Блог. Гульназ Хасанзянова
Шигырь яратучыларга...
Отписывайтесь от событий, которые не интересны
Чтобы отписаться от новостей другого пользователя, щелкните на значке настроек в этом событии и выберите нужный пункт.
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Бәхетлеме дип сорыйсың...
Бәхет ул нәрсә төсле?
Бәхетле саналамы икән
Хатын-кыз булса көчле?
Әллә матур булса-бәхет?
Әллә акчалы булса,
Яшьли сөйгәненә барып
Шуңа туг(ы)ры калса?
Бәхетлеме дип сорыйсың....
Беләсең бит җавабым.
"Бүрттермичә" кабул иттем,
Тормышның "вак газабын".
Җаным сөйгән ятка калды,
Санламады ир дигән,
Юк әле дә күпме эшләп,
Миллионлык тун кигән)))
Матур чаклар үтеп китте,
Акыл керде шикелле,
Бәхетемне күптән таптым
Ул бит минем ....СИПКЕЛЛЕ)
Бәхетлеме дип сорыйсың...
Зарланырга юк теләк.
Ходай биргән өлешемә
Чыдасын гына йөрәк!)))
Гөлназ2020
Бәхет ул нәрсә төсле?
Бәхетле саналамы икән
Хатын-кыз булса көчле?
Әллә матур булса-бәхет?
Әллә акчалы булса,
Яшьли сөйгәненә барып
Шуңа туг(ы)ры калса?
Бәхетлеме дип сорыйсың....
Беләсең бит җавабым.
"Бүрттермичә" кабул иттем,
Тормышның "вак газабын".
Җаным сөйгән ятка калды,
Санламады ир дигән,
Юк әле дә күпме эшләп,
Миллионлык тун кигән)))
Матур чаклар үтеп китте,
Акыл керде шикелле,
Бәхетемне күптән таптым
Ул бит минем ....СИПКЕЛЛЕ)
Бәхетлеме дип сорыйсың...
Зарланырга юк теләк.
Ходай биргән өлешемә
Чыдасын гына йөрәк!)))
Гөлназ2020
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Парлы дисең...Парлының да
Туңа икән йөрәге.
Чөнки яшәгән ярына
Юк күптәннән кирәге.
Ул дип, күптән җан атмый ул,
Башын салмый иңенә.
Кулы бар, үзе тексен, дип
Сәдәп такмый җиңенә.
Артык мәшәкать кебек ир,
Бәхет икән - тик бала.
Шул баланы иркәләүдән
Хатын үзенә тәм таба...
Табына ул шул балага,
Онытып Ходай барын.
Бармы икән бу дөньяда
Олырак гөнаһ тагын?!
Бала бит ул - тик очар кош,
Әти-әни пар канат.
Гаиләдәге һәркемнең дә
Урынын белеп ярат!!!
Бала үсеп читкә китәр,
Килмәс ялгыз каласың.
Олыгыйгач, кирәк ,диеп
Терәк кайдан табарсың?
Биздермә син җан җылыңнан,
Сайлап барган ярыңны. more…
Туңа икән йөрәге.
Чөнки яшәгән ярына
Юк күптәннән кирәге.
Ул дип, күптән җан атмый ул,
Башын салмый иңенә.
Кулы бар, үзе тексен, дип
Сәдәп такмый җиңенә.
Артык мәшәкать кебек ир,
Бәхет икән - тик бала.
Шул баланы иркәләүдән
Хатын үзенә тәм таба...
Табына ул шул балага,
Онытып Ходай барын.
Бармы икән бу дөньяда
Олырак гөнаһ тагын?!
Бала бит ул - тик очар кош,
Әти-әни пар канат.
Гаиләдәге һәркемнең дә
Урынын белеп ярат!!!
Бала үсеп читкә китәр,
Килмәс ялгыз каласың.
Олыгыйгач, кирәк ,диеп
Терәк кайдан табарсың?
Биздермә син җан җылыңнан,
Сайлап барган ярыңны. more…
Голназ, бигрэклэрдэ матур итеп язасыз инде! Ижади унышлар телим , ижат чишмэгез саекмасын.Бэхетле булыгыз!
17 April 2020 at 19:45
Нравится1
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Тавышларын ишетү дә рәхәт,
Телефоннан әткәй-әнкәйнең.
Рәхмәт укый алар ишетсә дә
Тик яртысын безнең әйткәннең.)))
Белеп тору рәхәт көткәннәрен
Атна ахырында кайтканны.
Кичерәләр һаман алар гына
Авыр сүзләр әйтеп атканны.
Рәнҗетәсе килми күңелләрен,
Тик яклаудан чыга ул сүзләр.
Бала-чага кебек беркатлы шул,
Мөлдерәргә тора ник күзләр?
Күп күтәргән, беләм, иңнәре дә
Күп сыйдырган алар йөрәге.
Эштән туктасалар куркалармы
Калмас, диеп, әллә кирәге?
Җан җылытыр өчен кирәк әнкәй,
Ә әткәем аның терәге.
Ярдәм итмәгәнгә бетәмени
Әткәй-әнкәйләрнең кирәге?!
Исән-имин безне каршы алып, more…
Телефоннан әткәй-әнкәйнең.
Рәхмәт укый алар ишетсә дә
Тик яртысын безнең әйткәннең.)))
Белеп тору рәхәт көткәннәрен
Атна ахырында кайтканны.
Кичерәләр һаман алар гына
Авыр сүзләр әйтеп атканны.
Рәнҗетәсе килми күңелләрен,
Тик яклаудан чыга ул сүзләр.
Бала-чага кебек беркатлы шул,
Мөлдерәргә тора ник күзләр?
Күп күтәргән, беләм, иңнәре дә
Күп сыйдырган алар йөрәге.
Эштән туктасалар куркалармы
Калмас, диеп, әллә кирәге?
Җан җылытыр өчен кирәк әнкәй,
Ә әткәем аның терәге.
Ярдәм итмәгәнгә бетәмени
Әткәй-әнкәйләрнең кирәге?!
Исән-имин безне каршы алып, more…
Блог. Гульназ Хасанзянова
5 September 2017 at 8:39
- edited
community-post.html
Шулай, дустым, тормыш арбам
Майлаган кебек бара...
Минем кебек яшим дисәң,
Бер майда кайнап кара.
Әйе, күрше, мин күршеңнең
Җиңел сайлаган эше...
Мин килгәнче ялт иттерә,
Ансын да берәр кеше.
Хак син, туган, бик саран мин
Тапканым- үзем өчен.
Табар өчен түгәм ич мин,
Үземнең бөтен көчем!
Сезнең белән якыннарым,
Дошман да кирәк түгел.
Сездән алган сабаклардан
Тик ныгый бара күңел!!!
Барыгызны кичерәм дә,
Булганга шөкер итәм.
Типтереплэр яшэр очен
Эшкә иртәрәк китәм)))
авт.Гөлназ Хәсәнҗанова
Майлаган кебек бара...
Минем кебек яшим дисәң,
Бер майда кайнап кара.
Әйе, күрше, мин күршеңнең
Җиңел сайлаган эше...
Мин килгәнче ялт иттерә,
Ансын да берәр кеше.
Хак син, туган, бик саран мин
Тапканым- үзем өчен.
Табар өчен түгәм ич мин,
Үземнең бөтен көчем!
Сезнең белән якыннарым,
Дошман да кирәк түгел.
Сездән алган сабаклардан
Тик ныгый бара күңел!!!
Барыгызны кичерәм дә,
Булганга шөкер итәм.
Типтереплэр яшэр очен
Эшкә иртәрәк китәм)))
авт.Гөлназ Хәсәнҗанова
Блог. Гульназ Хасанзянова
9 April 2017 at 21:59
- edited
community-post.html
Күңелемне ачкан идем...
Авыр булды аягы.
Гөлләр сулды, гөлбакчаны
Басты шайтан таягы.
Гөлләремә су да сипми,
Илһам да чыгып качты.
Кай арада эзләрен дә,
Эт эчәгесе басты.
Уралды алар шашынып,
Күңелнең һәр кылына.
Котырып үсте тигәнәк,
Чыпчык-карга җырына.
Чүп үлән баскан бакчаны
Үз итмәде сандугач.
Карга белән каркылдамас,
Сайрар кош булып тугач...
авт.Гөлназ Хәсәнҗанова
Авыр булды аягы.
Гөлләр сулды, гөлбакчаны
Басты шайтан таягы.
Гөлләремә су да сипми,
Илһам да чыгып качты.
Кай арада эзләрен дә,
Эт эчәгесе басты.
Уралды алар шашынып,
Күңелнең һәр кылына.
Котырып үсте тигәнәк,
Чыпчык-карга җырына.
Чүп үлән баскан бакчаны
Үз итмәде сандугач.
Карга белән каркылдамас,
Сайрар кош булып тугач...
авт.Гөлназ Хәсәнҗанова
Блог. Гульназ Хасанзянова
19 March 2017 at 21:07
- edited
community-post.html
Бүген тагын төшкә кердең,
Башыңны куеп тезгә.
Беләсең өндә күрешү
Гөнаһ икәнен безгә.
Мин башканың сайлаганы,
Син дә бүтәннең яры.
Бу хәл белән килешмәгән
Мәхәббәт кенә ахры.
Рөхсәт сорап тормый гына,
Килеп керә төшләргә.
Шулвакытта түзеп кара,
Бирешмичә хисләргә.
Тыймыйм андый чакларымда,
Ирек бирәм яшьләргә.
Берәүгә дә язмагандыр
Гел елмаеп яшәргә.
Әкрен генә елап алам,
Бушатып күңелемне.
Акылым белән аңлыйм мин,
Бәхетсез түгелемне.
Яшьли сөйгән ятка калган,
Яраткан мине бүтән.
Бергә булу язмаганны
Аңладым инде күптән...
авт.Гөлназ Хәсәнҗанова
Башыңны куеп тезгә.
Беләсең өндә күрешү
Гөнаһ икәнен безгә.
Мин башканың сайлаганы,
Син дә бүтәннең яры.
Бу хәл белән килешмәгән
Мәхәббәт кенә ахры.
Рөхсәт сорап тормый гына,
Килеп керә төшләргә.
Шулвакытта түзеп кара,
Бирешмичә хисләргә.
Тыймыйм андый чакларымда,
Ирек бирәм яшьләргә.
Берәүгә дә язмагандыр
Гел елмаеп яшәргә.
Әкрен генә елап алам,
Бушатып күңелемне.
Акылым белән аңлыйм мин,
Бәхетсез түгелемне.
Яшьли сөйгән ятка калган,
Яраткан мине бүтән.
Бергә булу язмаганны
Аңладым инде күптән...
авт.Гөлназ Хәсәнҗанова
Блог. Гульназ Хасанзянова
3 March 2017 at 8:41
- edited
community-post.html
ХАТЫН-КЫЗГА
Бер гасыр да үтмәгәндер,
Безнең тыйнак чакларга.
Кызыкмаган безнең халык
Ул вакытта чалбарга.
Чалбар түгел,бүреген дә
Туры килде кияргә.
Яраттык шул без ирләрдән
Ни белән ким дияргә.
Хәтта арттырып җибәрдек
Алардан күп эшлибез.
Хәмер эчеп,кальян тартсак
Атлар кебек кешнибез.
Иярләп тимератларны
Ярышабыз юлларда.
Сүгенәбез алар кебек,
Тәмәкебез кулларда.
Сөенә дип уйламагыз,
Бу хәлгә минем йөрәк.
Гүзәл зат булып калырга
Ай-Һай,күпме көч кирәк!!!
Хатын-кыз ул бик бәхетле,
Таныса шуны үзе.
Яраткан яр куенында
Балкыган чакта йөзе.
Аннан бәхетле кеше юк,
Тапса сәламәт бала. more…
Бер гасыр да үтмәгәндер,
Безнең тыйнак чакларга.
Кызыкмаган безнең халык
Ул вакытта чалбарга.
Чалбар түгел,бүреген дә
Туры килде кияргә.
Яраттык шул без ирләрдән
Ни белән ким дияргә.
Хәтта арттырып җибәрдек
Алардан күп эшлибез.
Хәмер эчеп,кальян тартсак
Атлар кебек кешнибез.
Иярләп тимератларны
Ярышабыз юлларда.
Сүгенәбез алар кебек,
Тәмәкебез кулларда.
Сөенә дип уйламагыз,
Бу хәлгә минем йөрәк.
Гүзәл зат булып калырга
Ай-Һай,күпме көч кирәк!!!
Хатын-кыз ул бик бәхетле,
Таныса шуны үзе.
Яраткан яр куенында
Балкыган чакта йөзе.
Аннан бәхетле кеше юк,
Тапса сәламәт бала. more…
для Каш-керфекләр дә ясалма,
Ихлас түгел елмаю.
... more
: Ихлас түгел елмаю.
... more
7 March 2017 at 17:46
Нравится1
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Кичер,ялгыш акыл сатсам,
Беләм юклыгын хакым.
Саклап кала алмадым бит
Үзем дә якты атым.
Әллә шуңа йөрәк әрни,
Якыннар ялгышына.
Ничек битараф калырга,
Башкалар язмышына?
Әйе...эхе...шулай...,диеп
Ничек дәшми калырга?
Бу тормышта hәркем тиеш
Үз сабагын алырга.
Әйдә,үзе җәфалансын,
Нигә әрнисең йөрәк?
Бу заманда киңәшләрне
Дөрес аңлаган сирәк.
Тәкәбберлек чиктән ашкан,
Акылны шул томалый.
Өлкән туганнарын яшьләр,
Киңәшчегә санамый.
Киңәш түгел,бәхет өчен
Аларга акча кирәк.
Мөмкинлегең булган кадәр,
Бир дә,кит читкә, тизрәк!
Акча булса,үзе белә,
Тәмсезнең дә ул тәмен.
Акыл сатып җибәрмәле, more…
Беләм юклыгын хакым.
Саклап кала алмадым бит
Үзем дә якты атым.
Әллә шуңа йөрәк әрни,
Якыннар ялгышына.
Ничек битараф калырга,
Башкалар язмышына?
Әйе...эхе...шулай...,диеп
Ничек дәшми калырга?
Бу тормышта hәркем тиеш
Үз сабагын алырга.
Әйдә,үзе җәфалансын,
Нигә әрнисең йөрәк?
Бу заманда киңәшләрне
Дөрес аңлаган сирәк.
Тәкәбберлек чиктән ашкан,
Акылны шул томалый.
Өлкән туганнарын яшьләр,
Киңәшчегә санамый.
Киңәш түгел,бәхет өчен
Аларга акча кирәк.
Мөмкинлегең булган кадәр,
Бир дә,кит читкә, тизрәк!
Акча булса,үзе белә,
Тәмсезнең дә ул тәмен.
Акыл сатып җибәрмәле, more…
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Кая әле тимератың
Нишләп атлыйсың җәяү?
Кинәт кенә сорап куйды,
Койма аркылы берәү...
Озак эзләмәдем тагын,
Үземә кем дәшкәнен.
Онытмадым бу нигездә
Үз туганым яшәвен.
Абыемның бер кунагы
Үзенчә, хәлем белә.
Мин шаяртып жавап бирдем,
Эчемнән көлә-көлә.
Алыштырдым затлы тунга,
Мин,дидем,тимератны.
Гашыйк итәргә исәбем.
Урамда бар ир-атны...
Шаярттым да, уйга калдым:
Гөнаhмы җәяү йөрү?
Әллә гөнаh бер салмыштан
Шулай шаяртып көлү?
ҮЗ АВЫЛЫМ УРАМЫННАН
АТЛЫЙСЫМ КИЛӘ ҖӘЯҮ!!!
СОКЛАНЫРГА САФ АКЛЫККА
КОМАЧАУ ТҮГЕЛ БЕРӘҮ!!!
Тәкәбберләнгән күңелләр...
Җәяү дә йөрмәс идек.
"Мөhим кеше" битлекләрен, more…
Нишләп атлыйсың җәяү?
Кинәт кенә сорап куйды,
Койма аркылы берәү...
Озак эзләмәдем тагын,
Үземә кем дәшкәнен.
Онытмадым бу нигездә
Үз туганым яшәвен.
Абыемның бер кунагы
Үзенчә, хәлем белә.
Мин шаяртып жавап бирдем,
Эчемнән көлә-көлә.
Алыштырдым затлы тунга,
Мин,дидем,тимератны.
Гашыйк итәргә исәбем.
Урамда бар ир-атны...
Шаярттым да, уйга калдым:
Гөнаhмы җәяү йөрү?
Әллә гөнаh бер салмыштан
Шулай шаяртып көлү?
ҮЗ АВЫЛЫМ УРАМЫННАН
АТЛЫЙСЫМ КИЛӘ ҖӘЯҮ!!!
СОКЛАНЫРГА САФ АКЛЫККА
КОМАЧАУ ТҮГЕЛ БЕРӘҮ!!!
Тәкәбберләнгән күңелләр...
Җәяү дә йөрмәс идек.
"Мөhим кеше" битлекләрен, more…
Блог. Гульназ Хасанзянова
4 December 2016 at 20:02
- edited
community-post.html
Күңелдә көнчелек булса,
Син,дускай,бәхет көтмә.
Фәрештәләр канат кага
Андый күңелдән читтә.
Уңышка ирешим дисәң,
Үзең ихлас бул.
Сиңа язган ятка түгел,
Сиңа була ул.
Күршенекен тик үзеңә,
Лаек санама.
Мин лаек, дип, аңа карый
Үзең алдама.
Тиккә генә икәү түгел,
Иңдә фәрештә.
Алар бәя куеп бара
Кылган hәр эшкә.
hәр гамәлне,hәрбер уйны
Алып хисапка.
Кайсын әле алар табар
Лаек савапка.
Көнчелек тә, комсызлык та
Шайтаннан килә.
Шайтан колы булып яшәү,
Кирәкме сиңа?
Гамәлеңне, уйларыңны,
Китер тәртипкә.
Яшәрсең син дә шулчакта
Бәхетле,иркә...
Х.Гөлназ.
Син,дускай,бәхет көтмә.
Фәрештәләр канат кага
Андый күңелдән читтә.
Уңышка ирешим дисәң,
Үзең ихлас бул.
Сиңа язган ятка түгел,
Сиңа була ул.
Күршенекен тик үзеңә,
Лаек санама.
Мин лаек, дип, аңа карый
Үзең алдама.
Тиккә генә икәү түгел,
Иңдә фәрештә.
Алар бәя куеп бара
Кылган hәр эшкә.
hәр гамәлне,hәрбер уйны
Алып хисапка.
Кайсын әле алар табар
Лаек савапка.
Көнчелек тә, комсызлык та
Шайтаннан килә.
Шайтан колы булып яшәү,
Кирәкме сиңа?
Гамәлеңне, уйларыңны,
Китер тәртипкә.
Яшәрсең син дә шулчакта
Бәхетле,иркә...
Х.Гөлназ.
11 comments
для Иблисен яшен суксын,
Шайтаны куркып торсын.
... more
: Шайтаны куркып торсын.
... more
8 December 2016 at 8:25
Нравится1
Блог. Гульназ Хасанзянова
13 November 2016 at 21:04
- edited
community-post.html
Яза алмыйм...кулдан каләм төште,
Илhам качты усал күңелдән.
Йомшартырга каткан бәгыремне
Эш башлармын, ахры, бүгеннән.
Ничек кенә нечкә күңелемне,
Усал дөньясыннан сакларга?
Илhамым да әллә җебегәнме,
hич ашыкмый мине якларга...
Гомер үтә үз-үземне яклап,
Башкаларны яклыйм күп чакта,
Атар идем каткан бәгыремне,
Үзем дөрләп янган учакка.
Кайда бар соң дөрләп янар учак,
Шәм кабызыр чаткы калмаган...
Дуслар әнә җылы сүзем көтә,
Мин көттереп, озак алдаган...
Саекмаган илhам чишмәләре,
Агар юлын чүп-чар каплаган.
Чишмәләрнең әле булганы юк,
Агып чыгар жаен тапмаган...
авт.Гөлназ Х.
Илhам качты усал күңелдән.
Йомшартырга каткан бәгыремне
Эш башлармын, ахры, бүгеннән.
Ничек кенә нечкә күңелемне,
Усал дөньясыннан сакларга?
Илhамым да әллә җебегәнме,
hич ашыкмый мине якларга...
Гомер үтә үз-үземне яклап,
Башкаларны яклыйм күп чакта,
Атар идем каткан бәгыремне,
Үзем дөрләп янган учакка.
Кайда бар соң дөрләп янар учак,
Шәм кабызыр чаткы калмаган...
Дуслар әнә җылы сүзем көтә,
Мин көттереп, озак алдаган...
Саекмаган илhам чишмәләре,
Агар юлын чүп-чар каплаган.
Чишмәләрнең әле булганы юк,
Агып чыгар жаен тапмаган...
авт.Гөлназ Х.
10 comments
для
: куян, толке , я доя, бэхетенэ кем тия, санап торма оркэчен, исэплэ тик оркэсен, авыр чакта аюнын да, коты тошэ ботына , шуна курэ ышанмыйбыз, куптэн урман халкына19 November 2016 at 22:04
Нравится2
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Әгәр мин ир булып тусам,
Белер идем нишләргә:
Ирек бирмәм хатыннарга
Көне-төне эшләргә.
Минем белән утырмаслар,
Алар тәмәке тартып.
Хәмер дигән,шайтан суын,
Карамас хәтта татып...
Тимератта чапмас алар,
Ирләр белән ярышып.
Үзгәртмәс кыяфәтләрен
Табигатькә карышып.
Тыйнак булып,әдәп саклап
Саклар гаилә учагын.
Азгын юлга басмас иде,
Яшьли җәеп кочагын..
Әгәр ир булып тусам да,
Беләм җитмәсен көчем,
Ирләргә ИР булу кирәк,
Аларны җиңәр өчен!!!
Тугры булып сайлаганга,
Яшәсеннәр гаиләдә,
Көрәш игълан итегезче,
Ирләр,җыелып,әйдә...)))
(авт.Гөлназ Хәсәнҗанова)
Белер идем нишләргә:
Ирек бирмәм хатыннарга
Көне-төне эшләргә.
Минем белән утырмаслар,
Алар тәмәке тартып.
Хәмер дигән,шайтан суын,
Карамас хәтта татып...
Тимератта чапмас алар,
Ирләр белән ярышып.
Үзгәртмәс кыяфәтләрен
Табигатькә карышып.
Тыйнак булып,әдәп саклап
Саклар гаилә учагын.
Азгын юлга басмас иде,
Яшьли җәеп кочагын..
Әгәр ир булып тусам да,
Беләм җитмәсен көчем,
Ирләргә ИР булу кирәк,
Аларны җиңәр өчен!!!
Тугры булып сайлаганга,
Яшәсеннәр гаиләдә,
Көрәш игълан итегезче,
Ирләр,җыелып,әйдә...)))
(авт.Гөлназ Хәсәнҗанова)
14 comments
для Ничек инде нишлэрсен?
Соеп кенэ яшэрсен,
... more
: Соеп кенэ яшэрсен,
... more
22 September 2016 at 8:03
Нравится1для
Әмма бик сирәк тә шул...
: Шундыйлар кирәк тә шул,Әмма бик сирәк тә шул...
22 September 2016 at 9:17
Нравится
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Беркөн илhамга ияреп,
Киттем хыял иленә...
Ике шайтан каршы алды
Җиңел кагып иңемә:
Нихәл,диеп,беркатлылар,
Ни эш бетереп йөреш?
Шагыйрь булам,дия күрмә,
Яза белмәгән килеш...
Аптырыйм мин синең кебек,
"Язучылар" күплеккә.
Синең,диде,язмаларның
Урыннары чүплектә...
Гарьләнепме бу сүзләргә
Илhамым чыгып качты.
Шайтан тагын әрсезләнеп,
Килеп каршыма басты.
Әллә онытылып китеп,
Кулын сузды билемә.
Җебеп торсаң үреләсе,
Йомшаг(ы)рак җиреңә...)))
Юк,дидем мин,шайтан абзый,
Синдәйләрне күп күргән.
Яхшы күңеллене эзләп
Мин монда йөрмәм бүтән...
Калганнары тотмак булып,
Тартып китерде калып. more…
Киттем хыял иленә...
Ике шайтан каршы алды
Җиңел кагып иңемә:
Нихәл,диеп,беркатлылар,
Ни эш бетереп йөреш?
Шагыйрь булам,дия күрмә,
Яза белмәгән килеш...
Аптырыйм мин синең кебек,
"Язучылар" күплеккә.
Синең,диде,язмаларның
Урыннары чүплектә...
Гарьләнепме бу сүзләргә
Илhамым чыгып качты.
Шайтан тагын әрсезләнеп,
Килеп каршыма басты.
Әллә онытылып китеп,
Кулын сузды билемә.
Җебеп торсаң үреләсе,
Йомшаг(ы)рак җиреңә...)))
Юк,дидем мин,шайтан абзый,
Синдәйләрне күп күргән.
Яхшы күңеллене эзләп
Мин монда йөрмәм бүтән...
Калганнары тотмак булып,
Тартып китерде калып. more…
9 comments
Ахмак женнэр дэ була икэн. Мин, Голназ, синен шигырларыннын тирэн эчтэлеклэреннэн хайран калам!
6 December 2016 at 15:46
Нравится
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Сынаулары усал язмышыңның,
Сындырмаган көчле рухыңны.
Иңнәремдә мин тоярга телим,
Бары синең көчле кулыңны...
Сындырмаган көчле рухыңны.
Иңнәремдә мин тоярга телим,
Бары синең көчле кулыңны...
5 comments
Блог. Гульназ Хасанзянова
10 April 2016 at 20:15
- edited
community-post.html
Җиләк кебек чагым әле,
Җәемнең нәкъ уртасы.
Көзләремне ашыктырмыйм,
Язга юл юк кайтасы...
Күге аяз гомеремнең,
Кабаланмыйм бер кая.
Акыл кергән сабаклардан,
Гомер үтмәгән зая...
Язмышыма рәхмәтлемен,
Өйрәткән җаен табып.
Сүрелеп беткән йөрәкләр
Ничә кат киткән янып.
Күмергә калганчы янган,
Бозга төренгән кайчак.
Барын эретеп бетергән
Нурдан кабынган учак.
Шул нур булсын күңелләрдә,
Яшәсен өстәп өмет.
Иман нурын саклый белгән,
Ала тик бәхетен көтеп...
(авт.Гөлназ Х)
Җәемнең нәкъ уртасы.
Көзләремне ашыктырмыйм,
Язга юл юк кайтасы...
Күге аяз гомеремнең,
Кабаланмыйм бер кая.
Акыл кергән сабаклардан,
Гомер үтмәгән зая...
Язмышыма рәхмәтлемен,
Өйрәткән җаен табып.
Сүрелеп беткән йөрәкләр
Ничә кат киткән янып.
Күмергә калганчы янган,
Бозга төренгән кайчак.
Барын эретеп бетергән
Нурдан кабынган учак.
Шул нур булсын күңелләрдә,
Яшәсен өстәп өмет.
Иман нурын саклый белгән,
Ала тик бәхетен көтеп...
(авт.Гөлназ Х)
Блог. Гульназ Хасанзянова
25 March 2016 at 20:59
- edited
community-post.html
Аек акыл белән күзәт,
Тап үз заман хатасын...
Нигә,кеше, син hаман да
Үткән сүгеп ятасың?
Йә,үткәнне сүгәсең син,
Йә,хөкүмәт башлыгын.
Кагарга кирәктер башта
Аң йоклаган ястыгың.
Үз илеңне мескен күреп,
Чит илләрне мактыйсың.
Күпме яшәп туган илдә
Гүя бер ямь тапмыйсың.
Ходай сине шушы җирдә,
Кеше итеп яраткан.
Шөкер итә белми нигә,
Үз җирендә мал тапкан...
Ирек кирәк иде безгә,
Гамәлгә без ирекле.
Моңа кадәр күрдеме җир
Бу кадәрле исерекне?
Азгынлык та чиктән ашты,
Урамда күпме сукбай.
Югыйсә бит,заманалар
"Укыганнарга" бик бай!
Иман кайтты, дибез инде,
Тыңлап җомга вәгазе. more…
Тап үз заман хатасын...
Нигә,кеше, син hаман да
Үткән сүгеп ятасың?
Йә,үткәнне сүгәсең син,
Йә,хөкүмәт башлыгын.
Кагарга кирәктер башта
Аң йоклаган ястыгың.
Үз илеңне мескен күреп,
Чит илләрне мактыйсың.
Күпме яшәп туган илдә
Гүя бер ямь тапмыйсың.
Ходай сине шушы җирдә,
Кеше итеп яраткан.
Шөкер итә белми нигә,
Үз җирендә мал тапкан...
Ирек кирәк иде безгә,
Гамәлгә без ирекле.
Моңа кадәр күрдеме җир
Бу кадәрле исерекне?
Азгынлык та чиктән ашты,
Урамда күпме сукбай.
Югыйсә бит,заманалар
"Укыганнарга" бик бай!
Иман кайтты, дибез инде,
Тыңлап җомга вәгазе. more…
8 comments
Гэлназ барда дэрес дустым эммэ лэкин СУРИЯГЭ бомбалар оча моны ничек анларга икэн
27 March 2016 at 20:24
Нравится
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Матур атлап бер кыз килә,
Ә йөзендә елмаю.
Якты хисләр уятканмы,
Яз кичендә кар яву.
Рәхәтләнеп ява кары,
Акка төреп җиhанны.
Каян белсен назга сусап,
Өзелеп язны көткәнне.
Бер уйласаң,кышкы салкын
Өшетми бит күңелне.
hаман язлар көтеп яшәү-
Шигъри ялган түгелме?
(авт.Гөлназ Хәсәнҗанова)
Ә йөзендә елмаю.
Якты хисләр уятканмы,
Яз кичендә кар яву.
Рәхәтләнеп ява кары,
Акка төреп җиhанны.
Каян белсен назга сусап,
Өзелеп язны көткәнне.
Бер уйласаң,кышкы салкын
Өшетми бит күңелне.
hаман язлар көтеп яшәү-
Шигъри ялган түгелме?
(авт.Гөлназ Хәсәнҗанова)
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Күңелемне син кош итеп,
Бикләр идең читлеккә...
Тик,кадерлем,ул кош түгел
hәм күнеккән иреккә.
Әллә ирекле булганга,
Белә бәхет бәясен.
Елап арган...иркәләүдән
Ник китәргә теләсен.
Көнләмәле бер сәбәпсез,
Син миңа бик кадерле.
Ышанмыйча әйткән сүзең,
Теткәли бит бәгырьне.
Өзгәләнгән күңелемә,
Яңа яралар салма.
Хисләр сүнә нахак сүздән,
Син бары шуны аңла...
(авт.Гөлназ Хәсәнҗанова)
Бикләр идең читлеккә...
Тик,кадерлем,ул кош түгел
hәм күнеккән иреккә.
Әллә ирекле булганга,
Белә бәхет бәясен.
Елап арган...иркәләүдән
Ник китәргә теләсен.
Көнләмәле бер сәбәпсез,
Син миңа бик кадерле.
Ышанмыйча әйткән сүзең,
Теткәли бит бәгырьне.
Өзгәләнгән күңелемә,
Яңа яралар салма.
Хисләр сүнә нахак сүздән,
Син бары шуны аңла...
(авт.Гөлназ Хәсәнҗанова)
13 comments
для Бер үк тырмага басулар,
Никтер бик күпләр эше.
... more
: Никтер бик күпләр эше.
... more
20 March 2016 at 10:14
Нравится1для Акыл керми шуның өчен, -
Мишәйтли хис дигәнең...
... more
: Мишәйтли хис дигәнең...
... more
20 March 2016 at 10:19
Нравится1
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Нишлик диеп,баш ватмадык,
Киттек парлап урманга.
Ялкаулыкны күп сылтадык
Салкын белән буранга...
Җитәр,дидек,өйдә ятып,
Кичке урам чакыра.
Йөреп кайтыйк әле бераз,
Рәхәтләнеп... чаңгыда.
Чаңгы юлына басуга,
Җилләр исте "картымнан",
Ябыгудан курка-курка
Чак үрмәлим артыннан.
Яше-карты чаңгы шуа,
Кем сулый саф hавасын.
Барсы белә бу тынлыкта,
Берәр шифа табасын...
Шулай итеп ямь өстәдек,
Бүген бәйрәм киченә.
Бәлеш тыгып киткән идек,
Ярый без газ миченә.
Без кайтуга бәлеш пешкән,
Бушаттык бер шешәне.
Бирсен генә шифалы су,
Без теләгән шифаны.
Ватан саклаучылар көнен,
Без бәйрәм иттек шулай. more…
Киттек парлап урманга.
Ялкаулыкны күп сылтадык
Салкын белән буранга...
Җитәр,дидек,өйдә ятып,
Кичке урам чакыра.
Йөреп кайтыйк әле бераз,
Рәхәтләнеп... чаңгыда.
Чаңгы юлына басуга,
Җилләр исте "картымнан",
Ябыгудан курка-курка
Чак үрмәлим артыннан.
Яше-карты чаңгы шуа,
Кем сулый саф hавасын.
Барсы белә бу тынлыкта,
Берәр шифа табасын...
Шулай итеп ямь өстәдек,
Бүген бәйрәм киченә.
Бәлеш тыгып киткән идек,
Ярый без газ миченә.
Без кайтуга бәлеш пешкән,
Бушаттык бер шешәне.
Бирсен генә шифалы су,
Без теләгән шифаны.
Ватан саклаучылар көнен,
Без бәйрәм иттек шулай. more…
3 comments
для
: Бездә урамда Лилия Букеева гына чабып йөри көн саен...24 February 2016 at 17:04
Нравится
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Аерылганга күпме гомер үткән,
Синсез дә бит күпме яшәлгән.
Ялгыш та син юлларыма чыкма,
Сине көттем, диеп,дәшәлмәм.
Җаным туңган чакта салкыннарда,
Ник ышыклар җилкә булмадың,
Мин бәхетле диеп, масайма әле,
Гаиләдә бит син дә, уңмадың..
Вакыт үтте-хисләр суындылар,
Еламыйм hич-холык үзгәрде.
Үзең гаепләү дип кабул итмә,
Йөрәгемнән чыккан сүзләрне.
Икебездә гаеп- мәхәббәтне
Яклар-саклар көчләр тапмадык.
Язмышларга сылтап ялгышларны,
Үзебезне бары акладык...
Олы хисне бергә таптадык...
Синсез дә бит күпме яшәлгән.
Ялгыш та син юлларыма чыкма,
Сине көттем, диеп,дәшәлмәм.
Җаным туңган чакта салкыннарда,
Ник ышыклар җилкә булмадың,
Мин бәхетле диеп, масайма әле,
Гаиләдә бит син дә, уңмадың..
Вакыт үтте-хисләр суындылар,
Еламыйм hич-холык үзгәрде.
Үзең гаепләү дип кабул итмә,
Йөрәгемнән чыккан сүзләрне.
Икебездә гаеп- мәхәббәтне
Яклар-саклар көчләр тапмадык.
Язмышларга сылтап ялгышларны,
Үзебезне бары акладык...
Олы хисне бергә таптадык...
6 comments
Алькичанка ,привет! Я доволен твоей лирикой ,сне нрвится то ,что не боясь и не стесняясь общества почитателей в стихах выложила ПРАВДУ об уроках отношений в Любви .Пример поэзии который является... more
21 February 2016 at 20:18
Нравится
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Башкаеңны куеп тезләремә,
Ятканыңны килә күрәсем.
Зәңгәр күзләреңә сөеп карап,
Килә кабат назлап үбәсем.
Төшләремә hаман керәсең бит,
Яраларым минем яңартып.
Хыялланыр дәрәҗәгә җитәм,
Ярый шулчак китә,таң атып...
Аңлашмадык никтер ахыргача,
Аерылды юллар, сөйсәк тә.
Күрешергә хәзер акыл кушмый,
Күмерләнеп бетеп көйсәк тә...
Йөрәк кенә дәшми берсенә дә,
Ялгызлыгым яшим, мин саклап.
Синдәй сөйгән бүтән очрамады,
Бүген китәр идем пар атлап..
2013
Ятканыңны килә күрәсем.
Зәңгәр күзләреңә сөеп карап,
Килә кабат назлап үбәсем.
Төшләремә hаман керәсең бит,
Яраларым минем яңартып.
Хыялланыр дәрәҗәгә җитәм,
Ярый шулчак китә,таң атып...
Аңлашмадык никтер ахыргача,
Аерылды юллар, сөйсәк тә.
Күрешергә хәзер акыл кушмый,
Күмерләнеп бетеп көйсәк тә...
Йөрәк кенә дәшми берсенә дә,
Ялгызлыгым яшим, мин саклап.
Синдәй сөйгән бүтән очрамады,
Бүген китәр идем пар атлап..
2013
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Тоеп яшим, синең сагынганың,
Күрешергә юк шул чарабыз.
Инде ничә еллар бер үк таудан
Төрле якка шуа чанабыз.
Ерагая бара аралар да,
Хисләр инде сүнгән,диярлек.
Җаным ничә кышлар синсез туңа,
Бияләй юк аңа киярлек.
Җылы тының белән йөрәгемне,
Эретергә нигә килмисең?
Синсез гомер үкенечтә үтте,
Бергә булыйк инде, димисең?
Татлы сагыш булып йөрәгемдә,
Ахыргача кадәр яшәрсең,
Өмет белән тагын язга атлыйм,
Ач,ишек, дип,бәлки дәшәрсең..
Күрешергә юк шул чарабыз.
Инде ничә еллар бер үк таудан
Төрле якка шуа чанабыз.
Ерагая бара аралар да,
Хисләр инде сүнгән,диярлек.
Җаным ничә кышлар синсез туңа,
Бияләй юк аңа киярлек.
Җылы тының белән йөрәгемне,
Эретергә нигә килмисең?
Синсез гомер үкенечтә үтте,
Бергә булыйк инде, димисең?
Татлы сагыш булып йөрәгемдә,
Ахыргача кадәр яшәрсең,
Өмет белән тагын язга атлыйм,
Ач,ишек, дип,бәлки дәшәрсең..
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Яшьлеккә кире кайт, диеп
Дәшсәң дә-кайтмас идем.
Син әйткән авыр сүзләрне,
'Кабат ишетмәм!' дидем.
Горур идем-сиздермәдем,
Белдем сине тапмасым,
Ипләп кенә бикләп киттем,
Үткәнемнең капкасын.
Борылып та карамадым
Үпкәм бетте үткәнгә
18 ел вакыт үткән,
Сине соңгы үпкәнгә.
Бүген күреп сүрәтеңне
Яраларым яңарды.
Пычак белән уеп яздың,
Син йөрәккә аларны.
(авт Гульназ Хасанзянова)
Дәшсәң дә-кайтмас идем.
Син әйткән авыр сүзләрне,
'Кабат ишетмәм!' дидем.
Горур идем-сиздермәдем,
Белдем сине тапмасым,
Ипләп кенә бикләп киттем,
Үткәнемнең капкасын.
Борылып та карамадым
Үпкәм бетте үткәнгә
18 ел вакыт үткән,
Сине соңгы үпкәнгә.
Бүген күреп сүрәтеңне
Яраларым яңарды.
Пычак белән уеп яздың,
Син йөрәккә аларны.
(авт Гульназ Хасанзянова)
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Гомерлек сагыш...
Синсез яшәп булмас кебек иде,
Күрәсеңме-мин бит өйрәндем.
Яшәү генә түгел, сөймәс өчен,
Тәмам битарафка әйләндем.
Читтән караганда мин бәхетле,
Авыз ерык,дөньям түгәрәк.
Моңлы җырлар никтер тыңлый алмыйм
Күз яшьләрем төшә тәгәрәп.
Мәңге сүрелмәслек сагыш булып,
Уралгансың минем җаныма.
Ник син түгел,чәчәк бәйләм тотып
Башка килә минем яныма?!
Син дә килгән идең яннарыма,
Диеп,миңа ,ничек яшәргә?
Уйлап кара инде -ике балаң,
Кал, диеп соң, ничек дәшәргә?
Ваз кичтем мин сине сөюемнән,
Бары балаларың хакына
Гомерлеккә чумдым сагышка мин,
Тик алмадым гөнаh җаныма... more…
Синсез яшәп булмас кебек иде,
Күрәсеңме-мин бит өйрәндем.
Яшәү генә түгел, сөймәс өчен,
Тәмам битарафка әйләндем.
Читтән караганда мин бәхетле,
Авыз ерык,дөньям түгәрәк.
Моңлы җырлар никтер тыңлый алмыйм
Күз яшьләрем төшә тәгәрәп.
Мәңге сүрелмәслек сагыш булып,
Уралгансың минем җаныма.
Ник син түгел,чәчәк бәйләм тотып
Башка килә минем яныма?!
Син дә килгән идең яннарыма,
Диеп,миңа ,ничек яшәргә?
Уйлап кара инде -ике балаң,
Кал, диеп соң, ничек дәшәргә?
Ваз кичтем мин сине сөюемнән,
Бары балаларың хакына
Гомерлеккә чумдым сагышка мин,
Тик алмадым гөнаh җаныма... more…
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Матур итеп ак кар ява,
Әллә сафлыкмы?
Бу карлар соң миңа гына
Әллә тансыкмы?
Син дә шулай сагындыңмы,
Карлы буранны?
Көртләр ерып бергә йөргән,
Таныш урамны?
Курыкмыйча салкыннардан
Чык син каршыма.
Бәхетле булырга никтер
Күңелем ашкына.
Бәхет бит ул ,миңа түгел,
Сиңа да кирәк.
Яратканыңны сизәм бит,
Алдамый йөрәк...
(авт Гульназ Хасанзянова)
Әллә сафлыкмы?
Бу карлар соң миңа гына
Әллә тансыкмы?
Син дә шулай сагындыңмы,
Карлы буранны?
Көртләр ерып бергә йөргән,
Таныш урамны?
Курыкмыйча салкыннардан
Чык син каршыма.
Бәхетле булырга никтер
Күңелем ашкына.
Бәхет бит ул ,миңа түгел,
Сиңа да кирәк.
Яратканыңны сизәм бит,
Алдамый йөрәк...
(авт Гульназ Хасанзянова)
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Син ялгышма,hич тә килми,
Йолдыз булып балкыйсым...
Бел! Бәхетле хатын булып
Җирдә килә атлыйсым!
Нигә кирәк йолдыз булу,
Җирдә урын азмы әллә?
Йолдыз булып балкыганнар,
Болай да күп... бер мәлгә...
Йолдыз булып балкыйсым...
Бел! Бәхетле хатын булып
Җирдә килә атлыйсым!
Нигә кирәк йолдыз булу,
Җирдә урын азмы әллә?
Йолдыз булып балкыганнар,
Болай да күп... бер мәлгә...
Блог. Гульназ Хасанзянова
31 January 2016 at 19:13
- edited
community-post.html
Якыныңнан күңел кайта,
Бәгыренә таш атса.
Хатын-кыздан жылы көтмә,
Җаны бозланып катса.
Алмагачның чәчкәседәй,
Саф булса да күңеле.
Санламауны озак түзмәс
Бигүк җүләр түгеле.
Яратканда кадерләгез,
Саклагыз йөрәк хисен.
Әллә югалтулар кирәк
Аңларга сөю көчен?
Акча ышаныч өстидер,
Бу риялы заманда.
Бәхет тә сатыла диеп,
Уйламагыз hаман да.
Күңелләргә җылы житми,
Аны кайдан аласы?
ҖЫЛЫ ихлас йөрәкләрдә,
Аңла,адәм баласы...
(авт Гульназ Хасанзянова2013)
Бәгыренә таш атса.
Хатын-кыздан жылы көтмә,
Җаны бозланып катса.
Алмагачның чәчкәседәй,
Саф булса да күңеле.
Санламауны озак түзмәс
Бигүк җүләр түгеле.
Яратканда кадерләгез,
Саклагыз йөрәк хисен.
Әллә югалтулар кирәк
Аңларга сөю көчен?
Акча ышаныч өстидер,
Бу риялы заманда.
Бәхет тә сатыла диеп,
Уйламагыз hаман да.
Күңелләргә җылы житми,
Аны кайдан аласы?
ҖЫЛЫ ихлас йөрәкләрдә,
Аңла,адәм баласы...
(авт Гульназ Хасанзянова2013)
7 comments
для
: Каланча түбәсендә ниләр бардыр бит, Җәүдәт әфәнде... 1 February 2016 at 9:25
Нравится
Блог. Гульназ Хасанзянова
community-post.html
Рәнҗемәскә тырышсам да,
Җитмәде көчем.
Күңелемә үрмәләде,
Бер кара төен.
Үзе кечкенә булса да,
Кимерә җанны.
Рәнҗү генә капламасын
Бөтенләй аңны.
Ярдәм ит,дим,ходаема
Бир үзең көчен.
Бирәсе сабагың бармы,
Бармы бер үчең?
Бәгыремә кадала бит,
Нахак сүзләре.
Мин чынлап гөнаhлы әллә,
Әллә үзләре?
Вакыт үтәр,бар да басар
Үз урынына.
Көч бирсәңче түзәремә,
Бу хурлыгына.
Кодрәтең киң, мин ышанам,
Көч биререңә.
Гаепленең гафу сорап,
Бер килеренә...
(авт.Гөлназ Х)
Җитмәде көчем.
Күңелемә үрмәләде,
Бер кара төен.
Үзе кечкенә булса да,
Кимерә җанны.
Рәнҗү генә капламасын
Бөтенләй аңны.
Ярдәм ит,дим,ходаема
Бир үзең көчен.
Бирәсе сабагың бармы,
Бармы бер үчең?
Бәгыремә кадала бит,
Нахак сүзләре.
Мин чынлап гөнаhлы әллә,
Әллә үзләре?
Вакыт үтәр,бар да басар
Үз урынына.
Көч бирсәңче түзәремә,
Бу хурлыгына.
Кодрәтең киң, мин ышанам,
Көч биререңә.
Гаепленең гафу сорап,
Бер килеренә...
(авт.Гөлназ Х)
Блог. Гульназ Хасанзянова
15 January 2016 at 21:29
- edited
community-post.html
Якты хис калган да күңелдә,
Эндәшә яшьлеккә кайтырга.
Борылмам...Кайтасы юлларым
Күмсә дә ходаем алтынга.
Яктысын сагынам... Яктыдан
Аерылу сагышы бетмәгән.
Күземдә яшьләрем кипсә дә,
Йөрәктән син чыгып китмәгән.
Яры син күптәннән башканың,
Кадерләп син аңа багасың.
Нигә дип,яңартыйм, мин җүләр
Җанымның төзәлмәс ярасын?
Җан ярын җуймаган аңламас,
Югалту сагышы ачысын.
Килми шул татыйсым күңелдә,
Язмышның шул усал камчысын...
Кан саркый ярамнан болай да,
Теләгем бер генә ходайга.
Тулы ит бәхетен баламның,
Төзәтеп барысын ярамның...
Яктылык? калсын ул күңелдә,
Кадерле ул миңа буген дә. more…
Эндәшә яшьлеккә кайтырга.
Борылмам...Кайтасы юлларым
Күмсә дә ходаем алтынга.
Яктысын сагынам... Яктыдан
Аерылу сагышы бетмәгән.
Күземдә яшьләрем кипсә дә,
Йөрәктән син чыгып китмәгән.
Яры син күптәннән башканың,
Кадерләп син аңа багасың.
Нигә дип,яңартыйм, мин җүләр
Җанымның төзәлмәс ярасын?
Җан ярын җуймаган аңламас,
Югалту сагышы ачысын.
Килми шул татыйсым күңелдә,
Язмышның шул усал камчысын...
Кан саркый ярамнан болай да,
Теләгем бер генә ходайга.
Тулы ит бәхетен баламның,
Төзәтеп барысын ярамның...
Яктылык? калсын ул күңелдә,
Кадерле ул миңа буген дә. more…
33 comments
Блог. Гульназ Хасанзянова
12 January 2016 at 22:04
- edited
community-post.html
Кышкы салкын тәрәзәмә,
Матур бизәк төшергән.
Шуны күзәтә башладым
Аерылып эшемнән.
Шундый матур көмеш бизәк,
Кайдан алган үрнәген?
Ишеткәндәй булдым кышның:
"Беркатлы",дип көлгәнен...
Көлмә,димен,салкын кышка,
Мин матурлыкка гашыйк.
Синең генә кочагыңнан,
Салкынлык тора ташып.
(авт.Гөлназ х)
Матур бизәк төшергән.
Шуны күзәтә башладым
Аерылып эшемнән.
Шундый матур көмеш бизәк,
Кайдан алган үрнәген?
Ишеткәндәй булдым кышның:
"Беркатлы",дип көлгәнен...
Көлмә,димен,салкын кышка,
Мин матурлыкка гашыйк.
Синең генә кочагыңнан,
Салкынлык тора ташып.
(авт.Гөлназ х)
Ошибка загрузки страницы. Повторная попытка через 5 сек.