Блог. Забир Халимов
Отписывайтесь от событий, которые не интересны
Чтобы отписаться от новостей другого пользователя, щелкните на значке настроек в этом событии и выберите нужный пункт.
Блог. Забир Халимов
community-post.html
КЫЗЫЛ ӘТӘЧ ЕЛЫ ЯКЫНЛАШКАНДА
Әтәч - тавыклар патшасы,
Димәк, кетәккә хуҗа.
Патшалары әйбәт булса,
Тавыклар күрмәс нужа.
Ел хуҗасы шәп яшәсен,
Ул тук икән, без дә тук.
Әтәчебез саклый-яклый,
Бернидән курыккан юк...
Белегез: Әтәч - йорт кошы,
Үз өен бик ярата.
Гаиләдән читтә йөрү -
Түгел аңа карата...
Кызыл Утлы Әтәчләргә
Бар нәрсә дә килешә.
Үз алдына максат куйган
Теләгенә ирешә.
Әтәч елында туганнар
Матурлыкны үз итә.
Зәвыклы да, акыллы да,
Эш урынын гөл итә...
Матур кием кем яратмый?..
Әтәчкә куш сайларга!
Алып кайтып куяр менә
Алтын күлмәк Айлардан!
Килешә аңа бар төс тә: more…
Әтәч - тавыклар патшасы,
Димәк, кетәккә хуҗа.
Патшалары әйбәт булса,
Тавыклар күрмәс нужа.
Ел хуҗасы шәп яшәсен,
Ул тук икән, без дә тук.
Әтәчебез саклый-яклый,
Бернидән курыккан юк...
Белегез: Әтәч - йорт кошы,
Үз өен бик ярата.
Гаиләдән читтә йөрү -
Түгел аңа карата...
Кызыл Утлы Әтәчләргә
Бар нәрсә дә килешә.
Үз алдына максат куйган
Теләгенә ирешә.
Әтәч елында туганнар
Матурлыкны үз итә.
Зәвыклы да, акыллы да,
Эш урынын гөл итә...
Матур кием кем яратмый?..
Әтәчкә куш сайларга!
Алып кайтып куяр менә
Алтын күлмәк Айлардан!
Килешә аңа бар төс тә: more…
6 comments
Забир Халимов
для Назия Прокопец: Дәү үс, Наҗия!!!
28 December 2016 at 9:59
НравитсяХыял кызы
12 January 2017 at 21:03
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
МОНДА КАЛАМ
Сагындырыр чал Чулманың,
Чаллыяр - туган калам.
Беркая да китмим диеп,
Сүз бирә газиз балаң.
Синнән кадерлерәк җирне
Җыенмыйм эзләргә дә.
Кыәларыңа да гашыйк мин,
Язларга, көзләргә дә.
Туган җир көмеш тә диләр,
Тиңлиләр алтынга да.
Сине ташлап, мин үземне
Ник салыйм ялкыннарга?!.
Әткәм-әнкәм, дус-ишләрем
Синдә яшиләр, калам.
Терәгең булырга теләп,
Мин мәңге монда калам...
Сагындырыр чал Чулманың,
Чаллыяр - туган калам.
Беркая да китмим диеп,
Сүз бирә газиз балаң.
Синнән кадерлерәк җирне
Җыенмыйм эзләргә дә.
Кыәларыңа да гашыйк мин,
Язларга, көзләргә дә.
Туган җир көмеш тә диләр,
Тиңлиләр алтынга да.
Сине ташлап, мин үземне
Ник салыйм ялкыннарга?!.
Әткәм-әнкәм, дус-ишләрем
Синдә яшиләр, калам.
Терәгең булырга теләп,
Мин мәңге монда калам...
3 comments
Блог. Забир Халимов
community-post.html
ЧАЛЛЫМ
Без Чаллыда туганнар бит,
Без - Чаллы балалары.
Күргән юк Чаллыдан матур,
Гүзәлрәк калаларны.
Урамнары киң, чәчәкле...
Почмак саен кибетләр.
Заводларын дөнья белә,
Кешеләре - әйбәтләр.
Монда бар да якын миңа,
Барысы да кирәкле.
Әби-бабам монда торгач,
Мин дә туган төбәкле!
Без Чаллыда туганнар бит,
Без - Чаллы балалары.
Күргән юк Чаллыдан матур,
Гүзәлрәк калаларны.
Урамнары киң, чәчәкле...
Почмак саен кибетләр.
Заводларын дөнья белә,
Кешеләре - әйбәтләр.
Монда бар да якын миңа,
Барысы да кирәкле.
Әби-бабам монда торгач,
Мин дә туган төбәкле!
Блог. Забир Халимов
community-post.html
***
Син мине ташлап киттең,
Җанымны ашлап киттең...
Күзләремдә яшь кенә,
"Кайтам!" - диеп дәш кенә -
Йөземдә кояш булыр,
Күңелгә шатлык тулыр...
Син мине ташлап киттең,
Җанымны ашлап киттең...
Күзләремдә яшь кенә,
"Кайтам!" - диеп дәш кенә -
Йөземдә кояш булыр,
Күңелгә шатлык тулыр...
8 comments
для
: салэм дустым кеше эстенэ аударып калдыруы жинел ул гэлгэдэ бит яктылык жылылык су сибеп карап торсан гына матур чэчкэ ата тирэ якны ямъ лэндереп тора30 January 2017 at 14:36
Нравится1
Блог. Забир Халимов
community-post.html
КӨЗНЕҢ САРЫ ЯФРАГЫ МИН
Ботагында сары яфрак
Өзгәләнә, бәргәләнә...
Иптәшләре җирдә ята,
Бергәләшеп, меңләп әнә!
Ялгызларны менә шулай
Кыерсыта бөтенесе.
Ә ул мескен җыйган бугай
Сагыш тулы көзләр төсен.
Матурлыгымны күрсәгез,
Мин алтынга әйләнермен...
Җилләр өзсә, парым табып,
Бәлки, вальс әйләнермен...
Ботагында сары яфрак
Өзгәләнә, бәргәләнә...
Иптәшләре җирдә ята,
Бергәләшеп, меңләп әнә!
Ялгызларны менә шулай
Кыерсыта бөтенесе.
Ә ул мескен җыйган бугай
Сагыш тулы көзләр төсен.
Матурлыгымны күрсәгез,
Мин алтынга әйләнермен...
Җилләр өзсә, парым табып,
Бәлки, вальс әйләнермен...
7 comments
Блог. Забир Халимов
community-post.html
КЫҢГЫРАВЫМ
Кыңгыравым, кыңгыравым,
Матур соң яңгыравың!
Кушыла бизәкләр булып
Шат балаларның шавы.
Кыңгыравым, кыңгыравым,
Чакырдың дәресләргә.
Ныгытырга белемнәрне,
Ялгышны дөресләргә.
Көмеш тавышлы кыңгырау
Төгәллек сорый бездән.
Озын юлга озата ул,
Каршы ала һәр көздә...
Кыңгыравым, кыңгыравым,
Матур соң яңгыравың!
Кушыла бизәкләр булып
Шат балаларның шавы.
Кыңгыравым, кыңгыравым,
Чакырдың дәресләргә.
Ныгытырга белемнәрне,
Ялгышны дөресләргә.
Көмеш тавышлы кыңгырау
Төгәллек сорый бездән.
Озын юлга озата ул,
Каршы ала һәр көздә...
3 comments
БЭЙРЭМ БЕЛЭН,ЗЭБИР АБЫЙ ! ЖИТТЕ.. КИТТЕ..ИРТЭГЭ ЯНА ЮЛГА ,ЯНА ТОРМЫШКА АЯК БАСТЫК..
25 May 2016 at 21:02
Нравится1для
: Бәйрәмгә үзем эшләгән мәктәпкә чакырдылар.Әйбәт итеп сыйладылар.Күчтәнәч биреп озаттылар... 15 October 2016 at 9:56
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
БӘЙРӘМ
Чумып хатирәләр диңгезенә,
Горур тотып ап-ак башларын,
Ветераннар килә салмак кына,
Уйга салып урам ташларын...
Май кояшы... Яфрак борын төрткән,
Алсуланып ата якты таң...
Ал чәчәкләр, иң-иң җылы сүзләр -
Бүген Сезне данлый бит Ватан!
Үткән елларының изге көнен,
Җиңү көнен һәрчак хәтерләп,
Илебезне саклап калдык диеп,
Азатлыкны яклап калдык диеп,
Һич курыкмый алар әйтерләр,
Горурланып алар әйтерләр...
Чумып хатирәләр диңгезенә,
Горур тотып ап-ак башларын,
Ветераннар килә салмак кына,
Уйга салып урам ташларын...
Май кояшы... Яфрак борын төрткән,
Алсуланып ата якты таң...
Ал чәчәкләр, иң-иң җылы сүзләр -
Бүген Сезне данлый бит Ватан!
Үткән елларының изге көнен,
Җиңү көнен һәрчак хәтерләп,
Илебезне саклап калдык диеп,
Азатлыкны яклап калдык диеп,
Һич курыкмый алар әйтерләр,
Горурланып алар әйтерләр...
6 comments
для
: Амин теләкләреңә, Әлфия! Үзеңә дә шуларны ук юллыйм... 8 May 2016 at 12:37
Нравится1
Блог. Забир Халимов
community-post.html
МӘҢГЕ ҮЛМӘС ТУКАЙ
Тукай ул - телем ачучы,
Туплаучы халкым бергә.
"Туган тел"не бер ятлаган
Онытмастыр гомергә.
Гасыр үткән туганыңа,
Әмма син сабый кебек.
Шул ук вакыт бабайга да
Хөрмәтле абый кебек.
Туган көнең белән сине
Бар төрки халык данлый.
Кайсы телдә сөйләсәң дә,
Тукайны һәркем аңлый!
Халкың өчен тугансың,
Мәңге үлмәс Тукай Син!
Тукай ул - телем ачучы,
Туплаучы халкым бергә.
"Туган тел"не бер ятлаган
Онытмастыр гомергә.
Гасыр үткән туганыңа,
Әмма син сабый кебек.
Шул ук вакыт бабайга да
Хөрмәтле абый кебек.
Туган көнең белән сине
Бар төрки халык данлый.
Кайсы телдә сөйләсәң дә,
Тукайны һәркем аңлый!
Халкың өчен тугансың,
Мәңге үлмәс Тукай Син!
Блог. Забир Халимов
community-post.html
***
Гомер - мизгел, чаба гына...
Куып җитеп кара!
Еллар ташкыннарын ярып,
Хәтирәләр барлый-барлый,
Баштан миләр ага...
Сабый чаклар, үсмер чаклар,
Янып сөйгән чаклар...
Искә төшкән шатлыклардан,
Күңелдәге сагышлардан
Яшьләр тамачак ла...
Бәбкә саклау, печән өсте,
Юа, җиләк җыю...
Басуларда эшләп үстек,
Әткәй-әнкәй канат куйды -
Шуңа булдык кыю.
Укуда да сынатмадык,
Юллар озын иде...
Елларны да санамадык,
Гомерне дә санламадык,
Тормыш кызык иде...
Үзебез дә әти-әни,
Әби-бабай булдык...
Менә шулар сөендерә,
Тик картлыгы көендерә -
Никтер, күңел тулды...
Гомер - мизгел, чаба гына...
Куып җитеп кара!
Еллар ташкыннарын ярып,
Хәтирәләр барлый-барлый,
Баштан миләр ага...
Сабый чаклар, үсмер чаклар,
Янып сөйгән чаклар...
Искә төшкән шатлыклардан,
Күңелдәге сагышлардан
Яшьләр тамачак ла...
Бәбкә саклау, печән өсте,
Юа, җиләк җыю...
Басуларда эшләп үстек,
Әткәй-әнкәй канат куйды -
Шуңа булдык кыю.
Укуда да сынатмадык,
Юллар озын иде...
Елларны да санамадык,
Гомерне дә санламадык,
Тормыш кызык иде...
Үзебез дә әти-әни,
Әби-бабай булдык...
Менә шулар сөендерә,
Тик картлыгы көендерә -
Никтер, күңел тулды...
62 comments
Все зубы выпали мои,и понял я впервые
Что были прежде у меня светильники живые.
... more
Что были прежде у меня светильники живые.
... more
13 April 2016 at 20:58
Нравится2
Блог. Забир Халимов
community-post.html
Без бу Җирдә бары кунак кына
Без кунаклар гына бу җиһанда,
Өч кенә көн кунак кадере...
Җаннар китә мәңгелек йорт эзләп,
Җирдә кала бары кабере...
Ялгыштым ла... Изге эшең кала,
Син утырткан агач, салган өй...
Балаларың, кылган догаларың,
Озак чыңлар әле синең көй...
Юлдаш булсын ерак сәфәреңдә
Барча хәерләрең, догалар...
Гөнаһларың азрак итсен иде,
Алары бит утка тыгалар!..
Күңелләр тик оҗмах кына тели,
Утка кемнең килсен керәсе?!.
Мизгел генә булган тормышның да
Шул өч көнен акка төрәсе...
Без кунаклар гына бу җиһанда,
Өч кенә көн кунак кадере...
Җаннар китә мәңгелек йорт эзләп,
Җирдә кала бары кабере...
Ялгыштым ла... Изге эшең кала,
Син утырткан агач, салган өй...
Балаларың, кылган догаларың,
Озак чыңлар әле синең көй...
Юлдаш булсын ерак сәфәреңдә
Барча хәерләрең, догалар...
Гөнаһларың азрак итсен иде,
Алары бит утка тыгалар!..
Күңелләр тик оҗмах кына тели,
Утка кемнең килсен керәсе?!.
Мизгел генә булган тормышның да
Шул өч көнен акка төрәсе...
10 comments
для
: Сине уйлап, синең өчен дога кылып яшәүчеләрнең гомерләрен озын ит, Аллам!15 October 2016 at 9:53
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
Бичин (Маймыл) елын каршылаганда
Сарык елы инде китеп бара,
Аласыны алдык бугай ла...
Ишекләрне әнә Маймыл кага,
Күпләр белә моны болай да.
Суыкларны бик яратмый Маймыл,
Әмма барсы Ходай кулында.
Куй ел буе тирләп-пешеп йөрде,
Ни күрсәтер үзе елында...
Чынга ашсын барлык хыяллар да,
Җиләкләр күп булсын, кыярлар да,
Мулдан бирсен сөтне сыерлар да,
Сау-сәламәт булсын һәр Кеше!
Ризык тулып торсын өстәлләрдә,
Парын тапсын барча көткәннәр дә,
Оҗмах кына телик киткәннәргә!
Булып торсын әле эшләр эше,
Ил-көннәргә тынычлыклар бирсен!
Вакыт арбасыннан калмыйк төшеп,
Минем әйткән теләкләрем өчен more…
Сарык елы инде китеп бара,
Аласыны алдык бугай ла...
Ишекләрне әнә Маймыл кага,
Күпләр белә моны болай да.
Суыкларны бик яратмый Маймыл,
Әмма барсы Ходай кулында.
Куй ел буе тирләп-пешеп йөрде,
Ни күрсәтер үзе елында...
Чынга ашсын барлык хыяллар да,
Җиләкләр күп булсын, кыярлар да,
Мулдан бирсен сөтне сыерлар да,
Сау-сәламәт булсын һәр Кеше!
Ризык тулып торсын өстәлләрдә,
Парын тапсын барча көткәннәр дә,
Оҗмах кына телик киткәннәргә!
Булып торсын әле эшләр эше,
Ил-көннәргә тынычлыклар бирсен!
Вакыт арбасыннан калмыйк төшеп,
Минем әйткән теләкләрем өчен more…
13 comments
Эгэр исеменне курмэсэм хэм миннэн бу шигырны кем язган дип сорасалар, мин эйтер идем: "Бу матур шигырны Габдулла Тукай язган", дип. Мин туган эдэбиятебезне бик белеб бетермим, эгэр дорес... more
13 June 2016 at 1:01
Нравится1
Блог. Забир Халимов
community-post.html
Такташка ияреп...
Анаң, мескен, сине тудырганда,
Изге ният белән тудырган.
Ләкин... үкенгәндер үзе соңыннан...
Әйтче, кызый, болай киенергә
Нинди шайтан сине өйрәтте?
Ир-егеттән мин ким түгел, диеп,
Чалбар кию нигә кирәкте?..
Тәмәкене тәмләп суырасыз,
Хәмернең дә кимен куймыйсыз.
Аш дигәнне сирәк пешерәсез,
Керләрне дә юньләп юмыйсыз...
Ирләрне дә узып сүгенәсез,
Кирәк икән – утка керәсез...
Шашкан атларны да туктатасыз,
Күп эшләрдә олы түрә сез!
Кызып китеп бәби дигәнне дә,
Үзең генә ясый башласаң...
Адәмне дә Кеше иткән Һава
Дигән шигарен дә ташласаң? more…
Анаң, мескен, сине тудырганда,
Изге ният белән тудырган.
Ләкин... үкенгәндер үзе соңыннан...
Әйтче, кызый, болай киенергә
Нинди шайтан сине өйрәтте?
Ир-егеттән мин ким түгел, диеп,
Чалбар кию нигә кирәкте?..
Тәмәкене тәмләп суырасыз,
Хәмернең дә кимен куймыйсыз.
Аш дигәнне сирәк пешерәсез,
Керләрне дә юньләп юмыйсыз...
Ирләрне дә узып сүгенәсез,
Кирәк икән – утка керәсез...
Шашкан атларны да туктатасыз,
Күп эшләрдә олы түрә сез!
Кызып китеп бәби дигәнне дә,
Үзең генә ясый башласаң...
Адәмне дә Кеше иткән Һава
Дигән шигарен дә ташласаң? more…
3 comments
Блог. Забир Халимов
community-post.html
ХӘТЕР СУКМАКЛАРЫНДА
Еллар үтәр, тик кисешмәс инде
Хәтер сукмаклары һич кенә...
Уйламаган көнем дә юк сине,
Юата күк айлы кич кенә...
Айлы кичләребез якты иде,
Кояш иде безнең күңелдә.
Күпме назлы таңнар аткан иде,
Онытырга мөмкин түгел дә.
Көлә идем синнән бик еш кына
Күзләреңне йомган мизгелдә.
Хәзер инде бик соң... Гыйшкыбызга
Җан өшетә торган кыш килде...
Язларыбыз кабат кайтмас мәңге,
Иреннәрең тәмен тоймамын...
Тәннәребез тигән чактан тәнгә
Беркайчан да, ахыры, туймамын...(Х.З.Ф.7.11.15)
Еллар үтәр, тик кисешмәс инде
Хәтер сукмаклары һич кенә...
Уйламаган көнем дә юк сине,
Юата күк айлы кич кенә...
Айлы кичләребез якты иде,
Кояш иде безнең күңелдә.
Күпме назлы таңнар аткан иде,
Онытырга мөмкин түгел дә.
Көлә идем синнән бик еш кына
Күзләреңне йомган мизгелдә.
Хәзер инде бик соң... Гыйшкыбызга
Җан өшетә торган кыш килде...
Язларыбыз кабат кайтмас мәңге,
Иреннәрең тәмен тоймамын...
Тәннәребез тигән чактан тәнгә
Беркайчан да, ахыры, туймамын...(Х.З.Ф.7.11.15
42 comments
для
: дустым сэлам нишлэп шулкадэр эзгэлэнэсен икэн кыш булмаса язнын матурлыгын жылылыгын тоймас идек белмэс идек бит17 October 2016 at 14:45
Нравится1для
: Шул өзгәләнгән кешеләр өчен үзем дә өзгәләнәм ич, Рауза! Рәхмәт укыганың өчен!!! 17 October 2016 at 15:19
Нравится1
Блог. Забир Халимов
community-post.html
***
Гомер узды...Сиздем яңа гына...
Аңлаганга, йөрәк яна гына.
Ә күңелдә өмет.Һаман көтәм
Яшьлектәге үпкән аны гына...
Иреннәрең кызартканчы үптем,
Ул мизгелләр, никтер, бик тиз үтте...
Гомер йомгакларын вакыт сүтте,
Истәлекләр санар чаклар җитте.
Күз алдымда синең рәсем һаман,
Тик янда юк, әнә шунсы яман...
Ул бит көлә:"Сиңа бик тә таман!"
Җанкаема сагыш яше тама... (Х.З.Ф.)
Гомер узды...Сиздем яңа гына...
Аңлаганга, йөрәк яна гына.
Ә күңелдә өмет.Һаман көтәм
Яшьлектәге үпкән аны гына...
Иреннәрең кызартканчы үптем,
Ул мизгелләр, никтер, бик тиз үтте...
Гомер йомгакларын вакыт сүтте,
Истәлекләр санар чаклар җитте.
Күз алдымда синең рәсем һаман,
Тик янда юк, әнә шунсы яман...
Ул бит көлә:"Сиңа бик тә таман!"
Җанкаема сагыш яше тама... (Х.З.Ф.)
55 comments
Блог. Забир Халимов
community-post.html
КЫСЛА (йолдызнамә)
Хатын-кызлар нәзәкәтле,
Турысын гына әйтә...
Ышана ул бар нәрсәгә,
Үзен еш корбан итә.
Ә ирләре бик тә түзем,
Сиземләүләре көчле.
Тәртип сөяләр һәр эштә,
Сизгерлектә - гел "бишле"!
Сөяләр алар "Бозау"ны,
Яраталар "Кыз"ларны.
"Кәҗәмөгез" белән ара
Хәтерләтә бозларны...
Су - аларның символлары,
Күк җисеме Марстыр.
Бәлаләрне куар өчен
Рубин ташы тагыштыр.
Талисманга клевер да
Кесәңә сал, тагып йөр!
Хатын-кызлар нәзәкәтле,
Турысын гына әйтә...
Ышана ул бар нәрсәгә,
Үзен еш корбан итә.
Ә ирләре бик тә түзем,
Сиземләүләре көчле.
Тәртип сөяләр һәр эштә,
Сизгерлектә - гел "бишле"!
Сөяләр алар "Бозау"ны,
Яраталар "Кыз"ларны.
"Кәҗәмөгез" белән ара
Хәтерләтә бозларны...
Су - аларның символлары,
Күк җисеме Марстыр.
Бәлаләрне куар өчен
Рубин ташы тагыштыр.
Талисманга клевер да
Кесәңә сал, тагып йөр!
17 comments
Блог. Забир Халимов
community-post.html
ЕЛЛАР УЗГАЧ...
Мин соң ул кадәрле начар түгел,
Матурлыкка гашыйк бер бәндә.
Болыт каплый бик еш аяз күгем,
Кояшыма якын килгәндә...
Аны да мин һич тә хурлый алмыйм,
Ак атлысын дөрес тапмаган...
Хатирәләр хыяллардан калмый,
Ә хыялың миндер каплаган...
Ике әйбәт кенә хыялый зат,
Читлектәге былбыл кош сыман...
Ачык ишек...Булсалар да азат,
Күңелләре һаман кыш сыман...
Мин соң ул кадәрле начар түгел,
Матурлыкка гашыйк бер бәндә.
Болыт каплый бик еш аяз күгем,
Кояшыма якын килгәндә...
Аны да мин һич тә хурлый алмыйм,
Ак атлысын дөрес тапмаган...
Хатирәләр хыяллардан калмый,
Ә хыялың миндер каплаган...
Ике әйбәт кенә хыялый зат,
Читлектәге былбыл кош сыман...
Ачык ишек...Булсалар да азат,
Күңелләре һаман кыш сыман...
38 comments
Блог. Забир Халимов
community-post.html
АПАМА
Җир астыннан юллар юк та,
Җанны кем тыя ала?!
Җан тартмаса, кан бит тарта,
Син апа булып кал ла!
Сөенеп яшә дөньяда
Бар диеп туганнарым.
Кимчелекләрең, аямый,
Гел әйтә торганнарың...
Кеше хаталана инде,
Төзәтә белү кирәк.
Үзеңне бик бетергәнгә
Бигрәк әрни шул йөрәк...
Үлгәннәрне искә төшер,
Алар да сызланадыр.
Туган авылың ярларының
Талы да кызганадыр...
Фирдәвесең сагынадыр,
Күңеле кагынадыр.
Яраткан яры багына -
Синең лә яныңадыр...
Матур итеп яшә, апам,
Кулыңнан гөлләр тамсын.
Сагышларың ерак ат та,
Безгә Ай булып ян син!
Җир астыннан юллар юк та,
Җанны кем тыя ала?!
Җан тартмаса, кан бит тарта,
Син апа булып кал ла!
Сөенеп яшә дөньяда
Бар диеп туганнарым.
Кимчелекләрең, аямый,
Гел әйтә торганнарың...
Кеше хаталана инде,
Төзәтә белү кирәк.
Үзеңне бик бетергәнгә
Бигрәк әрни шул йөрәк...
Үлгәннәрне искә төшер,
Алар да сызланадыр.
Туган авылың ярларының
Талы да кызганадыр...
Фирдәвесең сагынадыр,
Күңеле кагынадыр.
Яраткан яры багына -
Синең лә яныңадыр...
Матур итеп яшә, апам,
Кулыңнан гөлләр тамсын.
Сагышларың ерак ат та,
Безгә Ай булып ян син!
9 comments
для Нинди бэхет апан булу,
Балачактагы кебек,бер очрашып,
... more
: Балачактагы кебек,бер очрашып,
... more
25 September 2015 at 17:22
Нравится1
Блог. Забир Халимов
community-post.html
ЯРАТУЫҢ ХАТА БУЛГАНМЫ,,,
Син - минеке, дидең,
Мин синеке идем...
Ә син җагын кемне эзләдең?
Мин бит сине сөйдем,
Ничә еллар көйдем -
Ишетмәдем назлы сүзләрең...
Мин бит бүләк дидең,
Көлеп, башың идең.
Хыял канатында очтың да
Һаваларга мендең,
Берсе идең меңнең,
Әмма башкаларны кочтың ла...
Яшьләр кипте инде,
Җиргә көзләр иңде,
Тик син һаман язда яшисең.
Минем йолдыз сүнде,
Җаным тынды, күнде:
Бел син берчак ялгыз яшисең!
Син - минеке, дидең,
Мин синеке идем...
Ә син җагын кемне эзләдең?
Мин бит сине сөйдем,
Ничә еллар көйдем -
Ишетмәдем назлы сүзләрең...
Мин бит бүләк дидең,
Көлеп, башың идең.
Хыял канатында очтың да
Һаваларга мендең,
Берсе идең меңнең,
Әмма башкаларны кочтың ла...
Яшьләр кипте инде,
Җиргә көзләр иңде,
Тик син һаман язда яшисең.
Минем йолдыз сүнде,
Җаным тынды, күнде:
Бел син берчак ялгыз яшисең!
21 comments
для Кыюлар тәвәккәлләр дә...
Кылларның моңын тоймый...
... more
: Кылларның моңын тоймый...
... more
6 September 2015 at 15:59
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
КАБАТ КАБЫЗ СӨЮ УЧАГЫН
Синең дә бар иде лә бит
Янып яраткан чагың...
Назлап үбеп, кочагыңнан
Юлга озаткан чагың...
Җылың саклап учагыңнан
Сагынып кайтка чагым...
Тик нигә соң кыска булды
Бәхетнең алсу мәле?..
Арага ник бозлар тулды,
Яратуың бары шулмы?
Уянчы яле, яле!
Хисләрем ярсу әле...
Сөю гөлең ник тиз сулды,
Булмады гомерлеккә?
Мәңгелек диеп алдадың,
Инде ачылды ялганың:
Чыкмады бит учагыңнан
Бер чәйлек күмерлек тә...
Синең дә бар иде лә бит
Янып яраткан чагың...
Назлап үбеп, кочагыңнан
Юлга озаткан чагың...
Җылың саклап учагыңнан
Сагынып кайтка чагым...
Тик нигә соң кыска булды
Бәхетнең алсу мәле?..
Арага ник бозлар тулды,
Яратуың бары шулмы?
Уянчы яле, яле!
Хисләрем ярсу әле...
Сөю гөлең ник тиз сулды,
Булмады гомерлеккә?
Мәңгелек диеп алдадың,
Инде ачылды ялганың:
Чыкмады бит учагыңнан
Бер чәйлек күмерлек тә...
38 comments
Блог. Забир Халимов
community-post.html
АРЫСЛАН(йолдызнамә)
Хатын-кызлары самими,
Килешми беркем белән.
Шул ук вакыт эшлекле,
Таләпчән - күпләр белә!
Ир-егетләре бик юмарт,
Тиктормас, ышанучан.
Горур алар һәм бик гади,
Булмыйлар пошынучан.
"Укчы" белән охшаш алар,
"Кучкар" - сердәше аның.
"Сукояр"лар - сөймәс сөяк,
"Үлчәү"гә бирер җанын.
Символлары ут буладыр,
Аны ала Кояштан.
Көч керә Арысланнарга
Сарданикс дигән таштан!
Хатын-кызлары самими,
Килешми беркем белән.
Шул ук вакыт эшлекле,
Таләпчән - күпләр белә!
Ир-егетләре бик юмарт,
Тиктормас, ышанучан.
Горур алар һәм бик гади,
Булмыйлар пошынучан.
"Укчы" белән охшаш алар,
"Кучкар" - сердәше аның.
"Сукояр"лар - сөймәс сөяк,
"Үлчәү"гә бирер җанын.
Символлары ут буладыр,
Аны ала Кояштан.
Көч керә Арысланнарга
Сарданикс дигән таштан!
4 comments
Блог. Забир Халимов
community-post.html
ИШ КИРӘК(шаян җыр)
Гайбәтчеләр теленә "Усал" дип кергәнмен мин.
Усал дигәч, усалланып,
Пыр тузып йөргәнмен мин.
Куш. Барысы да аңласа соң
Минем йөрәк хәлләрен.
Усал булгач, сөйгән кызым
Яратырмы, көләрме?!
Усал булгач, нәрсә эшлим,
Төзәлер микән йөрәк?
Усалның да йөрәге бар,
Аңа да бит иш кирәк!..
Куш. Иш кирәк шул, иш кирәк шул,
Иш табылса, бик тә шәп.
Минем йөрәк акылланыр,
Усаллык та бетәчәк.
Сандугачлардай сайрашып,
Күгәрчендәй гөрләшеп,
Яшәрбез без озак-озак
Ут-ялкыннар дөрләтеп.
Куш. Иш кирәк шул, иш кирәк шул,
Яратып яшәү кирәк....
Гайбәтчеләр теленә "Усал" дип кергәнмен мин.
Усал дигәч, усалланып,
Пыр тузып йөргәнмен мин.
Куш. Барысы да аңласа соң
Минем йөрәк хәлләрен.
Усал булгач, сөйгән кызым
Яратырмы, көләрме?!
Усал булгач, нәрсә эшлим,
Төзәлер микән йөрәк?
Усалның да йөрәге бар,
Аңа да бит иш кирәк!..
Куш. Иш кирәк шул, иш кирәк шул,
Иш табылса, бик тә шәп.
Минем йөрәк акылланыр,
Усаллык та бетәчәк.
Сандугачлардай сайрашып,
Күгәрчендәй гөрләшеп,
Яшәрбез без озак-озак
Ут-ялкыннар дөрләтеп.
Куш. Иш кирәк шул, иш кирәк шул,
Яратып яшәү кирәк....
12 comments
для Туй бик тә матур үтте. " Туган авылым" ресторанында, язылышулары да шунда - шатерда булды - бик тә кызыклы , күңелле булды. Бәхетле булсыннар да - 100 ел бергә яшәсеннәр!
Матур теләкләрең өчен зур... more
: Матур теләкләрең өчен зур... more
21 August 2015 at 10:35
Нравитсядля
: Амин, Сания! Үз акылларын да тотсыннар, туганнарның киңәшләрен дә искә алсыннар!21 August 2015 at 16:28
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
***
Күрми торсам, эшкә кулым бармый,
Үпкәләтсәм - күңел сызлана...
Мәхрүм итми җылы карашыннан,
Әллә инде мине кызгана?
Тик кызгану кирәк түгел миңа,
Кирәк бары сөю, ярату.
Көләч йөзең, алсу иреннәрең
Бөтен хәсрәтләрем тарата...
Күрми торсам, эшкә кулым бармый,
Үпкәләтсәм - күңел сызлана...
Мәхрүм итми җылы карашыннан,
Әллә инде мине кызгана?
Тик кызгану кирәк түгел миңа,
Кирәк бары сөю, ярату.
Көләч йөзең, алсу иреннәрең
Бөтен хәсрәтләрем тарата...
39 comments
для
: Сундермче сою утларынны - янсын эле ул дорлэп,,шушы сою чаткылары жылытсвн безне берлэп..... 10 July 2015 at 12:12
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
НИГӘ?
Нигә мин соң тумаганмын,
Я ул иртә килмәгән?..
Ике чәчкә ул чагында
Үлмәс, кырау тимәгәч...
Начар уем һич юк инде,
Теләкләр дә изгеләр...
Күңелләрем канатлана
Аңлаганны сизгәндә.
Оҗмах ризыкларына тиң
Иренең тәмнәре дә,
Язган микән иркәләргә
Ходаем тәннәрең дә...
Күкрәгеңә башың куеп,
Йөрәгеңне тыңласам,
Шул да җитә, тик күңелдә
Хыялыйлык тынмасын!
Нигә мин соң тумаганмын,
Я ул иртә килмәгән?..
Ике чәчкә ул чагында
Үлмәс, кырау тимәгәч...
Начар уем һич юк инде,
Теләкләр дә изгеләр...
Күңелләрем канатлана
Аңлаганны сизгәндә.
Оҗмах ризыкларына тиң
Иренең тәмнәре дә,
Язган микән иркәләргә
Ходаем тәннәрең дә...
Күкрәгеңә башың куеп,
Йөрәгеңне тыңласам,
Шул да җитә, тик күңелдә
Хыялыйлык тынмасын!
23 comments
для
: СИЗӘ АХЫРЫ ЙӨРӘГЕҢ . ( ХӘРЕФЛӘРНЕҢ УРЫННАРЫ БУТАЛЫП БАСЫЛГАН )13 June 2015 at 16:14
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
ИГЕЗӘКЛӘР
Игезәкләр бик сөйкемле,
Кызыксынучан халык.
Кызып китәләр кайчакта,
Нык үзгәрүчән холык...
Ир-егетләре шаяннар,
Бәйсезлекне сөяләр.
Акыллылыр, зыялылар,
Эш дип янып-көяләр.
Хатын-кыз ләззәттә яши,
Яңа хис тели алар...
Булдыксыз ир-ат еш кына
Чыгырдан чыгара ла...
"Кәҗәмөгез", "Бозау", "Кызлар"
Белән холыклар охшаш.
Дуслары - "Арыслан", "Кучкар"...
Агат - иң кирәкле таш.
Символлары Һава була,
Күк җисеме - Меркурий.
Игезәкләр талисманга
Саф алтын елан сорый...
Игезәкләр бик сөйкемле,
Кызыксынучан халык.
Кызып китәләр кайчакта,
Нык үзгәрүчән холык...
Ир-егетләре шаяннар,
Бәйсезлекне сөяләр.
Акыллылыр, зыялылар,
Эш дип янып-көяләр.
Хатын-кыз ләззәттә яши,
Яңа хис тели алар...
Булдыксыз ир-ат еш кына
Чыгырдан чыгара ла...
"Кәҗәмөгез", "Бозау", "Кызлар"
Белән холыклар охшаш.
Дуслары - "Арыслан", "Кучкар"...
Агат - иң кирәкле таш.
Символлары Һава була,
Күк җисеме - Меркурий.
Игезәкләр талисманга
Саф алтын елан сорый...
7 comments
для : Мин бик шат, Фирдәүсә! Бер кеше ошатса да бик рәхәт күңелгә!
30 May 2015 at 16:31
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
***
Януларың - күзләреңдә,
Шатлык шунда чагыла...
Ак һәм кара чиратлашып
Агыла да агыла...
Бер-бер артлы көннәр үтә,
Атнасы елга тигез.
Ә алда очрашу көтә,
Бармы еларга нигез?!.
Януларың - күзләреңдә,
Шатлык шунда чагыла...
Ак һәм кара чиратлашып
Агыла да агыла...
Бер-бер артлы көннәр үтә,
Атнасы елга тигез.
Ә алда очрашу көтә,
Бармы еларга нигез?!.
19 comments
для
: Җәен шунда торырбыз инде . Рәхәт бит! Бик сагынсам - кайтып киткәлим ич . Тәртипле генә торыгыз монда, яме. 27 May 2015 at 7:41
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
ҖАВАП БАРМЫ?
Ни кырасың, дустым? Ни эзлисең?..
Эзләгәннәр күптән тапканнар.
Киткән алар... Инде эзләрен дә
Вакыт тузаннары япкан ла...
Ни кырасың, дустым?Ни уйлыйсың?
Уйлар чиксез, уйлар кырыйсыз...
Еракта шул яшьлек хыялларың,
Вакыт күзлегеннән карыйсы...
Эзләгәнең таптың, тик хыяллар
Барысы да чынга аштымы?
Түп-түгәрәк кебек дөньялары,
Ә күңелдә яшьләр ташыймы?..
Ни кырасың, дустым? Ни эзлисең?..
Эзләгәннәр күптән тапканнар.
Киткән алар... Инде эзләрен дә
Вакыт тузаннары япкан ла...
Ни кырасың, дустым?Ни уйлыйсың?
Уйлар чиксез, уйлар кырыйсыз...
Еракта шул яшьлек хыялларың,
Вакыт күзлегеннән карыйсы...
Эзләгәнең таптың, тик хыяллар
Барысы да чынга аштымы?
Түп-түгәрәк кебек дөньялары,
Ә күңелдә яшьләр ташыймы?..
10 comments
Блог. Забир Халимов
community-post.html
БӘЛКИ ӘЛЕ СИН ДӘ СӨЯРСЕҢ...
Карашларың күз алдымда,
Күңелдә һәрбер сүзең.
Күрми түзалмыйм минут та, -
Янымда торчы үзең!
Ир-егетләр батырлыгы
Иң хисле йөрәгеңдә.
Ничек кенә булырга соң
Тормышың терәге дә?!.
Таңнар аттырырсың кайчан
Башың куеп иңемә...
Карарсыңмы берәр вакыт
Караган күк тиңеңә?
Ташламачы ялгызымны
Язмышлар упкынына!
Тапмабызмы бәхет ярын
Ялгышлар дулкынында?!
Карашларың күз алдымда,
Күңелдә һәрбер сүзең.
Күрми түзалмыйм минут та, -
Янымда торчы үзең!
Ир-егетләр батырлыгы
Иң хисле йөрәгеңдә.
Ничек кенә булырга соң
Тормышың терәге дә?!.
Таңнар аттырырсың кайчан
Башың куеп иңемә...
Карарсыңмы берәр вакыт
Караган күк тиңеңә?
Ташламачы ялгызымны
Язмышлар упкынына!
Тапмабызмы бәхет ярын
Ялгышлар дулкынында?!
24 comments
Борынгылар мондый кинэш тэ биргэннэр: " Еракка чап, якында чак ".
28 May 2015 at 23:22
Нравитсядля
: Рәхмәт, Ралиф әфәнде! Менә шулай итеп булса да бабайларның акылларын искә алыйк!30 May 2015 at 16:01
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
***
Бер аңлаучым бар иде дә,
Ул да мине ташлады...
Күңелемнең ачы яше
Йөрәгемне ашлады...
Аралар салкынайганга,
Суытыр шул көннәр дә.
Яңгыр сибәр... Язмы, көзме?..
Бар хисләрем төрмәдә.
Иректә тик сагышларым,
Сөю канатым сынган.
Күңелем сандугачлары
Читлекләрендә тынган...
Бер аңлаучым бар иде дә,
Ул да мине ташлады...
Күңелемнең ачы яше
Йөрәгемне ашлады...
Аралар салкынайганга,
Суытыр шул көннәр дә.
Яңгыр сибәр... Язмы, көзме?..
Бар хисләрем төрмәдә.
Иректә тик сагышларым,
Сөю канатым сынган.
Күңелем сандугачлары
Читлекләрендә тынган...
27 comments
для
: Рәхмәт, Миләшкәем! Бик язар идем дә бит, вакытым юк хәзер, бакчада. Эш күп быел. 7 May 2015 at 22:07
Нравитсядля
: Бик тә матур киңәш-шигырь булган, Сания! Рәхмәт! Шәп язгансың! 8 May 2015 at 9:27
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
ҮГЕЗБОЗАУ
Үзе нәфис зат булса да,
Кыздырмагыз кызу канын.
Сүзендә бик нык торучан,
Тели яуларга ул данын.
Ирләре нык оптимистлар,
Шөһрәт, дәрәҗә ярата...
Кызыл күрсә, бик тиз кыза,
Бер ихтыяр йөзне тарта.
Чөкердәшә "Кызлар" белән,
"Кәҗәмөгез" белән дуслар...
Мәхәббәте - "Балыклар"га,
Шәп пар була һәм дә "Кысла".
Авыр "Арысланнар" белән,
"Сукояр"га якын барма.
"Укчы", "Игезәк" - иң тиң ярың,
"Чаяннар" белән шаярма!
Җирне символ итеп алып,
Табына тик Венерага.
Талисманы ябалактыр,
Зөбәрҗәтләр бизәр аны...
Үзе нәфис зат булса да,
Кыздырмагыз кызу канын.
Сүзендә бик нык торучан,
Тели яуларга ул данын.
Ирләре нык оптимистлар,
Шөһрәт, дәрәҗә ярата...
Кызыл күрсә, бик тиз кыза,
Бер ихтыяр йөзне тарта.
Чөкердәшә "Кызлар" белән,
"Кәҗәмөгез" белән дуслар...
Мәхәббәте - "Балыклар"га,
Шәп пар була һәм дә "Кысла".
Авыр "Арысланнар" белән,
"Сукояр"га якын барма.
"Укчы", "Игезәк" - иң тиң ярың,
"Чаяннар" белән шаярма!
Җирне символ итеп алып,
Табына тик Венерага.
Талисманы ябалактыр,
Зөбәрҗәтләр бизәр аны...
30 comments
для
: Жэ))))) Сезне озакка калдырып китеп булмый икэн шул. Сагындым)30 May 2015 at 16:06
Нравитсядля
: Әле үзем дә керә алмый иза чиктем. Кто-то пытается войти в ваш сайт, кто-то хочет взломать ваш сайт дип чыга да чыга. Әллә ничә тапкыр паролемне алыштырдым...30 May 2015 at 16:09
Нравится
Блог. Забир Халимов
community-post.html
***
Шәм булып та яна күңел:
Җылысы аз, ялкыны да...
Нигә соң мин учак түгел?!. -
Җылы бирим якыныма,
Читләргә дә... Ачыйм күген...
Яктырт, Кояш!
Мин - шәм бүген...
Сиңа гына җылым бүлим...
Шәм булып та яна күңел:
Җылысы аз, ялкыны да...
Нигә соң мин учак түгел?!. -
Җылы бирим якыныма,
Читләргә дә... Ачыйм күген...
Яктырт, Кояш!
Мин - шәм бүген...
Сиңа гына җылым бүлим...
96 comments
Ошибка загрузки страницы. Повторная попытка через 5 сек.