Отписывайтесь от событий, которые не интересны
Чтобы отписаться от новостей другого пользователя, щелкните на значке настроек в этом событии и выберите нужный пункт.
Блог.Лилия.
community-post.html
Тукай елый...
Cинең янга килдек әле, Тукай,
Туган көнең белән котларга.
...Оялабыз башны күтәреп,
Таш сыныңа хәтта карарга...
Кояш та юк буген. Болыт баскан..
Көне буе яңгыр сибәли...
Яңгыр түгел, Тукай елый икән
Татар мәсхәренә түзәлми...
Телен якламаган халкына
Үпкәләгән, әрни Тукаем.
Мөлдер-мөлдер яшен түгә әнә...
Юкса...
Туган көне бүген бит аның...
Тукай , Тукай...елатабыз сине...
Горурлыгын җуйды милләтем.
"Ачы хәсрәт көен" көйли-көйли,
Кемдер түгә бүген күз яшен...
Тукай елый бүген, милләтем!
(Лилия З. 26.04.18)
Cинең янга килдек әле, Тукай,
Туган көнең белән котларга.
...Оялабыз башны күтәреп,
Таш сыныңа хәтта карарга...
Кояш та юк буген. Болыт баскан..
Көне буе яңгыр сибәли...
Яңгыр түгел, Тукай елый икән
Татар мәсхәренә түзәлми...
Телен якламаган халкына
Үпкәләгән, әрни Тукаем.
Мөлдер-мөлдер яшен түгә әнә...
Юкса...
Туган көне бүген бит аның...
Тукай , Тукай...елатабыз сине...
Горурлыгын җуйды милләтем.
"Ачы хәсрәт көен" көйли-көйли,
Кемдер түгә бүген күз яшен...
Тукай елый бүген, милләтем!
(Лилия З. 26.04.18)
Блог.Лилия.
community-post.html
Кая бара икән бу дөньялар???
Бернәрсәгә булмый ышанып.
Өмет өзелеп, ярсып кага йөрәк:
“Телсез каласың бит, и халык!”
Татар булуыма горурланып,
Шушы көнгә кадәр яшәдем.
Урыс түгел, татар нәфрәтеннән
Тыя алмыйм аккан яшьләрем...
“Үз телемнән мин баш тартам!”,-диеп,
Ак кәгазьне язган тутырып...
Бу хәлләрне белсә бабасы,
Каберендә елар утырып...
И Ходаем!Нишләргә соң безгә???
Аталар бит телне чүплеккә...
Бу хәлләргә исе китми генә
Кемдер карап тора бер читтә...
Мондый эшкә ничек түзмәк кирәк???
Үкенергә калмыйк соңарып.
Үги бала сыман үз иленнән more…
Бернәрсәгә булмый ышанып.
Өмет өзелеп, ярсып кага йөрәк:
“Телсез каласың бит, и халык!”
Татар булуыма горурланып,
Шушы көнгә кадәр яшәдем.
Урыс түгел, татар нәфрәтеннән
Тыя алмыйм аккан яшьләрем...
“Үз телемнән мин баш тартам!”,-диеп,
Ак кәгазьне язган тутырып...
Бу хәлләрне белсә бабасы,
Каберендә елар утырып...
И Ходаем!Нишләргә соң безгә???
Аталар бит телне чүплеккә...
Бу хәлләргә исе китми генә
Кемдер карап тора бер читтә...
Мондый эшкә ничек түзмәк кирәк???
Үкенергә калмыйк соңарып.
Үги бала сыман үз иленнән more…
4 comments
Голфия апа, эти-энилэр гариза язганда татарларнын кубесе каршы язды бит...Йорэк эрни...
23 April 2018 at 18:54
НравитсяҮз милләтен, туган телен якламаган халыкны башка милләт тә санламаячак, шуны аңласыннар иде хот ата-аналар. Бу бит ата-анаңны сату, тамырыңа балта чабу белән бер. Туган телсез милләт булмый, ә... more
23 April 2018 at 20:10
Нравится1
Блог.Лилия.
community-post.html
“Телебезне бетерәләр”,-диеп,
Шигырь арты шигырь языла…
Сүзен әйтер вакыт килеп җиткәч,
Курка татар,курка,тартына...
“Телебезне бетерәләр бугай”...
Халкым иртән тетрәп уяна...
Янәшәдә
Нигә кирәк, диеп,туган телем,
Татар яный туган халкына...
Бу хурлыкка ничек түзәр йөрәк???
Китәр төсле беркөн ярылып...
Үз илемдә телгә ,милләткә
Һөҗүм барган чакта ябырылып.
Кайда соң сез газиз халкымың
Курку белмәс батыр уллары?
“Телебезне бетертмибез!”диеп,
Күтәрикче башны югары!
Татар дигән горур исемебезне
Саклап калыйк әле ,татарым!
Шигырь арты шигырь языла…
Сүзен әйтер вакыт килеп җиткәч,
Курка татар,курка,тартына...
“Телебезне бетерәләр бугай”...
Халкым иртән тетрәп уяна...
Янәшәдә
Нигә кирәк, диеп,туган телем,
Татар яный туган халкына...
Бу хурлыкка ничек түзәр йөрәк???
Китәр төсле беркөн ярылып...
Үз илемдә телгә ,милләткә
Һөҗүм барган чакта ябырылып.
Кайда соң сез газиз халкымың
Курку белмәс батыр уллары?
“Телебезне бетертмибез!”диеп,
Күтәрикче башны югары!
Татар дигән горур исемебезне
Саклап калыйк әле ,татарым!
Блог.Лилия.
community-post.html
Рәнҗемәскә әмер бирәм күңелемә,
Гаделсезлек тоеп, сыкрап әрнегәндә.
Сабырлыклар сорыйм Ходаемнан
Кан саркыган мәлдә йөрәгемнән.
Беләм.
Күңелләрнең караларын Ходай күрә,
Үз вакытын белеп кенә җәза бирә.
Елаучының күз яшьләре беркөн кибәр...
Елатучы ниләр белән генә түләр?
Рәнҗемәскә әмер бирәм күңелемә...
Лилия З.
Гаделсезлек тоеп, сыкрап әрнегәндә.
Сабырлыклар сорыйм Ходаемнан
Кан саркыган мәлдә йөрәгемнән.
Беләм.
Күңелләрнең караларын Ходай күрә,
Үз вакытын белеп кенә җәза бирә.
Елаучының күз яшьләре беркөн кибәр...
Елатучы ниләр белән генә түләр?
Рәнҗемәскә әмер бирәм күңелемә...
Лилия З.
Блог.Лилия.
community-post.html
Мин яраткан кышлар килде тагын,
Ап-ак карлар белән бизәлеп.
Син калдырган йөрәк яралары
Кышларымда китәр төзәлеп.
Шулкадәрле матур бит ул кышлар,
Күрә белеп күрсәң, аңласаң...
Буран булып бии ала хисләр,
Эри ала кардай, яратсаң.
Агачларга ак бәс сарган әнә,
Гүзәллектән күзләр чагыла!
Өзелепләр яратканга микән,
Кышларымда сине сагынам...
Мин яраткан кышлар килде тагын...
Лилия З.
Ап-ак карлар белән бизәлеп.
Син калдырган йөрәк яралары
Кышларымда китәр төзәлеп.
Шулкадәрле матур бит ул кышлар,
Күрә белеп күрсәң, аңласаң...
Буран булып бии ала хисләр,
Эри ала кардай, яратсаң.
Агачларга ак бәс сарган әнә,
Гүзәллектән күзләр чагыла!
Өзелепләр яратканга микән,
Кышларымда сине сагынам...
Мин яраткан кышлар килде тагын...
Лилия З.
Салкын кышта кыргый хайваннар катып үлеп бетэлэр.курэ белеп курсэн
3 November 2021 at 14:51
Нравится
Блог.Лилия.
community-post.html
Гади генә бер төнем
Тылсымлыга әйләнде.
Синең күздән көлгән кояш
Хисләремә бәйләнде.
Сихри якты, җылы нурлар
Иркәли күңелемне.
Йөрәгемә кояш керде,
Шушы бәхет түгелме?
Шундый җылы,шундый рәхәт,
Җаным нурда коена...
Төшләремдә күреп сине,
Һәр көн шулай уянам...
Лилия З.
Тылсымлыга әйләнде.
Синең күздән көлгән кояш
Хисләремә бәйләнде.
Сихри якты, җылы нурлар
Иркәли күңелемне.
Йөрәгемә кояш керде,
Шушы бәхет түгелме?
Шундый җылы,шундый рәхәт,
Җаным нурда коена...
Төшләремдә күреп сине,
Һәр көн шулай уянам...
Лилия З.
Блог.Лилия.
community-post.html
Тигез түгел лә шул дөньялары...
Кемдер яши төренеп бәхеткә.
Кемдер... моңсу гына елмая да,
Сөенеп яши килгән һәр көнгә.
Берәү, шатлык табып хезмәтеннән,
Иртән иртүк эшкә ашыга...
Янәшәдә миллионнарын санап,
Берәү йөри кеше башыннан...
Гаделсезлек күреп әрнегәндә,
Сабырлыклар сорыйк ходайдан.
Караларын гына күрсәк күңелләрнең,
Ни кызыгы калыр дөньяның?
Лилия З.
Кемдер яши төренеп бәхеткә.
Кемдер... моңсу гына елмая да,
Сөенеп яши килгән һәр көнгә.
Берәү, шатлык табып хезмәтеннән,
Иртән иртүк эшкә ашыга...
Янәшәдә миллионнарын санап,
Берәү йөри кеше башыннан...
Гаделсезлек күреп әрнегәндә,
Сабырлыклар сорыйк ходайдан.
Караларын гына күрсәк күңелләрнең,
Ни кызыгы калыр дөньяның?
Лилия З.
Блог.Лилия.
community-post.html
Нәрсә булган икән бу кышка?
Яз кызына көчен күрсәтә.
Язга нәрсә, серле елмая да,
Кышның шаяруын күзәтә.
Шундый матур итеп тырыша кыш:
Ак карларга күмә җир өстен.
Гүя...
Тыйнак яз кызына гашыйк булып,
Ак чәчәккә төрә иркәсен.
Сокланыплар карап туялмассың!
Яз кызына ак төс килешә!
Кышның язга булган сөюенә
Җил булып җил әнә көнләшә!
Шундый матур булып ява карлар...
Ак чәчкәләр күктән сибелә.
Шушы матурлыкка хәйран калып,
Бар табигать әнә сөенә...
Табигатьтә бүген могҗиза:
Кыш китәлми,аклык тарата...
Яз кызына булган саф сөюен
Гүя шулай итеп аңлата...
Лилия З.
Яз кызына көчен күрсәтә.
Язга нәрсә, серле елмая да,
Кышның шаяруын күзәтә.
Шундый матур итеп тырыша кыш:
Ак карларга күмә җир өстен.
Гүя...
Тыйнак яз кызына гашыйк булып,
Ак чәчәккә төрә иркәсен.
Сокланыплар карап туялмассың!
Яз кызына ак төс килешә!
Кышның язга булган сөюенә
Җил булып җил әнә көнләшә!
Шундый матур булып ява карлар...
Ак чәчкәләр күктән сибелә.
Шушы матурлыкка хәйран калып,
Бар табигать әнә сөенә...
Табигатьтә бүген могҗиза:
Кыш китәлми,аклык тарата...
Яз кызына булган саф сөюен
Гүя шулай итеп аңлата...
Лилия З.
Блог.Лилия.
17 March 2016 at 20:24
- edited
community-post.html
Чүп үләне баскан күңелләрне...
Риза булып шуңа яшибез.
Вакытында нигә арынмыйбыз?
Вакытында нигә дәшмибез?
Үсә үлән,үсә котырынып...
Зур тәрбия аңа кирәкми...
Затлы гөлгә кирәк булган җылы,
Наз,игътибар инде эләкми...
Гөлләр корый,сула,кибә,үлә...
Чүп-чар күмә инде күңелне.
Ә бит...
Кешелекне гүзәллек һәм
Матур эшләр бизи түгелме?
Битарафлык чоры...
Каршылыйлар карап киемгә.
Кемгә кирәк???Гүзәл гөлме,
Тигәнәкме синең күңелдә...
Эх...
Орлыкларын алып сибәсе...
Матур гөлләр килә күрәсе...
Риза булып шуңа яшибез.
Вакытында нигә арынмыйбыз?
Вакытында нигә дәшмибез?
Үсә үлән,үсә котырынып...
Зур тәрбия аңа кирәкми...
Затлы гөлгә кирәк булган җылы,
Наз,игътибар инде эләкми...
Гөлләр корый,сула,кибә,үлә...
Чүп-чар күмә инде күңелне.
Ә бит...
Кешелекне гүзәллек һәм
Матур эшләр бизи түгелме?
Битарафлык чоры...
Каршылыйлар карап киемгә.
Кемгә кирәк???Гүзәл гөлме,
Тигәнәкме синең күңелдә...
Эх...
Орлыкларын алып сибәсе...
Матур гөлләр килә күрәсе...
Блог.Лилия.
community-post.html
Көз ахыры ...Караңгы төн
Кайгы алып килде бу өйгә.
Күңеленә сыялмаган әрнү
Яңгыр булып үкси тәрәздә...
...Вакыт узды...Яра төзәлмәде...
Әллә..
Ул үзен дә инде югаллты???
Артыннан бит көн дә кызганулы
“Сәер... ” дигән сүзләр озатты...
Сәер...Исәрләнгән, имеш...
Нишләргә соң аңа, нишләргә?
Кызы карый әнә, гаҗәпләнеп,
Буп-буш калган нурсыз күзләргә...
Караңгы төн...Яшь кыз бала елый
Ап-ак мендәренә капланып...
Ай чыгалмый тора болытлардан
Гаҗизлектән әрнеп, тын калып...
Кызы елый...
Ана кайгысыннан исәрләнгән
Газиз әнекәен кызганып...
Кайгы алып килде бу өйгә.
Күңеленә сыялмаган әрнү
Яңгыр булып үкси тәрәздә...
...Вакыт узды...Яра төзәлмәде...
Әллә..
Ул үзен дә инде югаллты???
Артыннан бит көн дә кызганулы
“Сәер... ” дигән сүзләр озатты...
Сәер...Исәрләнгән, имеш...
Нишләргә соң аңа, нишләргә?
Кызы карый әнә, гаҗәпләнеп,
Буп-буш калган нурсыз күзләргә...
Караңгы төн...Яшь кыз бала елый
Ап-ак мендәренә капланып...
Ай чыгалмый тора болытлардан
Гаҗизлектән әрнеп, тын калып...
Кызы елый...
Ана кайгысыннан исәрләнгән
Газиз әнекәен кызганып...
Блог.Лилия.
community-post.html
Елмаерга тырышасың матур итеп...
Тик...Күзләрең көлми.
Җанга җылы бирми бу елмаю,
Күңелләргә керми.
Елмаясың...Йөзең матур.
Килешле дә кебек елмаюың.
Тырыша-тырыша ятьмә җепләр үреп,
Кемнең күңеленә юл алуың???
Матурлыгың корал итеп алып,
Сүзләреңнән энҗе тезәсең...
Баскыч-баскыч дәрәҗәгә юллар...
Чараларын таптың, күрәмсең...
Үткән гасырда ук калдырдыңмы
Йөрәк җылытырлык елмаюың???
Артка борылырсың беркөн...
Күңелләрең тулып,елаганда
Таба алырсыңмы җылы куен???
Күзләреңә карыйм таныш чаткы эзләп...
...Салкынлыгы җанны өшетерлек...
-Соң түгелдер әле,сал битлегең...
Пышылдыймын... more…
Тик...Күзләрең көлми.
Җанга җылы бирми бу елмаю,
Күңелләргә керми.
Елмаясың...Йөзең матур.
Килешле дә кебек елмаюың.
Тырыша-тырыша ятьмә җепләр үреп,
Кемнең күңеленә юл алуың???
Матурлыгың корал итеп алып,
Сүзләреңнән энҗе тезәсең...
Баскыч-баскыч дәрәҗәгә юллар...
Чараларын таптың, күрәмсең...
Үткән гасырда ук калдырдыңмы
Йөрәк җылытырлык елмаюың???
Артка борылырсың беркөн...
Күңелләрең тулып,елаганда
Таба алырсыңмы җылы куен???
Күзләреңә карыйм таныш чаткы эзләп...
...Салкынлыгы җанны өшетерлек...
-Соң түгелдер әле,сал битлегең...
Пышылдыймын... more…
Лилия ,привет! Хорошие стихи. Но ты пишешь ,Что находишься в СВОЕМ БЛОГЕ .Но это же не так. Это Мой Мир -где вы находитесь у МЕНЯ в гостях.
15 March 2016 at 21:22
Нравится
Блог.Лилия.
community-post.html
Ялгыз, диләр,нигә?
Гаҗәпләнә ,кемдер кызгана...
Иң-иң нечкә кылы күңелнең
Чыңлап куя шунда зыңлап...
Ялгызларны аңлый ялгыз гына...
Кагылсаң да күңеленә ялгыш кына,
Ничек түзәр йөрәк???
Елмайганда күзләр ,
Төренеп горурлык пәрдәсенә.
Көлеп елаганда иреннәр
Җавап көткән сорау иясенә,
Тозлы ачысыннан
Чыкмый калган яшьнең...
Ялгыз?Нигә?
...дәшмим...
Гаҗәпләнә ,кемдер кызгана...
Иң-иң нечкә кылы күңелнең
Чыңлап куя шунда зыңлап...
Ялгызларны аңлый ялгыз гына...
Кагылсаң да күңеленә ялгыш кына,
Ничек түзәр йөрәк???
Елмайганда күзләр ,
Төренеп горурлык пәрдәсенә.
Көлеп елаганда иреннәр
Җавап көткән сорау иясенә,
Тозлы ачысыннан
Чыкмый калган яшьнең...
Ялгыз?Нигә?
...дәшмим...
Блог.Лилия.
community-post.html
Берэугэ...
Якты нур булып керермен
Татлы хыялларына.
Кунеленне жылытырмын
Кереп гел уйларына.
Тошлэрендэ килермен дэ,
Кумэрмен назларыма.
Козлэрендэ кайтырсын син
Чэчэкле язларына.
Уйларында,хыялында
Мин бер чэчэк булырмын.
Хислэреннен жылысыннан
Мэнге шинми торырмын.
Якты нур булып керермен
Татлы хыялларына.
Кунеленне жылытырмын
Кереп гел уйларына.
Тошлэрендэ килермен дэ,
Кумэрмен назларыма.
Козлэрендэ кайтырсын син
Чэчэкле язларына.
Уйларында,хыялында
Мин бер чэчэк булырмын.
Хислэреннен жылысыннан
Мэнге шинми торырмын.
Блог.Лилия.
community-post.html
Туган телем
Туган тел ул-әнкәемнең
назлы бишек җыры,
Туган тел ул-әбкәемнең
серле әкият моңы.
Туган тел ул-иң-иң тәүге сүзләр
Туган җирдә тәпи баскан эздә.
Туган тел ул-изге Коръән
Һәрбер җанга кирәк булган.
Туган телем-татар телем ,
Минем өчен ул бит-
Тукай, Җәлил, Туфан!
Туган тел ул-тирән бер моң,
Күңелләрнең иң түреннән чыккан,
Чишмә челтерәве булып аккан.
Туган тел ул-минем өчен
Сәйдәш,Сара, Илһам!
Туган тел ул-әнкәемнең
назлы бишек җыры,
Туган тел ул-әбкәемнең
серле әкият моңы.
Туган тел ул-иң-иң тәүге сүзләр
Туган җирдә тәпи баскан эздә.
Туган тел ул-изге Коръән
Һәрбер җанга кирәк булган.
Туган телем-татар телем ,
Минем өчен ул бит-
Тукай, Җәлил, Туфан!
Туган тел ул-тирән бер моң,
Күңелләрнең иң түреннән чыккан,
Чишмә челтерәве булып аккан.
Туган тел ул-минем өчен
Сәйдәш,Сара, Илһам!
Блог.Лилия.
community-post.html
Авыл кичләренең сихрилеген
Аңлый бары авыл баласы.
Балачагым калган эзләр буйлап
Ул кичләрне ничек табасы?
Ул кичләрдә башлар әйләнерлек
Шомырт чәчкәсенең исләре...
Кул җылысы тәүге сөйгән ярның,
Күңелләрнең иң саф хисләре.
Ул кичләрдә күкләр тулы йолдыз
Эскәмиягә утырып санаган...
Кемнәр бар соң авыл баласыдай
Ул кичләрнең серен аңлаган...
Аңлый бары авыл баласы.
Балачагым калган эзләр буйлап
Ул кичләрне ничек табасы?
Ул кичләрдә башлар әйләнерлек
Шомырт чәчкәсенең исләре...
Кул җылысы тәүге сөйгән ярның,
Күңелләрнең иң саф хисләре.
Ул кичләрдә күкләр тулы йолдыз
Эскәмиягә утырып санаган...
Кемнәр бар соң авыл баласыдай
Ул кичләрнең серен аңлаган...
Блог.Лилия.
3 January 2016 at 10:42
- edited
community-post.html
Яратудан куркам сине…
Яралаудан куркам
Мин дип типкән йөрәгеңне,
Сөю тулы күңелеңне...
Яратудан куркам сине...
Куркам...
Хисләреңнең сафлыгыннан,
Йөрәгеңнең ялкыныннан.
Яратудан куркам...
Сөю белән йөрәгеңә чиккән
Исемемне,
Күңелеңә җырлар итеп үргән
Сүзләремне
Югалтудан куркам...
Сине
Яратудан куркам...
Синең мине
Үзеңнән дә артык
Сөюеңнән куркам...
Лилия З.
Яралаудан куркам
Мин дип типкән йөрәгеңне,
Сөю тулы күңелеңне...
Яратудан куркам сине...
Куркам...
Хисләреңнең сафлыгыннан,
Йөрәгеңнең ялкыныннан.
Яратудан куркам...
Сөю белән йөрәгеңә чиккән
Исемемне,
Күңелеңә җырлар итеп үргән
Сүзләремне
Югалтудан куркам...
Сине
Яратудан куркам...
Синең мине
Үзеңнән дә артык
Сөюеңнән куркам...
Лилия З.
Блог.Лилия.
2 January 2016 at 23:45
- edited
community-post.html
-Ник сагышлы синең җырларың?
Бармы әллә берәр моң,зарың?
-Җырларымда минем хисләрем.
Күңел тулы моңым, серләрем.
-Ник бик моңсу синең күзләрең,
Ошамады әллә сүзләрем?
-Синең сүзләр бик тә ягымлы.
Тик...
Оныта алмыйм тәүге ярымны...
-Ник көзләргә шулай ашыгасың?
Ямьле җәйләр әле үтмәгән...
-Тормышымның гүзәл мизгелләре
Алтын көзләр белән бәйләнгән...
Лилия З.
Бармы әллә берәр моң,зарың?
-Җырларымда минем хисләрем.
Күңел тулы моңым, серләрем.
-Ник бик моңсу синең күзләрең,
Ошамады әллә сүзләрем?
-Синең сүзләр бик тә ягымлы.
Тик...
Оныта алмыйм тәүге ярымны...
-Ник көзләргә шулай ашыгасың?
Ямьле җәйләр әле үтмәгән...
-Тормышымның гүзәл мизгелләре
Алтын көзләр белән бәйләнгән...
Лилия З.
Лилия.-здравствуй! Очень красивые и глубоко лиричные твои стихи тронули меня своим содержанием. Спасибо . Получил удовольствие.
4 January 2016 at 21:10
Нравится1
Блог.Лилия.
21 December 2015 at 23:18
- edited
community-post.html
Мин төшемдә сине күрдем бүген,
Болын уртасында торасың.
Чәчәк тулы кочагыңны ачып,
Болын аша миңа сузасың.
Мин төшемдә сине күрдем бүген,
Буран уртасында торасың.
Кочак тулы ап-ак карлар белән
Кулларыңны миңа сузасың.
Мин төшемдә сине күрдем бүген,
Урман уртасында торасың.
Алтын яфрак яңгыры аркылы
Җылы кулларыңны сузасың...
Лилия З.
Болын уртасында торасың.
Чәчәк тулы кочагыңны ачып,
Болын аша миңа сузасың.
Мин төшемдә сине күрдем бүген,
Буран уртасында торасың.
Кочак тулы ап-ак карлар белән
Кулларыңны миңа сузасың.
Мин төшемдә сине күрдем бүген,
Урман уртасында торасың.
Алтын яфрак яңгыры аркылы
Җылы кулларыңны сузасың...
Лилия З.
Блог.Лилия.
21 December 2015 at 22:42
- edited
community-post.html
-Ярый әле сине таптым,-дисең,
-Ничек яшәр идем дөньяда?
-Тормыш матурлыгы күренә,җаным,
Яратучы кешең булганда.
-Ярый әле сине таптым,-дисең,
-Кемне сөяр идем бу тикле?
-Мәхәббәтсез табып булмый,җаным,
Бу җирдәге олы бәхетне.
-Ярый әле сине таптым,-дисең,
Хисләремне аңлый алырлык.
-Авыр чакта иңнәремә , җаным,
Башларыңны куя алырлык.
Лилия З.
-Ничек яшәр идем дөньяда?
-Тормыш матурлыгы күренә,җаным,
Яратучы кешең булганда.
-Ярый әле сине таптым,-дисең,
-Кемне сөяр идем бу тикле?
-Мәхәббәтсез табып булмый,җаным,
Бу җирдәге олы бәхетне.
-Ярый әле сине таптым,-дисең,
Хисләремне аңлый алырлык.
-Авыр чакта иңнәремә , җаным,
Башларыңны куя алырлык.
Лилия З.
Блог.Лилия.
13 December 2015 at 17:42
- edited
community-post.html
Ап-ак кышны шундый көтә күңел,
Тик ул гына, никтер, ашыкмый.
Энҗе карга сусаган җанга
Елак яңгыр әллә шатлыкмы???
Табигатькә әмер биреп булмый
Кануннары аның үзендә.
Әллә инде ул да безнең сыман
Дөрес түгелләрен төзегән???
Аклык кирәк җанга,аклык кирәк...
Ак карларны шундый көтә күңел...
Нинди канун???Ак кышларны елату
Дөрес түгел бит ул, дөрес түгел!!!
Лилия З.
Тик ул гына, никтер, ашыкмый.
Энҗе карга сусаган җанга
Елак яңгыр әллә шатлыкмы???
Табигатькә әмер биреп булмый
Кануннары аның үзендә.
Әллә инде ул да безнең сыман
Дөрес түгелләрен төзегән???
Аклык кирәк җанга,аклык кирәк...
Ак карларны шундый көтә күңел...
Нинди канун???Ак кышларны елату
Дөрес түгел бит ул, дөрес түгел!!!
Лилия З.
Блог.Лилия.
2 December 2015 at 17:51
- edited
community-post.html
Үткәннәрне сызып атып булмый,
Хәтерләрдә алар яңара...
Матур мизгелләре җанга шифа,
Яралар да кайчак кузгала...
Үткәннәрне сызып атып булмый,
Гүзәл балачакны, яшьлекне.
Агымсудай аккан еллар санын,
Чәчләрдәге тәүге көмешне.
Үткәннәрне сызып атып булмый,
Үткәннәрдә-безнең киләчәк:
Дөрес юлны гүзәл киләчәккә
Тик үткәннәр безгә бирәчәк.
Лилия З.
Хәтерләрдә алар яңара...
Матур мизгелләре җанга шифа,
Яралар да кайчак кузгала...
Үткәннәрне сызып атып булмый,
Гүзәл балачакны, яшьлекне.
Агымсудай аккан еллар санын,
Чәчләрдәге тәүге көмешне.
Үткәннәрне сызып атып булмый,
Үткәннәрдә-безнең киләчәк:
Дөрес юлны гүзәл киләчәккә
Тик үткәннәр безгә бирәчәк.
Лилия З.
Блог.Лилия.
community-post.html
Балачак.
Балачакка кайттым хыялымда:
Авылым урамы буйлап йөгерәм.
Усал каз да иярә минем арттан,
Көчкә капка ябып өлгерәм.
Дәү әнием каршы ала өйдә,
“Чәй эчәбез,кызым,әйдә”,-дип.
Чәчләремнән сыйпый йомшак куллар,
“Кай арада үстең инде”,-дип.
Ишегалды тулы тавык,чебеш
Урап йөри минем тирәмдә.
Витаминлы кычытканнар кушып,
Ашатканны алар белә лә!!!
Алмагачлар чәчәк аткан вакыт,
Бөтен авыл акка төренгән.
Ә исләре!!!Башлар әйләнерлек!!!
Туйга авыл гүя киенгән!
Көтү кайтты әнә әкрен генә.
Сөт исләре борынны кытыклый.
Сыер саклау аннан төнгә кадәр...
Әй,балачак!!!Гомер онытылмый!!!...
Балачакка кайттым хыялымда:
Авылым урамы буйлап йөгерәм.
Усал каз да иярә минем арттан,
Көчкә капка ябып өлгерәм.
Дәү әнием каршы ала өйдә,
“Чәй эчәбез,кызым,әйдә”,-дип.
Чәчләремнән сыйпый йомшак куллар,
“Кай арада үстең инде”,-дип.
Ишегалды тулы тавык,чебеш
Урап йөри минем тирәмдә.
Витаминлы кычытканнар кушып,
Ашатканны алар белә лә!!!
Алмагачлар чәчәк аткан вакыт,
Бөтен авыл акка төренгән.
Ә исләре!!!Башлар әйләнерлек!!!
Туйга авыл гүя киенгән!
Көтү кайтты әнә әкрен генә.
Сөт исләре борынны кытыклый.
Сыер саклау аннан төнгә кадәр...
Әй,балачак!!!Гомер онытылмый!!!...
5 comments
для : Хэр кешенен гомере матур мизгеллэрдэн урелсен иде,дип телик бугенге бэйрэм конне,Рафаэль!
24 September 2015 at 16:50
Нравитсядля : Шул матур мизгелләрнең дә иң-иңнәре була,кабатланмаслык-онытылмаслык мизгелләр... Нәкъ менә шулар турында сагынып искә алабыз,шигырь юлларына салабыз...
24 September 2015 at 16:53
Нравится
Блог.Лилия.
20 September 2015 at 16:58
- edited
community-post.html
Туган көнең белән.
Сентябрьнең алтын яфраклары
Коела да җиргә коела.
Син туганга, ахры,бу ай миңа
Бигрәк матур булып тоела.
Туган көнең бүген синең, җаным,
Чын күңелдән сине котлыймын.
Иң-иң изге теләкләрне сиңа
Шушы шигырь аша юллыймын.
Иң зур теләк-саулык сиңа,бәгърем.
Авырлыклар килсә,бирешмә.
Кайнар хисләреңне суытмыйча,
Яратуым тоеп син яшә.
Сентябрьнең алтын яфраклары
Коела да җиргә коела.
Син туганга, ахры,бу ай миңа
Бигрәк матур булып тоела.
Туган көнең бүген синең, җаным,
Чын күңелдән сине котлыймын.
Иң-иң изге теләкләрне сиңа
Шушы шигырь аша юллыймын.
Иң зур теләк-саулык сиңа,бәгърем.
Авырлыклар килсә,бирешмә.
Кайнар хисләреңне суытмыйча,
Яратуым тоеп син яшә.
6 comments
для : Яратуым тоеп син яшә.
Минем белән бергә,янәшә!
... more
Минем белән бергә,янәшә!
... more
20 September 2015 at 17:50
Нравится
Блог.Лилия.
community-post.html
Саулык сорыйм һәр көн Ходаемнан
Якыннарым өчен,уземә.
Тормыш ямен тоеп яшәр өчен,
Сәламәтлек кирәк кешегә.
Бу дөньяның бөтен матурлыгы
Күренә бары саулык булганда.
Шөкер итеп яши белү кирәк,
Иң зур байлык-саулык булганга.
Мең рәхмәтләр укыйм Ходаема,
Саулыклардан,димен,аерма.
Бер килгәнбез икән, яшик әле
Нурлар чәчеп матур дөньяга.
Якыннарым өчен,уземә.
Тормыш ямен тоеп яшәр өчен,
Сәламәтлек кирәк кешегә.
Бу дөньяның бөтен матурлыгы
Күренә бары саулык булганда.
Шөкер итеп яши белү кирәк,
Иң зур байлык-саулык булганга.
Мең рәхмәтләр укыйм Ходаема,
Саулыклардан,димен,аерма.
Бер килгәнбез икән, яшик әле
Нурлар чәчеп матур дөньяга.
Блог.Лилия.
community-post.html
Мин ходайдан яңгыр сорадым,
Кушылып елар өчен күкләргә.
Мөлдерәмә тулган күңелемне
Кирәк иде миңа түгәргә.
Күз яшенә кушылып тамчылар,
Шыбыр-шыбыр җиргә тамдылар...
Яшерергә күпме теләсәм дә,
Йөзләремдә эзләр калдылар...
Күкләр кушылдымы,белмим, минме???
Без бербөтен идек бу мәлдә...
Яңгырдан соң ялтырап кояш чыкты.
Бушап калды минем күңел дә...
Кушылып елар өчен күкләргә.
Мөлдерәмә тулган күңелемне
Кирәк иде миңа түгәргә.
Күз яшенә кушылып тамчылар,
Шыбыр-шыбыр җиргә тамдылар...
Яшерергә күпме теләсәм дә,
Йөзләремдә эзләр калдылар...
Күкләр кушылдымы,белмим, минме???
Без бербөтен идек бу мәлдә...
Яңгырдан соң ялтырап кояш чыкты.
Бушап калды минем күңел дә...
3 comments
Блог.Лилия.
community-post.html
Яшьлекне сагынып.
Шомыртлы майларда ел саен
Яшьлеккә кайткандай булам мин.
Хуш истән башларым әйләнеп,
Рәхәт бер мизгелгә чумам мин.
Сиреньле майларда ел саен
Яшьлеккә кайткандай булам мин.
Сиреньнәр җырына кушылып,
Хыяллар иленә очам мин.
Алмагач чәчәге атканда
Яшьлеккә кайткандай булам мин.
Аклыкка сокланып,хисләрнең
Тәүгесен тойгандай булам мин.
Яшьлекне сагынып, майларда
Ел саен “исереп” алам мин.
Шомыртлы майларда ел саен
Яшьлеккә кайткандай булам мин.
Хуш истән башларым әйләнеп,
Рәхәт бер мизгелгә чумам мин.
Сиреньле майларда ел саен
Яшьлеккә кайткандай булам мин.
Сиреньнәр җырына кушылып,
Хыяллар иленә очам мин.
Алмагач чәчәге атканда
Яшьлеккә кайткандай булам мин.
Аклыкка сокланып,хисләрнең
Тәүгесен тойгандай булам мин.
Яшьлекне сагынып, майларда
Ел саен “исереп” алам мин.
Нэкъ вакытын туры китереп язгансын бу шигырьне,Лиль!!! Бик образлы,хисле килеп чыккан!!! Яз айларында башланып,ел буе,гомер буе дэвам итсен синен ижади тормышың!!!!
6 June 2015 at 18:04
Нравится
Блог.Лилия.
community-post.html
Кояшым.
Җылы тоям синең карашыңнан,
Тавышыңнан,һәрбер сүзеңнән.
Сөю назы тулган күзләреңнән,
Нур сибелгән якты йөзеңнән.
Җаным рәхәтләнә синең янда.
Күңел белән күңел сөйләшә.
Яратып туялмаган ике йөрәк
Гел булырга тели янәшә.
Яратуың тоеп яшәвемнән
Бәхетләргә күмелә тормышым.
Син бит минем күңел күгемдәге
Мәңге сүнмәс җылы кояшым.
Җылы тоям синең карашыңнан,
Тавышыңнан,һәрбер сүзеңнән.
Сөю назы тулган күзләреңнән,
Нур сибелгән якты йөзеңнән.
Җаным рәхәтләнә синең янда.
Күңел белән күңел сөйләшә.
Яратып туялмаган ике йөрәк
Гел булырга тели янәшә.
Яратуың тоеп яшәвемнән
Бәхетләргә күмелә тормышым.
Син бит минем күңел күгемдәге
Мәңге сүнмәс җылы кояшым.
Элбэттэ инде,мондый матур-татлы сузлэрдэн сон,Лилия,бу жылы кояш тагын да якынрак булыр,дигэн ометтэ калабыз!!! Яхшы язылган,яратканына яхшы гына барып ирешсен!!!
28 February 2015 at 15:50
Нравится
Блог.Лилия.
community-post.html
Алтын яфраклар илендә.
Алтын яфраклар илендә
Очраттым сине.
Син узең дә алтын кебек,
Бик затлы идең...
Яфракларга кушылып,
Күңелләр серләште.
Безнең хисләр сафлыгыннан
Җилләр көнләште.
Шундый рәхәт иде безгә
Шул серле илдә.
Кошлар моңына кушылды
Сөю көе дә...
Алтын яфраклар илендә
Очраттым сине.
Сары сагышлар иленә
Озаттың мине...
Алтын яфраклар илендә
Очраттым сине.
Син узең дә алтын кебек,
Бик затлы идең...
Яфракларга кушылып,
Күңелләр серләште.
Безнең хисләр сафлыгыннан
Җилләр көнләште.
Шундый рәхәт иде безгә
Шул серле илдә.
Кошлар моңына кушылды
Сөю көе дә...
Алтын яфраклар илендә
Очраттым сине.
Сары сагышлар иленә
Озаттың мине...
3 comments
Сагыш күлләре тирән шул,
Язмасын ла керергә....
... more
Язмасын ла керергә....
... more
9 November 2014 at 22:17
НравитсяК сожалению многие красивые и ,на первый взгляд, любовные встречи заканчиваются именно так. Отстаем мы, особенно мужчины, по части культуры, не умеем правильно изучать друг друга, эгоизм, то есть... more
10 November 2014 at 0:12
Нравится
Блог.Лилия.
community-post.html
Сары яфрак.
Көзге яфрак ята җирдә,
Сап-сары булган.
Әле генә өзелгән дә,
Ул җиргә кунган.
Сары яфрак, көзге яфрак...
Күңел тулы моң...
Түгелергә генә тора-
Бер саксыз кагыл...
Яфрак белән серләшәмен,
Кулыма алып.
Аңа да бит агачыннан
Аерылу авыр...
Сары яфрак, көзге яфрак...
Кем безне аңлар?
Керфегемә кунды яңгыр,
Ә яфракка-кар...
Көзге яфрак ята җирдә,
Сап-сары булган.
Әле генә өзелгән дә,
Ул җиргә кунган.
Сары яфрак, көзге яфрак...
Күңел тулы моң...
Түгелергә генә тора-
Бер саксыз кагыл...
Яфрак белән серләшәмен,
Кулыма алып.
Аңа да бит агачыннан
Аерылу авыр...
Сары яфрак, көзге яфрак...
Кем безне аңлар?
Керфегемә кунды яңгыр,
Ә яфракка-кар...
Блог.Лилия.
community-post.html
Син...
Төшләремә бик еш керәсең син,
Елмаясың,карап,ерактан.
Күпме еллар инде үтсәләр дә,
Син яшисең минем йөрәктә.
Алтын чәчләр,зәңгәр күзләреңне
Сагынам мин,шундый сагынам.
Синең матур,серле карашларың
Хәзергәчә җылыта җанымны.
Сине уйласам,нурга тула күңлем
Син җанымның гүя кояшы.
Янәшәмдә минем булмасаң да,
Син бит минем гомрем юлдашы...
Төшләремә бик еш керәсең син,
Елмаясың,карап,ерактан.
Күпме еллар инде үтсәләр дә,
Син яшисең минем йөрәктә.
Алтын чәчләр,зәңгәр күзләреңне
Сагынам мин,шундый сагынам.
Синең матур,серле карашларың
Хәзергәчә җылыта җанымны.
Сине уйласам,нурга тула күңлем
Син җанымның гүя кояшы.
Янәшәмдә минем булмасаң да,
Син бит минем гомрем юлдашы...
Ошибка загрузки страницы. Повторная попытка через 5 сек.