Отписывайтесь от событий, которые не интересны
Чтобы отписаться от новостей другого пользователя, щелкните на значке настроек в этом событии и выберите нужный пункт.
Матур әдәбият
community-post.html
Чакырасың үзеңә
Зимфира Исламова
Сагынуым чиктән ашкач,
Төшләремә керәсең.
Мине шулай юатырга
Телисең син, күрәсең.
Кулларыңны сузасың да
Чакырасың үзеңә.
Ә мин һаман читтән генә
Карап торам күзеңә,
Синең зәңгәр күзеңә.
Оялчан саф яратуым
Тәүләп сиңа кабынды.
Әмма янәшә барырга
Кыюлары табылды.
Кулларыңны сузасың да
Чакырасың үзеңә.
Ә мин һаман читтән генә
Карап торам күзеңә,
Синең назлы күзеңә.
Сөю хисем җырлар булып
Ташыса да күңелдән,
Яннарыңа бара алмыйм –
Син бит ялгыз түгел лә...
Кулларыңны сузасың да
Чакырасың үзеңә.
Ә мин һаман карап торам
Читтән генә күзеңә,
Синең моңлы күзеңә. more…
Зимфира Исламова
Сагынуым чиктән ашкач,
Төшләремә керәсең.
Мине шулай юатырга
Телисең син, күрәсең.
Кулларыңны сузасың да
Чакырасың үзеңә.
Ә мин һаман читтән генә
Карап торам күзеңә,
Синең зәңгәр күзеңә.
Оялчан саф яратуым
Тәүләп сиңа кабынды.
Әмма янәшә барырга
Кыюлары табылды.
Кулларыңны сузасың да
Чакырасың үзеңә.
Ә мин һаман читтән генә
Карап торам күзеңә,
Синең назлы күзеңә.
Сөю хисем җырлар булып
Ташыса да күңелдән,
Яннарыңа бара алмыйм –
Син бит ялгыз түгел лә...
Кулларыңны сузасың да
Чакырасың үзеңә.
Ә мин һаман карап торам
Читтән генә күзеңә,
Синең моңлы күзеңә. more…
Зульфира Сафина
Афэрин, Зимфира ханым!
16 May 2019 at 15:42
НравитсяӘлфия Хәйретдинова
Супер!
20 September 2020 at 19:50
Нравится
Матур әдәбият
3 February 2019 at 23:00
- edited
community-post.html
Их, буран...
Беркемгә хаҗәтем юк, диеп,
Җил йөри, сукранып урамда.
Хыялым өермә минем дә,
Тынгылык сулышы – буранда.
Аклык ул һәрвакыт шатлыкмы –
Тоташкан җир һәм күк арасы.
Маягы күз йомган дөньяга
Таякка тотынып барасы...
Каршыма киереп ачкан да
Сарае ишеген ак буран,
Башыңны и, диеп эндәшә,
Эзләсәң сукмакның такырын.
Их, буран, белмисең хәлемне –
Миңамы сукмакның такыры?
Язмышым – катканак юлларда,
Диварда – медальнең бакыры...
Хакыйкать терәген эзләдем,
Җәяүле бурандай, түбәннән;
Язларга кергәнне көтмичә
Борынлап өлгергән үләннән.
Өлешем – көмешкә дә риза,
Кызганып улама тирәмдә. more…
Беркемгә хаҗәтем юк, диеп,
Җил йөри, сукранып урамда.
Хыялым өермә минем дә,
Тынгылык сулышы – буранда.
Аклык ул һәрвакыт шатлыкмы –
Тоташкан җир һәм күк арасы.
Маягы күз йомган дөньяга
Таякка тотынып барасы...
Каршыма киереп ачкан да
Сарае ишеген ак буран,
Башыңны и, диеп эндәшә,
Эзләсәң сукмакның такырын.
Их, буран, белмисең хәлемне –
Миңамы сукмакның такыры?
Язмышым – катканак юлларда,
Диварда – медальнең бакыры...
Хакыйкать терәген эзләдем,
Җәяүле бурандай, түбәннән;
Язларга кергәнне көтмичә
Борынлап өлгергән үләннән.
Өлешем – көмешкә дә риза,
Кызганып улама тирәмдә. more…
Матур әдәбият
community-post.html
Әле минем синле чагым
Әле минем синле чагым –
Көлә-көлә,
Йөзләремдә кояш бии.
Үзем кояш
Кызы булдым – нәрсә диим?!
Әле минем синле чагым:
Очам, гүя
Аякларым тими җиргә.
Исем китми
Итәгемнән тарткан җилгә.
Әле минем синле чагым.
Кочак-кочак
Бәхет түши эзләремә
Алтын кулы
Мәхәббәтле көзләремнең.
Әле минем синле чагым!
Сукмак буйлап
Китүеңне, кайту диеп
Белгән чагым.
Тайпылдыңмы, күзләр тиеп?
Әле минем синле чагым...
Әле минем синле чагым –
Көлә-көлә,
Йөзләремдә кояш бии.
Үзем кояш
Кызы булдым – нәрсә диим?!
Әле минем синле чагым:
Очам, гүя
Аякларым тими җиргә.
Исем китми
Итәгемнән тарткан җилгә.
Әле минем синле чагым.
Кочак-кочак
Бәхет түши эзләремә
Алтын кулы
Мәхәббәтле көзләремнең.
Әле минем синле чагым!
Сукмак буйлап
Китүеңне, кайту диеп
Белгән чагым.
Тайпылдыңмы, күзләр тиеп?
Әле минем синле чагым...
Матур әдәбият
community-post.html
Татымый калган алмам
Зимфира Исламова
Көтмәгәндә кабындың син,
Ай янында йолдызым.
Йөрәгемне биләп алдың,
Уйлап йөрим көнозын
Гел күрәсем килеп тора,
Шуңа багам күкләргә.
Ай янында якты йолдыз
Өмет коя күпләргә.
Тик язмышлар ерак-ерак –
Җир белән күк арасы.
Сине бер күрер өчен
Айга кадәр барасы...
Татымый калган алмам син,
Язылмый калган җырым;
Сагышлар да юа алмас
Шатлыгымның иң зуры!
Зимфира Исламова
Көтмәгәндә кабындың син,
Ай янында йолдызым.
Йөрәгемне биләп алдың,
Уйлап йөрим көнозын
Гел күрәсем килеп тора,
Шуңа багам күкләргә.
Ай янында якты йолдыз
Өмет коя күпләргә.
Тик язмышлар ерак-ерак –
Җир белән күк арасы.
Сине бер күрер өчен
Айга кадәр барасы...
Татымый калган алмам син,
Язылмый калган җырым;
Сагышлар да юа алмас
Шатлыгымның иң зуры!
Матур әдәбият
community-post.html
Язмышның карталары
Зимфира Исламова
Кемнең кулы тараткандыр
Язмышларның картасын –
Юл башына син чыкканда,
Мин үткәнмен яртысын.
Син сокланып ал таңнарга
Күзең ачкан чагыңда,
Ай моңланып нурын койган
Минем миләш янында.
Танышканда дөнья белән
Син яшь килеш бөредә,
Минем инде агачларым
Пешкән җимеш бирделәр.
Борылыр да идем юлдан,
Сиңа илтсә сукмаклар –
Өшемәсен, диеп, җаның,
Яклар өчен һәм саклар...
Зимфира Исламова
Кемнең кулы тараткандыр
Язмышларның картасын –
Юл башына син чыкканда,
Мин үткәнмен яртысын.
Син сокланып ал таңнарга
Күзең ачкан чагыңда,
Ай моңланып нурын койган
Минем миләш янында.
Танышканда дөнья белән
Син яшь килеш бөредә,
Минем инде агачларым
Пешкән җимеш бирделәр.
Борылыр да идем юлдан,
Сиңа илтсә сукмаклар –
Өшемәсен, диеп, җаның,
Яклар өчен һәм саклар...
Матур әдәбият
community-post.html
Ялгышма
Зимфира Исламова
Син бит инде бер югалып озак,
Килеп кердең минем язмышка.
Икеләнеп гомер уртасында,
Китәм, дисең... кабат ялгышма.
Сан буенча аз булмады җирдә
Сине, мине читтән сөюче.
Тик без икәү күкләр каршысында:
“Син – бергенәм минем!” – диюче.
Йөрәк йөрәк белән охшаш түгел,
Яратулар була төрлечә.
Күзне күздән алмый, сөеп кенә
Яшик, дигән идек, йөзгәчә...
Мин – язларның тәүге сөю җыры,
Шомыртларның ап-ак чәчкәсе...
Оныталсаң, оныт барысын да,
Тик күзләрең сагыш чәчмәсен.
Чын бәхетне җирдә тоядыр ул
Тугры калган гына антына.
Кичерергә була хаталарны,
Киселмәсә юллар артыңа. more…
Зимфира Исламова
Син бит инде бер югалып озак,
Килеп кердең минем язмышка.
Икеләнеп гомер уртасында,
Китәм, дисең... кабат ялгышма.
Сан буенча аз булмады җирдә
Сине, мине читтән сөюче.
Тик без икәү күкләр каршысында:
“Син – бергенәм минем!” – диюче.
Йөрәк йөрәк белән охшаш түгел,
Яратулар була төрлечә.
Күзне күздән алмый, сөеп кенә
Яшик, дигән идек, йөзгәчә...
Мин – язларның тәүге сөю җыры,
Шомыртларның ап-ак чәчкәсе...
Оныталсаң, оныт барысын да,
Тик күзләрең сагыш чәчмәсен.
Чын бәхетне җирдә тоядыр ул
Тугры калган гына антына.
Кичерергә була хаталарны,
Киселмәсә юллар артыңа. more…
Матур әдәбият
community-post.html
Кылыймчы бер гамәл
Зимфира Исламова
Ашкынып килдем мин елганың ярына,
Түземлек калмагач җанымның зарына.
Тын гына утырдым, суларның агышы
Еракка илтәр, дип, йөрәгем сагышын.
Камышлар шаулаша – борчыла камышлар:
Миңа ник насыйп соң буталган язмышлар?
Шыр ачык ялгышлар сандыгы кулымда –
Киртәләр өярме барасы юлымда...
Юл башым күренми. Күптәннән ул артта...
Сагышлар төялгән янчыгым гел арта.
Фәрештәм канаты салынып төшкәнче,
Кылыймчы бер гамәл, комнан бау ишкәнче.
Узгынчы түгел бит мин гомер кырында,
Өметнең бер шәме ышаныч кулында.
Үткәнгә үкенеп кирәкми еларга – more…
Зимфира Исламова
Ашкынып килдем мин елганың ярына,
Түземлек калмагач җанымның зарына.
Тын гына утырдым, суларның агышы
Еракка илтәр, дип, йөрәгем сагышын.
Камышлар шаулаша – борчыла камышлар:
Миңа ник насыйп соң буталган язмышлар?
Шыр ачык ялгышлар сандыгы кулымда –
Киртәләр өярме барасы юлымда...
Юл башым күренми. Күптәннән ул артта...
Сагышлар төялгән янчыгым гел арта.
Фәрештәм канаты салынып төшкәнче,
Кылыймчы бер гамәл, комнан бау ишкәнче.
Узгынчы түгел бит мин гомер кырында,
Өметнең бер шәме ышаныч кулында.
Үткәнгә үкенеп кирәкми еларга – more…
Матур әдәбият
community-post.html
2:49
[ - ][ md5 ][ М ][X]Мин сине ничек яраттым (муз.Сара Садыкова сл. Равиль Файзуллин) Оркестр народных инструментов "Казан нуры"Зухра Камалuploaded: - id536989943
00:00
Матур әдәбият
16 January 2018 at 0:12
- edited
community-post.html
Яраттым
Зимфира Исламова
Мин сине бик озак яраттым –
Йолдызлар гомерен санарлык.
Галәмгә сузылган сөюдә
Гасырлар мизгелдәй янарлык.
Мин сине бик көчле яраттым –
Вулканнар ташларын атарлык,
Диңгезнең дулкыны бәрелеп
Кыялы ярларны ватарлык.
Мин сине бик кайнар яраттым –
Кояшның үзәге кызарлык,
Учакта дөрләгән утынның
Кузлары ялкынын узарлык.
Мин сине бик назлы яраттым –
Талларның песие көнләрлек.
Исерткеч куенда төн өчен
Сөюсез бер гомер түләрлек...
Зимфира Исламова
Мин сине бик озак яраттым –
Йолдызлар гомерен санарлык.
Галәмгә сузылган сөюдә
Гасырлар мизгелдәй янарлык.
Мин сине бик көчле яраттым –
Вулканнар ташларын атарлык,
Диңгезнең дулкыны бәрелеп
Кыялы ярларны ватарлык.
Мин сине бик кайнар яраттым –
Кояшның үзәге кызарлык,
Учакта дөрләгән утынның
Кузлары ялкынын узарлык.
Мин сине бик назлы яраттым –
Талларның песие көнләрлек.
Исерткеч куенда төн өчен
Сөюсез бер гомер түләрлек...
Матур әдәбият
community-post.html
Яңа ел теләкләре
Зимфира Исламова
Әфлисунлы, мандаринлы
Яңа ел таңы туа!
Сабый кебек самими ул,
Бераз елак та бугай.
Кызыл әтәч, сары маэмай...
Еллар шулай баралар.
Көнчыгышлар ничек атый –
Безгә алар барыбер:
Ник юрыйлар атамадан
Елның ничек киләсен?
Табыннарга ни куярга,
Нинди күлмәк киясен...
Бәхетле яшәү серләре
Өс киемендә түгел.
Илдә бәрәкәт булсын ул,
Кояшлы булсын күгең!
Тыныч булсын тормышыбыз,
Уңдырышлы басулар!
Табигать иркен суласын,
Булмасын су басулар.
Эшләп җыйган мал-мөлкәтне
Ялмамасын ялкыннар.
Тетрәнмәсә иде таулар,
Котырмасын салкыннар...
Ә елның ничек узасы more…
Зимфира Исламова
Әфлисунлы, мандаринлы
Яңа ел таңы туа!
Сабый кебек самими ул,
Бераз елак та бугай.
Кызыл әтәч, сары маэмай...
Еллар шулай баралар.
Көнчыгышлар ничек атый –
Безгә алар барыбер:
Ник юрыйлар атамадан
Елның ничек киләсен?
Табыннарга ни куярга,
Нинди күлмәк киясен...
Бәхетле яшәү серләре
Өс киемендә түгел.
Илдә бәрәкәт булсын ул,
Кояшлы булсын күгең!
Тыныч булсын тормышыбыз,
Уңдырышлы басулар!
Табигать иркен суласын,
Булмасын су басулар.
Эшләп җыйган мал-мөлкәтне
Ялмамасын ялкыннар.
Тетрәнмәсә иде таулар,
Котырмасын салкыннар...
Ә елның ничек узасы more…
Матур әдәбият
community-post.html
Яфрак ярган чак
Зимфира Исламова
Парлап атлап үткән сукмакларга
Ничә тапкыр яфрак коелды...
Заман җиле каты искән саен
Агач бөресенә сыендым.
Шыр ялангач агачларны түгел,
Яфрак ярган чакны сагынам.
Истәлеккә калган мәхәббәтнең
Яшел җепселенә кагылам.
Кору түгел, бөре уянуы
Яшәү серләренә өйрәтте.
Гашыйкларга тансык җан җылысы –
Ачыласы бөре йөрәктә.
Кар болыты ләйсән булып яуды,
Күңелемә кояш карагач.
...Бөресенә нурлар төшсә генә
Шаулап яфрак яра бар агач.
Зимфира Исламова
Парлап атлап үткән сукмакларга
Ничә тапкыр яфрак коелды...
Заман җиле каты искән саен
Агач бөресенә сыендым.
Шыр ялангач агачларны түгел,
Яфрак ярган чакны сагынам.
Истәлеккә калган мәхәббәтнең
Яшел җепселенә кагылам.
Кору түгел, бөре уянуы
Яшәү серләренә өйрәтте.
Гашыйкларга тансык җан җылысы –
Ачыласы бөре йөрәктә.
Кар болыты ләйсән булып яуды,
Күңелемә кояш карагач.
...Бөресенә нурлар төшсә генә
Шаулап яфрак яра бар агач.
Матур әдәбият
community-post.html
Нинди хәбәр алып килер таңнар
Зимфира Исламова
Әле уңнан, әле сулдан бәрә
Күзе сукыр буранлы давыл.
Тавык йоны кебек йолыккалый –
Түбәләре очкан йорт авар.
Нинди хәбәр алып килер таңнар
Акшарланган газиз җиремә?
Тынычланмас бу җил, җиткермичә
Бер башлаган эшен җиренә.
“Милләт яшен тиздән сөртер” дигән
Ак өметләр инде саргайды.
Әнә бүген тәрәз артларында
Җаны купкан Җиһан сагайды...
Күктә йөзә кара болыт. Гүя
Киләчәкне каплап куйганнар.
Нинди хәбәр алып килер таңнар –
Фараз кылып, кемнәр туйганнар?!
Зимфира Исламова
Әле уңнан, әле сулдан бәрә
Күзе сукыр буранлы давыл.
Тавык йоны кебек йолыккалый –
Түбәләре очкан йорт авар.
Нинди хәбәр алып килер таңнар
Акшарланган газиз җиремә?
Тынычланмас бу җил, җиткермичә
Бер башлаган эшен җиренә.
“Милләт яшен тиздән сөртер” дигән
Ак өметләр инде саргайды.
Әнә бүген тәрәз артларында
Җаны купкан Җиһан сагайды...
Күктә йөзә кара болыт. Гүя
Киләчәкне каплап куйганнар.
Нинди хәбәр алып килер таңнар –
Фараз кылып, кемнәр туйганнар?!
Матур әдәбият
community-post.html
Сөю каргалары
Зимфира Исламова
Аңлашылмый әллә миңа гына,
Аңлашылмый әллә сиңа гына
Бу тормышның язган кануннары?!
Син дә, мин дә Кеше генә бары:
Мәшәкатьнең туа яңалары,
Кутырлатып иске яраларны.
Ике ярда калдык елгаларның,
Төштә генә килеп күпер салдың.
Бу халәтне тик мин беләм бары,
Бу халәтне син беләсең бары –
Сагыну дип аны атыйлармы,
Йолдыз булып җаннар атыламы,
Яшьлегемә кире кайтулармы –
Аткан уктай сиңа тартыламын.
“Мин дә... – дисең син дә, калтыранып, –
Акылымнан, ахры, аркыламын”.
Ә кануннар – сөю каргалары –
Аердылар шулар гына бары,
Ә кануннар – сөю каргалары – more…
Зимфира Исламова
Аңлашылмый әллә миңа гына,
Аңлашылмый әллә сиңа гына
Бу тормышның язган кануннары?!
Син дә, мин дә Кеше генә бары:
Мәшәкатьнең туа яңалары,
Кутырлатып иске яраларны.
Ике ярда калдык елгаларның,
Төштә генә килеп күпер салдың.
Бу халәтне тик мин беләм бары,
Бу халәтне син беләсең бары –
Сагыну дип аны атыйлармы,
Йолдыз булып җаннар атыламы,
Яшьлегемә кире кайтулармы –
Аткан уктай сиңа тартыламын.
“Мин дә... – дисең син дә, калтыранып, –
Акылымнан, ахры, аркыламын”.
Ә кануннар – сөю каргалары –
Аердылар шулар гына бары,
Ә кануннар – сөю каргалары – more…
Матур әдәбият
community-post.html
Нәрсә көтә безне
Зимфира Исламова
Мәктәп өсләреннән козгын оча,
Ябышырга тора бугазга.
Бүгеннән үк чукып алыр иде,
Рөхсәт көтә өстән – бик азга.
Зур түрәләр кәгазь кыштырдата,
Чабар өчен татар тамырын.
Томаулаган аталарда телнең
Мин ышанмыйм яклау табарын.
Сез кайда соң, яшел байрак тотып
“Милләтпәрвәр – без!” – дип кычкырган?
Әллә сезнең куллар богаулымы,
Көтәсезме күктән бер фәрман?
Менә хәзер кирәк сезнең ярдәм,
Нарасыйлар телсез калганчы.
Юк шул инде Җәлилчеләр бүген,
“Халкым”, – диеп кыю көрәшкәннәр
Соңгы сулышларын алганчы.
Ә без нәрсә – “гаепле”ләр инде, more…
Зимфира Исламова
Мәктәп өсләреннән козгын оча,
Ябышырга тора бугазга.
Бүгеннән үк чукып алыр иде,
Рөхсәт көтә өстән – бик азга.
Зур түрәләр кәгазь кыштырдата,
Чабар өчен татар тамырын.
Томаулаган аталарда телнең
Мин ышанмыйм яклау табарын.
Сез кайда соң, яшел байрак тотып
“Милләтпәрвәр – без!” – дип кычкырган?
Әллә сезнең куллар богаулымы,
Көтәсезме күктән бер фәрман?
Менә хәзер кирәк сезнең ярдәм,
Нарасыйлар телсез калганчы.
Юк шул инде Җәлилчеләр бүген,
“Халкым”, – диеп кыю көрәшкәннәр
Соңгы сулышларын алганчы.
Ә без нәрсә – “гаепле”ләр инде, more…
Матур әдәбият
16 October 2017 at 19:46
- edited
community-post.html
Яныйммы соң
Зимфира Исламова
Учак булып яныйммы соң су буенда,
Сары шәлен талның ябынып?
Әллә җәза шулмы җәйге матурлыкка –
Тал-тирәкләр киткән кабынып.
Бәхетенең соңгы гамен яфрак белә:
Күпме мәдхияләр укыма,
Сары-сары яшьләр коеп, бәхилләшеп,
Төшә алар учак утына.
Яна яфрак, нурга күмеп тирә-якны,
Тәкъдиреннән ары китә(а)лмый.
Янып каласыңмы, корып төшәсеңме –
Яшәү чиген беркем үтә(а)лмый.
Дәверендә гүзәллекне тудырмаган
Сокландырмый җирдә суалчан.
Ялкынымнан алтын яфрак көнләшерлек
Бер мизгеллек балкыш булсамчы!..
Зимфира Исламова
Учак булып яныйммы соң су буенда,
Сары шәлен талның ябынып?
Әллә җәза шулмы җәйге матурлыкка –
Тал-тирәкләр киткән кабынып.
Бәхетенең соңгы гамен яфрак белә:
Күпме мәдхияләр укыма,
Сары-сары яшьләр коеп, бәхилләшеп,
Төшә алар учак утына.
Яна яфрак, нурга күмеп тирә-якны,
Тәкъдиреннән ары китә(а)лмый.
Янып каласыңмы, корып төшәсеңме –
Яшәү чиген беркем үтә(а)лмый.
Дәверендә гүзәллекне тудырмаган
Сокландырмый җирдә суалчан.
Ялкынымнан алтын яфрак көнләшерлек
Бер мизгеллек балкыш булсамчы!..
Матур әдәбият
community-post.html
Сөмбелгә тиң яратылган
Зимфира Исламова
Җиһан учыннан коелган
Без – ике энҗе бөртек.
Сәгадәт кенә юрады
Ай, яшьле күзен сөртеп.
Язның ямен сыендырган
Назга тулы кочаклар...
Тын алуны да онытып,
Басып торган ул чаклар!
Татлы серләр – йолдызлардан
Җиргә сибелгән нурлар,
Үзләренә әйдәп тора
Киек каз үткән юллар.
Сөмбелгә тиң яратылган
Оялчан тамчы гөлләр –
Безне читтән күзләгәннәр:
“Пар аккошлар сез”, – диләр.
Зимфира Исламова
Җиһан учыннан коелган
Без – ике энҗе бөртек.
Сәгадәт кенә юрады
Ай, яшьле күзен сөртеп.
Язның ямен сыендырган
Назга тулы кочаклар...
Тын алуны да онытып,
Басып торган ул чаклар!
Татлы серләр – йолдызлардан
Җиргә сибелгән нурлар,
Үзләренә әйдәп тора
Киек каз үткән юллар.
Сөмбелгә тиң яратылган
Оялчан тамчы гөлләр –
Безне читтән күзләгәннәр:
“Пар аккошлар сез”, – диләр.
Матур әдәбият
community-post.html
Кабын әле
Зимфира Исламова
Уятырга телим йөрәгеңне,
Уятырга...
Тагын бер кат дөрләп ян әле.
Тәүге хисләр кабатланыр димим –
Чорнап алган халәт яңа әле.
Кабын әле көзге ялкын булып,
Ялкын булып
Усак, өрәңгегә ялганып.
Соң мәхәббәт җанны назга төрә,
Мөһим түгел безгә калганы...
Яшьлектәге сөю кире кайтмас,
Кире кайтмас,
Гөлләр, көлеп, күзен ачса да.
Кашкарыйлар көзгә ямь бирәләр,
Нәфис мәкләр күптән качса да.
Йөрәктәге хисләр куандыра,
Куандыра:
Яшәү көче исән, үлмәгән!
Юеш түмгәк булып пыскып кына
Яшәсеннәр, сөя белмәгән...
Зимфира Исламова
Уятырга телим йөрәгеңне,
Уятырга...
Тагын бер кат дөрләп ян әле.
Тәүге хисләр кабатланыр димим –
Чорнап алган халәт яңа әле.
Кабын әле көзге ялкын булып,
Ялкын булып
Усак, өрәңгегә ялганып.
Соң мәхәббәт җанны назга төрә,
Мөһим түгел безгә калганы...
Яшьлектәге сөю кире кайтмас,
Кире кайтмас,
Гөлләр, көлеп, күзен ачса да.
Кашкарыйлар көзгә ямь бирәләр,
Нәфис мәкләр күптән качса да.
Йөрәктәге хисләр куандыра,
Куандыра:
Яшәү көче исән, үлмәгән!
Юеш түмгәк булып пыскып кына
Яшәсеннәр, сөя белмәгән...
Матур әдәбият
10 August 2017 at 21:26
- edited
community-post.html
Җәйләреңне озайтырга телим
Зимфира Исламова
Менә тагын синең янга киләм,
Дөнья мәшәкатен куам да,
Җиләс җилнең өрфә канатында
Җәйнең соңгы таңы туганда.
Җәйме, кышмы – беләм: синең өчен
Үз кояшың балкый күгеңдә –
Кояш булалмадым. Сизмәссеңдер
Суынган җәй нурын бүген дә.
Ләкин бармы башка йөрәк сине
Минем йөрәк сыман сөюче?
Үзең кояш миңа, үзең – кояш,
Читтән якты нурын сибүче.
Эссе җәй дә җетелеген җуйды,
Бу килүем нокта булырмы...
Салкыннарга әзерләнә башлап,
Күңел бакчам чыкка тулырмы?
Кочак-кочак бәйләм җыеп киләм,
Сөю гөлем калганчы сулып.
Җәйләреңне озайтырга телим, more…
Зимфира Исламова
Менә тагын синең янга киләм,
Дөнья мәшәкатен куам да,
Җиләс җилнең өрфә канатында
Җәйнең соңгы таңы туганда.
Җәйме, кышмы – беләм: синең өчен
Үз кояшың балкый күгеңдә –
Кояш булалмадым. Сизмәссеңдер
Суынган җәй нурын бүген дә.
Ләкин бармы башка йөрәк сине
Минем йөрәк сыман сөюче?
Үзең кояш миңа, үзең – кояш,
Читтән якты нурын сибүче.
Эссе җәй дә җетелеген җуйды,
Бу килүем нокта булырмы...
Салкыннарга әзерләнә башлап,
Күңел бакчам чыкка тулырмы?
Кочак-кочак бәйләм җыеп киләм,
Сөю гөлем калганчы сулып.
Җәйләреңне озайтырга телим, more…
Матур әдәбият
community-post.html
Сурәт
Зимфира Исламова
Кулларымда икәү төшкән
Аклы-каралы сурәт.
Ничек таптым?! Кызым йөри:
“Күрсәт, – дип, – миңа күрсәт”.
Елмаеп тора үткәннән
Аклы-каралы бәхет.
Бер-берсенә елышканнар,
Күз карашлары – бәрхет.
Бу карашка сыйган Галәм,
Бар матурлык, гүзәллек!
Сөю җыры ургыладыр,
Үзәкләрне өзәрлек...
Егет башын кыңгыр салган,
Кызы – назлы гөлчәчәк.
...Пар күгәрчен гөрләшкәндәй,
Йөргәнбез шатлык чәчеп.
Икебез дә йөрәктәге
Хис ташкынын тыймадык.
Бер сурәткә сыйганбыз да
Бер язмышка сыймадык...
Зимфира Исламова
Кулларымда икәү төшкән
Аклы-каралы сурәт.
Ничек таптым?! Кызым йөри:
“Күрсәт, – дип, – миңа күрсәт”.
Елмаеп тора үткәннән
Аклы-каралы бәхет.
Бер-берсенә елышканнар,
Күз карашлары – бәрхет.
Бу карашка сыйган Галәм,
Бар матурлык, гүзәллек!
Сөю җыры ургыладыр,
Үзәкләрне өзәрлек...
Егет башын кыңгыр салган,
Кызы – назлы гөлчәчәк.
...Пар күгәрчен гөрләшкәндәй,
Йөргәнбез шатлык чәчеп.
Икебез дә йөрәктәге
Хис ташкынын тыймадык.
Бер сурәткә сыйганбыз да
Бер язмышка сыймадык...
Матур әдәбият
community-post.html
Тимер юл вокзалында
Язгы су ташкыны ургыла
Тимер юл вокзалына:
Кешеләр каяндыр кайталар,
Мосафир, төенен өстерәп,
Юнәлә вагонына.
Кем генә болганмый калгандыр
Бу тормыш казанында?!
Кешелек мәңгелек сәфәрдә.
Намазга басканы сәҗдәдә
Пышылдый азанын да.
Бәхеткә ирешкән кавыша
Тимер юл вокзалында.
Кем анда озакка хушлашкан –
Тыннары кысыла вокзалның
Буш калган ак залында.
...Тамаша кылырга вокзалга
Карт килә, кабаланып.
Әллә ул, кирегә укталып,
Поездлар эзе буйлап
Яшьлеген, сөюен көтәме,
Шул вокзалда тулганып?..
Язгы су ташкыны ургыла
Тимер юл вокзалына:
Кешеләр каяндыр кайталар,
Мосафир, төенен өстерәп,
Юнәлә вагонына.
Кем генә болганмый калгандыр
Бу тормыш казанында?!
Кешелек мәңгелек сәфәрдә.
Намазга басканы сәҗдәдә
Пышылдый азанын да.
Бәхеткә ирешкән кавыша
Тимер юл вокзалында.
Кем анда озакка хушлашкан –
Тыннары кысыла вокзалның
Буш калган ак залында.
...Тамаша кылырга вокзалга
Карт килә, кабаланып.
Әллә ул, кирегә укталып,
Поездлар эзе буйлап
Яшьлеген, сөюен көтәме,
Шул вокзалда тулганып?..
Матур әдәбият
community-post.html
Хыял болыты
ЗимфираИслам
Күңел түремдә йөрсәң дә,
Син бик тә ерак бүген –
Ак болытка әверелгән
Назлы хыялым минем.
Кара түгел, соры түгел,
Ак кына мамык-болыт
Ымсындыра, ашкындыра
Күкләргә, тургай булып!
Хыялымның ак болыты,
Миннән бер дә калмыйсың;
Яңгыр булып та яумыйсың,
Күңелгә шом салмыйсың;
Яшен булып яшьнәмисең,
Яныңа да дәшмисең...
Кояш тирәли елмаеп
Йөзәсең дә йөзәсең,
Күңелемә наз тутырып
Ак нурыңны сибәсең –
Зәңгәр күктән күзәтергә
Язган сине, күрәсең...
Буем җитмәслек булсаң да,
Күз алдымда син гелән,
Ак болытка әверелгән
Назлы хыялым минем.
Хыял булып калуыңа more…
ЗимфираИслам
Күңел түремдә йөрсәң дә,
Син бик тә ерак бүген –
Ак болытка әверелгән
Назлы хыялым минем.
Кара түгел, соры түгел,
Ак кына мамык-болыт
Ымсындыра, ашкындыра
Күкләргә, тургай булып!
Хыялымның ак болыты,
Миннән бер дә калмыйсың;
Яңгыр булып та яумыйсың,
Күңелгә шом салмыйсың;
Яшен булып яшьнәмисең,
Яныңа да дәшмисең...
Кояш тирәли елмаеп
Йөзәсең дә йөзәсең,
Күңелемә наз тутырып
Ак нурыңны сибәсең –
Зәңгәр күктән күзәтергә
Язган сине, күрәсең...
Буем җитмәслек булсаң да,
Күз алдымда син гелән,
Ак болытка әверелгән
Назлы хыялым минем.
Хыял булып калуыңа more…
Матур әдәбият
community-post.html
Ишегең келәдә
Зимфира Исламова
Мин кайттым.
Ишегең – келәдә.
Көткәнсең, мин беләм:
Тәрәзәң яп-якты!
Түземең беткәндер,
Ахыры, синең дә.
Кабаттан язмышлар
Аймылыш булсынга,
Бикләнеп куйгансың –
Ишегең келәдә...
Ә кайчан ачарсың,
Бер Ходай беләдер...
Ялгыш та сорамыйм:
Өзелер бәллүрдәй
Иртәнге хыялым.
...Гафулар үтенеп,
Ишегең келәсе
Хушлашты оялып.
Зимфира Исламова
Мин кайттым.
Ишегең – келәдә.
Көткәнсең, мин беләм:
Тәрәзәң яп-якты!
Түземең беткәндер,
Ахыры, синең дә.
Кабаттан язмышлар
Аймылыш булсынга,
Бикләнеп куйгансың –
Ишегең келәдә...
Ә кайчан ачарсың,
Бер Ходай беләдер...
Ялгыш та сорамыйм:
Өзелер бәллүрдәй
Иртәнге хыялым.
...Гафулар үтенеп,
Ишегең келәсе
Хушлашты оялып.
Матур әдәбият
community-post.html
Бәхет
Баллы алма түгел җирдә яшәүләре,
“Мин – бәхетсез”, – ләкин димәдем.
Синең керфек сирпеп алуыңнан да мин
Бер тәгамлек бәхет эзләдем.
Шул бәхетем илтте гомер үрләренә,
Һәр иртәмә шатлык китерде.
Ул бәхетне юды челтер чишмә суы,
Көлә-көлә, кояш киптерде.
Бәхетемне җилләр, куенына салып,
Назлы җырлар көйләп тирбәтте.
Көмеш айдан нурлар җыйган татлы бәхет
Хәтерләтте миңа ширбәтне.
Бу дөньядан, бер көн килеп, китә калсам,
Бәхетемне сиңа калдырам.
Йолдыз булып төнен балкып янар да ул
Алларыңа гөлләр яудырыр.Зимфира Ислам
Баллы алма түгел җирдә яшәүләре,
“Мин – бәхетсез”, – ләкин димәдем.
Синең керфек сирпеп алуыңнан да мин
Бер тәгамлек бәхет эзләдем.
Шул бәхетем илтте гомер үрләренә,
Һәр иртәмә шатлык китерде.
Ул бәхетне юды челтер чишмә суы,
Көлә-көлә, кояш киптерде.
Бәхетемне җилләр, куенына салып,
Назлы җырлар көйләп тирбәтте.
Көмеш айдан нурлар җыйган татлы бәхет
Хәтерләтте миңа ширбәтне.
Бу дөньядан, бер көн килеп, китә калсам,
Бәхетемне сиңа калдырам.
Йолдыз булып төнен балкып янар да ул
Алларыңа гөлләр яудырыр.Зимфира Ислам
4 comments
Матур әдәбият
community-post.html
Сагынып туймыйм
Торналар алып киттеме –
Яшьлек хисләрен тоймыйм.
Сөюләрнең төсе уңды,
Сагынып кына туймыйм.
Хәтер яулыгын чигәмен,
Вакыт агышын тоймыйм.
Бисер-еллар тезелеп уза –
Сагынулардан туймыйм.
Очрашырбыз дигән сүздән
Шатлык сулышын тоймыйм:
Баштан-аяк син ятныкы,
Сагынып кына туймыйм.ЗимфираИслам
Торналар алып киттеме –
Яшьлек хисләрен тоймыйм.
Сөюләрнең төсе уңды,
Сагынып кына туймыйм.
Хәтер яулыгын чигәмен,
Вакыт агышын тоймыйм.
Бисер-еллар тезелеп уза –
Сагынулардан туймыйм.
Очрашырбыз дигән сүздән
Шатлык сулышын тоймыйм:
Баштан-аяк син ятныкы,
Сагынып кына туймыйм.ЗимфираИслам
Матур әдәбият
community-post.html
Кемнәрдә нинди
Кемнәрдә нинди сагыштыр,
Ә миндә – шул бер сагыш.
Өчләтә артып кайта ул,
Онытылып куйсам ялгыш.
Кемнәрдә нинди ялгыштыр,
Миндә – гомерлек ялгыш.
Югалткач кына аңладым:
Ул булган иң зур табыш.
Кемнәрдә нинди табыштыр,
Сөюдә минем табыш.
Шуңадыр, башым имичә,
Офыкка гына багыш.
Кемнәрнең нигә багыштыр,
Өметкә минем багыш.
Төннәрне якты көн итә
Яшьлектән килгән балкыш.ЗимфираИслам
Кемнәрдә нинди сагыштыр,
Ә миндә – шул бер сагыш.
Өчләтә артып кайта ул,
Онытылып куйсам ялгыш.
Кемнәрдә нинди ялгыштыр,
Миндә – гомерлек ялгыш.
Югалткач кына аңладым:
Ул булган иң зур табыш.
Кемнәрдә нинди табыштыр,
Сөюдә минем табыш.
Шуңадыр, башым имичә,
Офыкка гына багыш.
Кемнәрнең нигә багыштыр,
Өметкә минем багыш.
Төннәрне якты көн итә
Яшьлектән килгән балкыш.ЗимфираИслам
Матур әдәбият
community-post.html
Халәт
Үзе теләп мичкә кергән
Утынмы мин?
Сөю – чоңгыл. Уй-саламга
Тотыныйммы...
Аучы аткан киек кошның
Котымы мин?
Гадәт салган богаулардан
Котылыйммы...
Киерелгән җәяләрнең
Угымы мин?
Җаным ташып, язгы судай
Ургылыйммы...
Кош канаты, каерылгач,
Сызлыймы гел –
Яшен кебек чиксезлеккә
Сызылыйммы... ЗимфираИслам
Үзе теләп мичкә кергән
Утынмы мин?
Сөю – чоңгыл. Уй-саламга
Тотыныйммы...
Аучы аткан киек кошның
Котымы мин?
Гадәт салган богаулардан
Котылыйммы...
Киерелгән җәяләрнең
Угымы мин?
Җаным ташып, язгы судай
Ургылыйммы...
Кош канаты, каерылгач,
Сызлыймы гел –
Яшен кебек чиксезлеккә
Сызылыйммы... ЗимфираИслам
Матур әдәбият
community-post.html
Кояшлы сагышым
Зимфира Исламова
Күңелнең ишеген син генә
Шакымый ачасың.
Гөлләргә күмәсең дә, очып,
Болытка качасың.
Мин җирдән сокланып күзәтәм
Болытлар агышын.
Еракта синең чагылышың –
Кояшлы сагышым.
Зәңгәрсу кыңгырау көлүе
Синең тавышыңда.
Өзелмәс җыр булдың, юлдашым,
Яшәү барышында.
Тик синдә таралган дөньямның
Бар яме тоташа.
Гел җылы, гел якты карашың –
Әллә син кояшмы?
Зимфира Исламова
Күңелнең ишеген син генә
Шакымый ачасың.
Гөлләргә күмәсең дә, очып,
Болытка качасың.
Мин җирдән сокланып күзәтәм
Болытлар агышын.
Еракта синең чагылышың –
Кояшлы сагышым.
Зәңгәрсу кыңгырау көлүе
Синең тавышыңда.
Өзелмәс җыр булдың, юлдашым,
Яшәү барышында.
Тик синдә таралган дөньямның
Бар яме тоташа.
Гел җылы, гел якты карашың –
Әллә син кояшмы?
Матур әдәбият
community-post.html
Матур әдәбият
community-post.html
Зимфира Исламова
Нәсел җебе
Хикәя
Әлмирә юыну бүлмәсеннән чыгып, газ плитәсенә чәйнеген куярга өлгермәде, ишектә кыңгырау шалтырады. “Кем булыр?” соравы күңелдәге ризасызлык хисләре белән чәч толымыдай үрелеп алды.
– Ач әле, Әлмирә, мин бу! – дигән тавыш таныш та, түгел дә кебек. Ишек артындагы кеше хатынны үз исеме белән дәшә – димәк, танышы булырга тиеш.
– Әстәгы-ым... Нинди җилләр ташлады? Таң пәрдәсен ертып йөрмәсәң? more…
Нәсел җебе
Хикәя
Әлмирә юыну бүлмәсеннән чыгып, газ плитәсенә чәйнеген куярга өлгермәде, ишектә кыңгырау шалтырады. “Кем булыр?” соравы күңелдәге ризасызлык хисләре белән чәч толымыдай үрелеп алды.
– Ач әле, Әлмирә, мин бу! – дигән тавыш таныш та, түгел дә кебек. Ишек артындагы кеше хатынны үз исеме белән дәшә – димәк, танышы булырга тиеш.
– Әстәгы-ым... Нинди җилләр ташлады? Таң пәрдәсен ертып йөрмәсәң? more…
Ошибка загрузки страницы. Повторная попытка через 5 сек.