларны,
Соңгы яфракларын өзәләр...
29.09.2019
Айрат Шәйхетдинов
Лыҗырдады соры урамнар.
Күңелләрдән хисләр югалдылар,
Ак кар белән бергә туганнар...
Кояш качты, көн дә сүрәнләнде,
Болытлар да түбән йөзәләр.
Салкын җилләр талкып агачларны,
Соңгы яфракларын өзәләр...
29.09.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Сүнсәләр дә кайбер йолдызлары,
Чиксез киңлегендә галәмнең.
Ашмаса да чынга хыяллары,
Йолдызларга баккан адәмнең.
Мәрсияләмә күңел хисләреңне,
Беркайчан да алар үлмиләр.
Салкын җилдән туңып йомылса да,
Наз җиленнән янә үрлиләр.
Галәмдә дә төшми караңгылык,
Кайбер йолдыз гына сүнгәннән.
Яңалары туа өмет биреп,
Сабыр итеп яши белгәннән.
22.09.2019
Айрат Шәйхетдинов
Чиксез киңлегендә галәмнең.
Ашмаса да чынга хыяллары,
Йолдызларга баккан адәмнең.
Мәрсияләмә күңел хисләреңне,
Беркайчан да алар үлмиләр.
Салкын җилдән туңып йомылса да,
Наз җиленнән янә үрлиләр.
Галәмдә дә төшми караңгылык,
Кайбер йолдыз гына сүнгәннән.
Яңалары туа өмет биреп,
Сабыр итеп яши белгәннән.
22.09.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
14 September 2019 at 23:45
- edited
community-post.html
Сөйләмә серләреңне!
“Эчеңдәге серләреңне
Сөйләмә син дустыңа!
Дустыңның да дусты булыр,
Ул да сөйләр дустына!”
Кем әйткәндер бу сүзләрне,
Элегрәк заманда?
Хәтерләмим, әмма алар
Бик актуаль һаман да.
Мин дә шулай серем бүлдем,
Дус дигән кешем белән.
Дус булгачтын якын иттем,
Ышандым аңа тирән!
Тик, серемне бер көннән соң,
Белә иде барсы да.
Көлемсерәп карадылар,
Чыккан чакта каршыма.
Сөйләделәр мәзәк кебек,
Хихахайлап көлделәр.
Үзләренчә хөкем итеп,
Мине түбән күрделәр.
Әйе, чиксез авыр булды!
Алар көлгәннән түгел.
Ышанычым тапталганнан,
Әрнеп елады күңел.
Серең булса, әйтмә икән, more…
“Эчеңдәге серләреңне
Сөйләмә син дустыңа!
Дустыңның да дусты булыр,
Ул да сөйләр дустына!”
Кем әйткәндер бу сүзләрне,
Элегрәк заманда?
Хәтерләмим, әмма алар
Бик актуаль һаман да.
Мин дә шулай серем бүлдем,
Дус дигән кешем белән.
Дус булгачтын якын иттем,
Ышандым аңа тирән!
Тик, серемне бер көннән соң,
Белә иде барсы да.
Көлемсерәп карадылар,
Чыккан чакта каршыма.
Сөйләделәр мәзәк кебек,
Хихахайлап көлделәр.
Үзләренчә хөкем итеп,
Мине түбән күрделәр.
Әйе, чиксез авыр булды!
Алар көлгәннән түгел.
Ышанычым тапталганнан,
Әрнеп елады күңел.
Серең булса, әйтмә икән, more…
Блог. Айрат
community-post.html
Баш авырта, түзеп булмый,
Кыса чигәдән.
Инде ничә көн буена
Шулай чиләнәм.
Тора алмыйм, баса алмыйм,
Аякта хәл юк –
Авыруын җиңәлмәгән
Хасталы мәхлүк.
Тормыйм түгел, торамын ла
Сыкрансам да.
Дөньясыннан үз-үземә
Сукрансам да.
Йөрим шулай иңге-миңге
Көннең буена.
Әйтерсең лә дәртем белән
Убыр туена.
Хәл дә керми, көч тә килми,
Миңа кирәк Син!
(Юк,юк... әле иртәрәктер,
Укырга ясин.)
Син бит башка доганы да
Бик күп беләсең.
Кул аша да йөрәгемә
Җылы бирәсең.
Янәшәмдә сине тойсам,
Терелер идем.
Яшәүнең дәртле назына
Төренер идем!
Кил тизрәк, кил яныма,
Коткар азаптан,
Хәлне, дәртне убыр имеп more…
Кыса чигәдән.
Инде ничә көн буена
Шулай чиләнәм.
Тора алмыйм, баса алмыйм,
Аякта хәл юк –
Авыруын җиңәлмәгән
Хасталы мәхлүк.
Тормыйм түгел, торамын ла
Сыкрансам да.
Дөньясыннан үз-үземә
Сукрансам да.
Йөрим шулай иңге-миңге
Көннең буена.
Әйтерсең лә дәртем белән
Убыр туена.
Хәл дә керми, көч тә килми,
Миңа кирәк Син!
(Юк,юк... әле иртәрәктер,
Укырга ясин.)
Син бит башка доганы да
Бик күп беләсең.
Кул аша да йөрәгемә
Җылы бирәсең.
Янәшәмдә сине тойсам,
Терелер идем.
Яшәүнең дәртле назына
Төренер идем!
Кил тизрәк, кил яныма,
Коткар азаптан,
Хәлне, дәртне убыр имеп more…
Блог. Айрат
community-post.html
Алиябез үсеп җитте,
Мәктәпкә бара.
Тормышында белем алу
Чоры башлана.
Гомереңнең бер баскычы,
Курыкмый атла!
Күпкә җиңел белем белән
Баруы алга!
Тырышып укы! Аңлап укы!
Сеңсен хәтергә!
Гыйлемлелек, бу дөньяда,
Кирәк һәркемгә.
Алиябез үсеп җитте,
Мәктәпкә бара.
Букчасына, кадер белән,
Әлифба сала.
Каләм, китап, дәфтәрләрен
Чыга да барлап,
Бер минуттан, янә килә,
Тикшерә кабат.
31.08.2019
Айрат Шәйхетдинов
Мәктәпкә бара.
Тормышында белем алу
Чоры башлана.
Гомереңнең бер баскычы,
Курыкмый атла!
Күпкә җиңел белем белән
Баруы алга!
Тырышып укы! Аңлап укы!
Сеңсен хәтергә!
Гыйлемлелек, бу дөньяда,
Кирәк һәркемгә.
Алиябез үсеп җитте,
Мәктәпкә бара.
Букчасына, кадер белән,
Әлифба сала.
Каләм, китап, дәфтәрләрен
Чыга да барлап,
Бер минуттан, янә килә,
Тикшерә кабат.
31.08.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Көмеш төн
Төнге күктә йөзгән тулган айның,
Көмеш нурларында коендык.
Мәхәббәтнең искән саф җиленнән,
Бер-беребезгә ныграк сыендык.
Чәчләреңә кунган көмеш нурлар,
Күбәләктәй канат кактылар.
Хисләребез үрелеп олы Хискә,
Күңелләрдә ташып актылар.
Көмеш тынлык! Ике йөрәк кага,
Бар җиһанга гүя яңгырап.
Көмеш төннең көмеш йолдызлары
Безгә карый бүген яктырак.
19.08.2019
Айрат Шәйхетдинов
Төнге күктә йөзгән тулган айның,
Көмеш нурларында коендык.
Мәхәббәтнең искән саф җиленнән,
Бер-беребезгә ныграк сыендык.
Чәчләреңә кунган көмеш нурлар,
Күбәләктәй канат кактылар.
Хисләребез үрелеп олы Хискә,
Күңелләрдә ташып актылар.
Көмеш тынлык! Ике йөрәк кага,
Бар җиһанга гүя яңгырап.
Көмеш төннең көмеш йолдызлары
Безгә карый бүген яктырак.
19.08.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
18 August 2019 at 10:10
- edited
community-post.html
Дуслар булыйк – дисең
Дуслар булыйк – дисең,
Әйдә булыйк.
Бер баскычы булсын араның.
Шифа мае булсын
Сызлаулардан,
Йөрәктәге тирән яраның.
Дуслар булыйк – дисең,
Әйдә булыйк.
Сине миңа якын китерсә.
Барлыгыңны янәшәмдә тою,
Болытларга кадәр күтәрсә.
Дуслар булыйк – дисең,
Әйдә булыйк.
Назларыңда синең йөзәлсәм.
Бәхет тулы нурлы йөзләреңне,
Кочагымда көндә күрәлсәм.
Дуслар булыйк – дисең,
Әйдә булыйк.
Тик, дус булып кына калмыйкчы!
Күңелләрнең күптән бер-беренә
Омтылышын тизрәк аңлыйкчы!
18.08.2019
Айрат Шәйхетдинов
Дуслар булыйк – дисең,
Әйдә булыйк.
Бер баскычы булсын араның.
Шифа мае булсын
Сызлаулардан,
Йөрәктәге тирән яраның.
Дуслар булыйк – дисең,
Әйдә булыйк.
Сине миңа якын китерсә.
Барлыгыңны янәшәмдә тою,
Болытларга кадәр күтәрсә.
Дуслар булыйк – дисең,
Әйдә булыйк.
Назларыңда синең йөзәлсәм.
Бәхет тулы нурлы йөзләреңне,
Кочагымда көндә күрәлсәм.
Дуслар булыйк – дисең,
Әйдә булыйк.
Тик, дус булып кына калмыйкчы!
Күңелләрнең күптән бер-беренә
Омтылышын тизрәк аңлыйкчы!
18.08.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Әнкәйле төш
Әнкәй, бүген төштә сине күрдем,
Ян капкадан чыктың каршыма:
Ничек кайттың, улым? әйдә керик,
өлгердең, – дип, – пешкән ашыма.
Өйгә кердек, юдым кулларымны,
Алып бирдең чиста тастымал:
Мә, кулыңны сөрт тә, утыра тор,
аш салырмын хәзер, ашап ал!
Ак сөлгегә төргән ипикәйне
Күкрәгеңдә кистең телемләп.
Әле генә мичтән чыккан ипи
Тавыш бирде тәмле кетердәп.
Кыерчыгын суздың миңа таба:
Син яраткан “кибәнбаш”! – диеп.
Рәхмәт әйтеп, җылы кулларыңнан,
җылы ипи алдым, баш иеп.
Аш та салдың тирән тәлинкәгә,
Ә, токмачны салдың күберәк.
Синең кискән нечкә токмачларың, more…
Әнкәй, бүген төштә сине күрдем,
Ян капкадан чыктың каршыма:
Ничек кайттың, улым? әйдә керик,
өлгердең, – дип, – пешкән ашыма.
Өйгә кердек, юдым кулларымны,
Алып бирдең чиста тастымал:
Мә, кулыңны сөрт тә, утыра тор,
аш салырмын хәзер, ашап ал!
Ак сөлгегә төргән ипикәйне
Күкрәгеңдә кистең телемләп.
Әле генә мичтән чыккан ипи
Тавыш бирде тәмле кетердәп.
Кыерчыгын суздың миңа таба:
Син яраткан “кибәнбаш”! – диеп.
Рәхмәт әйтеп, җылы кулларыңнан,
җылы ипи алдым, баш иеп.
Аш та салдың тирән тәлинкәгә,
Ә, токмачны салдың күберәк.
Синең кискән нечкә токмачларың, more…
Блог. Айрат
community-post.html
Кол
Кол иреккә омтылмый ул,
Кол хыялы – шәп Хуҗа!
Ашатсын да, эчертсен дә,
Яшәтсен күрми нужа.
Кушканны гына үтәр ул,
Үзе эш башлый белмәс.
Аз гына да мөстәкыйллек
Куркак башына килмәс.
Кол уенда бары бер уй:
Хуҗалар чагыштыру.
Мөмкин булса, үз Хуҗасын
Шәбенә алыштыру.
Колга ирек кирәк түгел,
Кол Хөррият дауламый.
Колның аңы азатлыкның
Ни икәнен аңламый.
04.08.2019
Айрат Шәйхетдинов
Кол иреккә омтылмый ул,
Кол хыялы – шәп Хуҗа!
Ашатсын да, эчертсен дә,
Яшәтсен күрми нужа.
Кушканны гына үтәр ул,
Үзе эш башлый белмәс.
Аз гына да мөстәкыйллек
Куркак башына килмәс.
Кол уенда бары бер уй:
Хуҗалар чагыштыру.
Мөмкин булса, үз Хуҗасын
Шәбенә алыштыру.
Колга ирек кирәк түгел,
Кол Хөррият дауламый.
Колның аңы азатлыкның
Ни икәнен аңламый.
04.08.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Хатыныңның сиңа ачуыннан,
Усал чаткы кунса күзенә.
Син курыкма! Ал да кәшелүгең,
Акча белән ыргыт йөзенә.
Син сизәрсең дөнья яктырганын,
Җылы елмаюын күрерсең.
Һәм сөюнең нинди татлылыгын,
Шул мизгелдә үзең белерсең!)))
(Кәшелүк – кошелёк)
01.08.2019
Айрат Шәйхетдинов
Усал чаткы кунса күзенә.
Син курыкма! Ал да кәшелүгең,
Акча белән ыргыт йөзенә.
Син сизәрсең дөнья яктырганын,
Җылы елмаюын күрерсең.
Һәм сөюнең нинди татлылыгын,
Шул мизгелдә үзең белерсең!)))
(Кәшелүк – кошелёк)
01.08.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
29 July 2019 at 21:34
- edited
community-post.html
Без әле булдырабыз!
Еллап түгел, дистә еллап,
Яшебезне саныйлар.
Карт дип, дәрманебезгә
Зур шик белән карыйлар.
Күп дистәләр тутырсак та,
Картлар булып утырсак та,
Без әле булдырабыз,
Яшьләрдән уздырабыз.
Гомер үтте димибез,
Баш күтәреп йөрибез.
Гармун тартып, җырлар җырлап,
Каты басып биибез.
К:
Шаян очкын күзләрдә,
Шук елмаю йөзләрдә.
Яшь киленнәр авыз ера,
Хуп сүзләрен тезгәндә.
К:
Кайнар хисләр сүнмәгән,
Дәрт тә әле үлмәгән.
Нечкә билләр кочыйк дисәк,
Беләктә көч бетмәгән.
Күп дистәләр тутырсак та,
Картлар булып утырсак та,
Без әле булдырабыз.
Яшьләрдән уздырабыз. more…
Еллап түгел, дистә еллап,
Яшебезне саныйлар.
Карт дип, дәрманебезгә
Зур шик белән карыйлар.
Күп дистәләр тутырсак та,
Картлар булып утырсак та,
Без әле булдырабыз,
Яшьләрдән уздырабыз.
Гомер үтте димибез,
Баш күтәреп йөрибез.
Гармун тартып, җырлар җырлап,
Каты басып биибез.
К:
Шаян очкын күзләрдә,
Шук елмаю йөзләрдә.
Яшь киленнәр авыз ера,
Хуп сүзләрен тезгәндә.
К:
Кайнар хисләр сүнмәгән,
Дәрт тә әле үлмәгән.
Нечкә билләр кочыйк дисәк,
Беләктә көч бетмәгән.
Күп дистәләр тутырсак та,
Картлар булып утырсак та,
Без әле булдырабыз.
Яшьләрдән уздырабыз. more…
Блог. Айрат
27 July 2019 at 20:30
- edited
community-post.html
Мәзәк
Алмаз агай бакчасының
Күле бар, җыйнак кына.
Алмагачлары да үсә,
Җил белән уйнап кына.
Агай төшкән, чиләк алып,
Алмага, күл буена.
Караса, шәп-шәрәдән,
Суда кызлар коена.
Аны күргәч, шәрә кызлар
Тирәнгәрәк кергәннәр.
“Син китмичә, чыкмыйбыз!” – дип
Каты чыр-чу килгәннәр.
Алмаз агай көлемсерәп:
“Сездә эшем юк!" – дигән.
"Крокодилымны сыйларга
Алып килдем ит", – дигән.
крокодил - тимсах(татарча)
27.07.2019
Айрат Шәйхетдинов
Алмаз агай бакчасының
Күле бар, җыйнак кына.
Алмагачлары да үсә,
Җил белән уйнап кына.
Агай төшкән, чиләк алып,
Алмага, күл буена.
Караса, шәп-шәрәдән,
Суда кызлар коена.
Аны күргәч, шәрә кызлар
Тирәнгәрәк кергәннәр.
“Син китмичә, чыкмыйбыз!” – дип
Каты чыр-чу килгәннәр.
Алмаз агай көлемсерәп:
“Сездә эшем юк!" – дигән.
"Крокодилымны сыйларга
Алып килдем ит", – дигән.
крокодил - тимсах(татарча)
27.07.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Эндәшмә!
Эндәшмә син миңа, эндәшмә!
Сөйләмә мәхәббәт хакында.
Ачылмый гөлләрнең чәчәге,
Өшесә кыраулы салкында.
Үзең син сүндердең сөюнең,
Хисләрдән дөрләгән учагын.
Кызганмый яраткан йөрәкне,
Кададың хыянәт пычагын.
Эндәшмә, кирәкми сүзләрең!
Киптеләр яшьләрдән, күзләрем.
Юдылар дулкыннар, комнарда,
Яр буйлап, пар барган эзләрне.
Суыттың җанымны үзеңә,
Йөрәк тә канамый күптәннән.
Эндәшмә, сөйләмә, чакырма!
Мин азат, син булган Үткәннән!
23.07.2019
Айрат Шәйхетдинов
Эндәшмә син миңа, эндәшмә!
Сөйләмә мәхәббәт хакында.
Ачылмый гөлләрнең чәчәге,
Өшесә кыраулы салкында.
Үзең син сүндердең сөюнең,
Хисләрдән дөрләгән учагын.
Кызганмый яраткан йөрәкне,
Кададың хыянәт пычагын.
Эндәшмә, кирәкми сүзләрең!
Киптеләр яшьләрдән, күзләрем.
Юдылар дулкыннар, комнарда,
Яр буйлап, пар барган эзләрне.
Суыттың җанымны үзеңә,
Йөрәк тә канамый күптәннән.
Эндәшмә, сөйләмә, чакырма!
Мин азат, син булган Үткәннән!
23.07.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Расилның 50 яшенә
Үтә көннәр, үтә атналар,
Айлар, еллар канатланалар...
Үткән гомер эзе маңгайларда,
Сырлар булып кабатланалар.
Кайгыларда сырлар тирәнәя,
Шатлыкларда, тулып, языла.
Әйтерсең лә, дәфтәр битләренә –
Узган тормышыбыз языла.
Синең дә бит менә, каш өстендә,
Кичерешләр эзе беленә.
Язмышыңның тәме төрле булган,
Шул сырлардан яхшы күренә.
Тик кайгылар сине җиңәлмәгән,
Басалмаган авыр таш булып.
Бирешмичә килгән авырлыкка,
Өстен чыктың аннан баш булып.
Шатлыклар да бик үк чит итмәде,
Сыйпап алды, кайчак, канаты.
Сынаса да ачы газап белән,
Тормыш сине барыбер яратты. more…
Үтә көннәр, үтә атналар,
Айлар, еллар канатланалар...
Үткән гомер эзе маңгайларда,
Сырлар булып кабатланалар.
Кайгыларда сырлар тирәнәя,
Шатлыкларда, тулып, языла.
Әйтерсең лә, дәфтәр битләренә –
Узган тормышыбыз языла.
Синең дә бит менә, каш өстендә,
Кичерешләр эзе беленә.
Язмышыңның тәме төрле булган,
Шул сырлардан яхшы күренә.
Тик кайгылар сине җиңәлмәгән,
Басалмаган авыр таш булып.
Бирешмичә килгән авырлыкка,
Өстен чыктың аннан баш булып.
Шатлыклар да бик үк чит итмәде,
Сыйпап алды, кайчак, канаты.
Сынаса да ачы газап белән,
Тормыш сине барыбер яратты. more…
Блог. Айрат
community-post.html
Ошату! Охшату!
Елмаямын, канатланам –
Мин бит сине ошатам!
Күңел күген нурга күмгән,
Ай кызына охшатам.
Кулларыңның, чәчләремнән,
Сыйпаганын ошатам.
Җылы Язның йомшак җиле
Назлавына охшатам.
Икебездә охшаш тойгы,
Кичерешләр охшашкан.
Охшашлыклар ошау аша,
Күңелебез тоташкан.
Йөрәкләр дә бер тибештә –
Бер-беренә ошаган!
Янәшәмдә синең булу.
Зур бәйрәмгә охшаган!
Айрат Шәйхетдинов 23.03.2019
.........................................
Табигатьнең Язын, Җәен,
Көзен, Кышын ошатам!
Гомернең, чор алыштырып,
Агышына охшатам.
Киң офыкны алландырып,
Таң атканны ошатам!
Инде сүнгән өметләрнең more…
Елмаямын, канатланам –
Мин бит сине ошатам!
Күңел күген нурга күмгән,
Ай кызына охшатам.
Кулларыңның, чәчләремнән,
Сыйпаганын ошатам.
Җылы Язның йомшак җиле
Назлавына охшатам.
Икебездә охшаш тойгы,
Кичерешләр охшашкан.
Охшашлыклар ошау аша,
Күңелебез тоташкан.
Йөрәкләр дә бер тибештә –
Бер-беренә ошаган!
Янәшәмдә синең булу.
Зур бәйрәмгә охшаган!
Айрат Шәйхетдинов 23.03.2019
.........................
Табигатьнең Язын, Җәен,
Көзен, Кышын ошатам!
Гомернең, чор алыштырып,
Агышына охшатам.
Киң офыкны алландырып,
Таң атканны ошатам!
Инде сүнгән өметләрнең more…
Блог. Айрат
community-post.html
8-мартка котлау
Күңелләрдә кояш балкый,
Кошлар сайрыйлар.
Ир-егетләр хатын-кызга
Чәчәк сайлыйлар.
Роза, тюльпан, мимозалар –
Камаша күзләр.
Бәйрәм кунган йөрәкләргә –
Яктырган йөзләр.
Чөнки бүген кызлар көне,
Һәркем дә белә.
Эретеп ап-ак карларны,
Яз җылы өрә.
Тып-тып тама түбәләрдән
Бәллүр тамчылар.
“Тып” көенә бөреләрнең
Күзе ачыла.
Яшәгез, сез, Хатын-кызлар,
Чәчкәләр кебек,
Бу дөньяның матурлыгын
Һәм ямен күреп!
Иркәләсен ир куллары
Кайнар кочакта,
Хискә төреп назласыннар,
Гүя яшь чакта!
6.03.2019
Айрат Шәйхетдинов
Күңелләрдә кояш балкый,
Кошлар сайрыйлар.
Ир-егетләр хатын-кызга
Чәчәк сайлыйлар.
Роза, тюльпан, мимозалар –
Камаша күзләр.
Бәйрәм кунган йөрәкләргә –
Яктырган йөзләр.
Чөнки бүген кызлар көне,
Һәркем дә белә.
Эретеп ап-ак карларны,
Яз җылы өрә.
Тып-тып тама түбәләрдән
Бәллүр тамчылар.
“Тып” көенә бөреләрнең
Күзе ачыла.
Яшәгез, сез, Хатын-кызлар,
Чәчкәләр кебек,
Бу дөньяның матурлыгын
Һәм ямен күреп!
Иркәләсен ир куллары
Кайнар кочакта,
Хискә төреп назласыннар,
Гүя яшь чакта!
6.03.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Онытасым килә сине!
Онытасым килә сине,
Онытырга тырышам,
Шуңа күрә, көндә саен,
Йөрәк белән орышам.
Җавапсыз хистә янса да,
Һаман саен тартыша.
Акыл әйткән дәлилләргә
Буйсынмыйча карыша.
Әле дә ул сине көтә,
Әле дә өмет итә.
Сүнәргә тиеш хисләр дә
Янә кабынып китә.
Омтыла ул яннарыңа,
Йолдыздай очар иде.
Төреп утлы назларына,
Ялкынлап кочар иде.
Тик, ул сөю хисләренә
Бер генә дә юк җавап.
Җавапсыз хистә януы
Йөрәккә бары газап!
Онытасым килә сине,
Онытырга тырышам.
Әммә ләкин булдыралмыйм.
Үз-үземне орышам!
03.02.2019
Айрат Шәйхетдинов
Онытасым килә сине,
Онытырга тырышам,
Шуңа күрә, көндә саен,
Йөрәк белән орышам.
Җавапсыз хистә янса да,
Һаман саен тартыша.
Акыл әйткән дәлилләргә
Буйсынмыйча карыша.
Әле дә ул сине көтә,
Әле дә өмет итә.
Сүнәргә тиеш хисләр дә
Янә кабынып китә.
Омтыла ул яннарыңа,
Йолдыздай очар иде.
Төреп утлы назларына,
Ялкынлап кочар иде.
Тик, ул сөю хисләренә
Бер генә дә юк җавап.
Җавапсыз хистә януы
Йөрәккә бары газап!
Онытасым килә сине,
Онытырга тырышам.
Әммә ләкин булдыралмыйм.
Үз-үземне орышам!
03.02.2019
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Саргайган сүрәт
Карашың моңсулы –
Сагышка манчылган.
Йөрәгең ярасы
Янәдән ачылган.
Кулыңда бер сүрәт,
Саргайган, вакыттан,
Киштәдән алганда
Төшкәндер китаптан.
Күп еллар яткан да,
Борчымый беркемне.
Ә бүген, ул синең
Кузгаткан күңелне.
Керфекләр очына
Күз яше эленгән.
Сүрәттә: Ул һәм Син,
Бәхеткә төренгән.
Мәхәббәт чаткысы,
Сөюле күзләрдә.
Шатлыклар яктысы,
Нур кунган йөзләрдә.
Тик кыска, бик кыска
Булды ул мизгелләр.
Аз, бик аз, сөюдә
Күңелләр йөзделәр.
Тормышның юллары
Тармаклы, бормалы.
Елатып җаннарны
Аерды кулларны.
Ул китте, югалды..,
Күрмәдең яңадан.
Йөрәгең канады, more…
Карашың моңсулы –
Сагышка манчылган.
Йөрәгең ярасы
Янәдән ачылган.
Кулыңда бер сүрәт,
Саргайган, вакыттан,
Киштәдән алганда
Төшкәндер китаптан.
Күп еллар яткан да,
Борчымый беркемне.
Ә бүген, ул синең
Кузгаткан күңелне.
Керфекләр очына
Күз яше эленгән.
Сүрәттә: Ул һәм Син,
Бәхеткә төренгән.
Мәхәббәт чаткысы,
Сөюле күзләрдә.
Шатлыклар яктысы,
Нур кунган йөзләрдә.
Тик кыска, бик кыска
Булды ул мизгелләр.
Аз, бик аз, сөюдә
Күңелләр йөзделәр.
Тормышның юллары
Тармаклы, бормалы.
Елатып җаннарны
Аерды кулларны.
Ул китте, югалды..,
Күрмәдең яңадан.
Йөрәгең канады, more…
Блог. Айрат
community-post.html
Йөрәк түре
Уены-чыны бергә
Йөрәгемнең иң түрендә ! – дисең,
Белмим инде нәрсә уйларга.
Сөенимме, әллә көенимме,
Ничек шуны дөрес аңларга?
Түре булгач, димәк түр булмаган
Урыннар бар тагын, йөрәктә.
Андагылар әллә запастамы,
Кулланырга, сиңа кирәктә.
Берәр сәбәп түрдән төшергәндә,
Икенчесе түргә менәме?
Өченчесе аннан дүртенчесе,
Бишенчесе нәүбәт көтәме?
Барысына урын, йөрәгеңдә,
Тик берәве иң-иң түрендә.
Тик нигәдер миңа андый йөрәк
Тулай торак булып күренә.
Бер урынлы минем үземнеке,
Ачкычы да аның бер генә.
Тулысынча биләп йөрәгемне,
Хуҗа була алдың син генә. more…
Уены-чыны бергә
Йөрәгемнең иң түрендә ! – дисең,
Белмим инде нәрсә уйларга.
Сөенимме, әллә көенимме,
Ничек шуны дөрес аңларга?
Түре булгач, димәк түр булмаган
Урыннар бар тагын, йөрәктә.
Андагылар әллә запастамы,
Кулланырга, сиңа кирәктә.
Берәр сәбәп түрдән төшергәндә,
Икенчесе түргә менәме?
Өченчесе аннан дүртенчесе,
Бишенчесе нәүбәт көтәме?
Барысына урын, йөрәгеңдә,
Тик берәве иң-иң түрендә.
Тик нигәдер миңа андый йөрәк
Тулай торак булып күренә.
Бер урынлы минем үземнеке,
Ачкычы да аның бер генә.
Тулысынча биләп йөрәгемне,
Хуҗа була алдың син генә. more…
Блог. Айрат
community-post.html
Яшьлегемнең якты хатирәсе
Яшьлегемнең якты хатирәсе:
Икәү бергә булган мизгелләр.
Икәү бергә йолдыз санаган чак,
Ычкынган чак хисләр тезгеннән.
Кочакларның татлы назларыннан,
Исергәннәр, башлар әйләнеп.
Иңләгәннәр җиһан киңлекләрен,
Ике күңел бергә бәйләнеп.
Яшьлегемнең якты хатирәсе:
Сандугачлар моңы таңнарда.
Сөю үсентесе үрләгәне,
Чәчәк атып самим җаннарда.
Балкышыннан сөю чәчкәсенең,
Таралганы дөнья карасы.
Шәфәкъ нурларында коенганы,
Табигатьнең ике баласы.
Яшьлегемнең якты хатирәсе:
Энҗе чыклар кунган үләннәр.
Таң кояшы үпкән кыр гөлләрен,
Таҗ – такыя итеп үргәннәр. more…
Яшьлегемнең якты хатирәсе:
Икәү бергә булган мизгелләр.
Икәү бергә йолдыз санаган чак,
Ычкынган чак хисләр тезгеннән.
Кочакларның татлы назларыннан,
Исергәннәр, башлар әйләнеп.
Иңләгәннәр җиһан киңлекләрен,
Ике күңел бергә бәйләнеп.
Яшьлегемнең якты хатирәсе:
Сандугачлар моңы таңнарда.
Сөю үсентесе үрләгәне,
Чәчәк атып самим җаннарда.
Балкышыннан сөю чәчкәсенең,
Таралганы дөнья карасы.
Шәфәкъ нурларында коенганы,
Табигатьнең ике баласы.
Яшьлегемнең якты хатирәсе:
Энҗе чыклар кунган үләннәр.
Таң кояшы үпкән кыр гөлләрен,
Таҗ – такыя итеп үргәннәр. more…
Блог. Айрат
24 November 2018 at 1:36
- edited
community-post.html
Телсез
Һава җитми, киңлек җитми,
Талпынырга ирек юк.
Әйтер идем сүзләр белән,
Сүз әйтергә телем юк.
Үзем бирдем үз телемне,
Карышмадым, кистеләр.
Синең телнең кирәге юк,
Башка тиеш диделәр.
Мескен сорау: бәлки, калсын? –
Тыңламадылар мине.
Чөнки инде туган телем
Төптән киселгән иде.
24.11.2018
Айрат Шәйхетдинов
Һава җитми, киңлек җитми,
Талпынырга ирек юк.
Әйтер идем сүзләр белән,
Сүз әйтергә телем юк.
Үзем бирдем үз телемне,
Карышмадым, кистеләр.
Синең телнең кирәге юк,
Башка тиеш диделәр.
Мескен сорау: бәлки, калсын? –
Тыңламадылар мине.
Чөнки инде туган телем
Төптән киселгән иде.
24.11.2018
Айрат Шәйхетдинов
Блог. Айрат
community-post.html
Зифа Кадырованың юбилеена
Бүген синең туган көнең,
Күңел шуңа сөенә.
Көз бии купшы киемнән
Салмак җилнең көенә.
Сибә алтын яфракларын,
Өеп аяк астыңа.
Олы бүген юбилеең,
Син – Ханбикә барсына.
Һәммәсе дә буйсыналар,
Баш ияләр каршыңда.
Матур-матур теләк теләп
Тост әйтәләр барсы да.
Сәламәт бул, бәхетле бул,
Озак яшә син! – диләр.
Яшәвеңне нур сибүче
Йолдызларга тиңлиләр.
Сокланалар иҗатыңа,
Сокланалар үзеңә.
Йөрәкләрдә урын тапкан
Чәчмә язма сүзеңә.
Бар да дөрес, бары да хак,
Лаексың мактауларга.
Тик өмет юк, мактаудан соң,
Иҗатта яклауларга.
Шуңа күрә, бирешмә һич,
Элеккечә дәвам ит! more…
Бүген синең туган көнең,
Күңел шуңа сөенә.
Көз бии купшы киемнән
Салмак җилнең көенә.
Сибә алтын яфракларын,
Өеп аяк астыңа.
Олы бүген юбилеең,
Син – Ханбикә барсына.
Һәммәсе дә буйсыналар,
Баш ияләр каршыңда.
Матур-матур теләк теләп
Тост әйтәләр барсы да.
Сәламәт бул, бәхетле бул,
Озак яшә син! – диләр.
Яшәвеңне нур сибүче
Йолдызларга тиңлиләр.
Сокланалар иҗатыңа,
Сокланалар үзеңә.
Йөрәкләрдә урын тапкан
Чәчмә язма сүзеңә.
Бар да дөрес, бары да хак,
Лаексың мактауларга.
Тик өмет юк, мактаудан соң,
Иҗатта яклауларга.
Шуңа күрә, бирешмә һич,
Элеккечә дәвам ит! more…
Ошибка загрузки страницы. Повторная попытка через 5 сек.