Все игры
Обсуждения
Сортировать: по обновлениям | по дате | по рейтингу Отображать записи: Полный текст | Заголовки

Хэтер

Эй гомернен агышлары,
Кунелдэ -сагышлары...
Яшьлекнен ялгышларында
Кайтып ла барышларым.
Конгэ йоз барышларым...
Хаталарны куп ясадым,
Кайгылар да ашадым...
Кушканнарны утэгэндэ,
Илэклэп су ташыдым,
Ахырдан баш кашыдым...
Сокланалар акылыма,
Рэхмэт бар якыныма...
Тетэлэр эзрэк артымнан -
Тузэмен ялкынына.
Замана шаукымына... Х.З.Ф.

Юаныч

Жил шаярта эле рэхэтлэнеп:
Берузенэ купме Кар кызы!
Кайберлэре оча коязлэнеп,
Байтагынын кэеф бик бозык...
Жирне кочып упмэк булган алар,
Жил тоткарлый татлы мизгелне.
Хатын-кыздан энэ сорап кара,
Куп элэккэн микэн наз голе!..
Шаяртканны куплэр анлый инде,
Шул юаныч ялгыз жаннарга...
Бэхет эзлэп, алар Жиргэ ин,де,
Тик ометлэр - сагыш, янарга!.. Х.З.Ф.

Ат елын коткэндэ...

Ометлэргэ канат куеп,
Хэтердэн начарны уеп,
Кунеллэр юшкынын юып,
Ор-яна ел килэ туып...
Бу елнын символы Атны,
Житмэсэ, узе канатлы...
Буламы инде яратмый.
Унышлар килми нишлэсен,
Бит, Атнын кон-тон эшлэсен
Кем белми...Малнын кочлесен,
Тарихларда олешлесен...
Бэхетлэрне килер тояп,
Шатлыкларны бирер оеп.
Шуна курэ бик тэ соеп,
Котэ аны Илем-оем...

Яна ел телэклэре

Яна елга яна телэклэр,
Иске телэклэрне остибез...
Яна уныш, яна бэхетлэр,
Соенечлэр, яна коч дибез...
Озын гомере дэ ор-яна,
Кием-салымын да янадан...
Гонахларыгыз да калмасын,
Яна туган кебек анадан!
Кызларыбыз яна пар тапсын,
Иске дусларны да онытмыйк.
Яналары эйбэт ялтырый,
Искелэре бераз тонык бит...
Ярларыгыз куандырсын да,-
Парлы булганнарга монысы...
Гаеплэрен белеп, хормэтлэп,
Барча гонахларын танысын!
Кухняга да ашар очен тугел,
Ярдэм итэр очен чыксыннар.
Телэклэр дэ булсын гомерлек,
Узгэрсеннэр, димен, чын-чынлап!!!Х.З.Ф.

Анламыйм уземне...

Мин буген ирешкэннэргэ
Син куптэн ирешкэнсен.
Дореслектэ, мин - хатын-кыз,
Э син чын ир икэнсен...
Эйтэсен эйтер сузенне
Ирлэрчэ, туры итеп.
Минем уйлар бик туземнэр,
Эйлэнэ донья читен...
Уйламаганда кызамын,
Бик кирэктэ - тып-тыныч...
Наз котеп кунел сызамы?..
Анлашылмый...Кызганыч...Х.З.Ф.

Нигэ икэн...

Нигэ икэн, шулай язылганмы -
Кайгы белэн йори шатлыклар...
Йолдыз туа йолдыз атылганда,
Яшьлек утэ, килэ картлыклар...
Шатлыгым да минем, сагышым да
Синен белэн бары бэйлэнгэн.
Син булганга гына кугем аяз,
Э тоннэрем конгэ эйлэнгэн...
Ятсам-торсам, уем синен янда,
Куам алга конем, тоннэрем...
Елмаюын кояш мина танда,
Син чыкмасан, бик тиз сунэрмен... Х.З.Ф.

Сизэрсен...

Ак таяклыларга юл сап эле,
Кузлэр бул син ана бик азга.
Син сизэрсен: боек кунеллэре
Йорер чабып гузэл бер язда.
Тошулэре авыр баскычлардан,
Кыл изгелек, сузчы кулынны.
Син сизэрсен: Ходай унай итэр
Алга таба барыр юлынны!
Бала ята урын ослэрендэ,
Гаепсездэн гарип ителгэн...
Ярдэм иту безнен кочтэ инде,
Сизэсендер, бик тэ котелгэн!..
Ашыгыгыз савап алырга сез,
Гариплекнен юк бит миллэте!
Сизэрсез дэ: бары тик изгелек -
Кешелекнен боек кыйммэте! Х.З.Ф.

Сон анладым...

Эй бу жаннын тузулэре
Сузлэрнен усалына!..
Авырлары вата, изэ...
Кабыкта тусан гына,
Яшь белэн юсан гына...

Йорэгенне угалыйсын,
Тошэсе килми тубэн...
Куклэрдэн кузен алмыйсын, -
Кем очендер син -идэн!..
Кабул булсын ла тэубэн...

Яратканын былбыл тугел,
Жылы суз дэ ят икэн...
Хэрвакытта булып уги,
Гел салкында ят икэн...
Мина бик оят, иркэм!..
Сонардым ла... Х.З.Ф.

Яшьлэрем санама!

Назлар котеп, купме еллар утте,
Чэчлэргэ дэ куптэн бэслэр ин,де...
Нэкъ шул чакта, Кояш чыкты куктэ,
Сонарганым эйтеп колде инде...

Яшьлэрем санама, белэм узем...
Рэхмэт язмышыма, биргэн тузем.
Тэмлэп сойлэшергэ исэн эле телем,
Карап сокланырга бар бит кузем.
Карап соенергэ бар шул кузем... Х.З.Ф.

***

Эллэ хислэрен кочлеме,
Нэрсэн генэ тарта икэн?
Сине кургэч, ни сэбэпле
Миндэ кочлэр арта икэн?..

Ягымлы итеп колуен,
Йоруен якын итеп...
Мин Жирдэ барын белуен
Тормышымны гол итэ!

Шик

Чиклэре юк хыял дингезенен,
Бер урында эллэ эйлэнэм?..
Телен белэн тет син, эйдэ, мине,
Тик йорэккэ генэ бэйлэнмэ!

Узем генэ хужа булмасам да,
Эзрэк уземнеке шикелле...
Сынауларны утэ алыр микэн,
Озаккамы тузэр? Икеле... Х.З.Ф.

Иманнан аерма, и Ходам!

Иртэгэдэн басам мин намазга,
Иртэгэдэн дога ойрэнэм, -
Диеп йори торгач, тоште базга...
Ни язгандыр сина, эй адэм!..
Ожмах котэ микэн сине алда,
Тэмугында таба кызамы...
Ярлыкасын иде сине Аллам,
Дога кылам сине кызганып.
Хажларга да акча табалмадын,
Уразага кочен житмэде.
Мэчетлэргэ бер дэ баралмадын,
Хэер-сэдакалар илтмэден...
Монкир-Нэнкир кая жибэрер бит,
Юк сарыгын корбан ителгэн.
Сират куперлэре, ай, нечкэ бик,
Ул юлларны азлар утэлгэн!..
Рэхмэтеннэн ташламасын Ходай,
Аермасын безне иманнан...
Гонахларны югач, жэннэтенэ
Керербез дип эле инанам... Х.З.Ф.

Жавап бармы?

Яратканын очен мине шашып,
Башкалардан артык кургэнгэ...
Очрашканда усал куздэн качып,
Гонахларга батмый тузгэнгэ.
Син - фэрештэ минем очен!
Башын куйган очен иннэремэ,
Жемелдэгэн чакта тешлэрен,
Карамыйча яшьтэш -тиннэренэ,
Бэхет булэк иткэн очен кичлэрен.
Син - ин газиз минем очен!
Бар уйларым белэн синен янда,
Шунадырмы кыска юлларым...
Тонге куктэ аем булып яндын,
Учларымда йомшак кулларын, -
Сизэсенме минем сою кочен?!.
Керфеклэрен генэ сойли кебек,
Сирпегэндэ, унай жавапны...
Хыял кинлегеннэн кайтам кире -
Сою -гонах, сою газапмы?
Кем сон бирер мона жавапны??! Х.З.Ф.

Соенеч

Анлашырга язган микэн
Берэр вакыт...
Сагышларын жырлап чиккэн
Керер шакып.
Йорэккэе шашып типкэн
Керер ватып...
Хэр икесе бары иплэп
Бирер шатлык.
Мэхэббэтем голлэр сипкэн -
Исе татлы.
Шул чэчэкне кем сон икэн
Озеп ташлый?..
Соенечем туфан иткэн -
Битем ашлый...
Сэфэреннэн кайтып житкэн
Кыйгач кашым...
Очрашулар татлы икэн,
И жанашым!
Синсез доньям ятим иткэн,
Ялгыз башым...Х.З.Ф.

Кояшым булалмадын

Буем житмэс Кояш бит син
Коннэремдэ.
Тулган Айдай яктыртасын
Тоннэремдэ...
Эйтерсен лэ, патшабикэ
Монбэрендэ,
Утэтэсен бар кушканын
Оннэремдэ...
Куп вакытта ошап бетми
Хонэрем дэ...
Куркытасын:"Тынламасан,
Улэрмен дэ...
Тилмерерсен, мин ожмахтан
Колэрмен дэ..."
Мин Жирдэ шул, канат та юк
Иннэремдэ...
Кунелемдэ шигырь уты
Тулэремэ... Х.З.Ф.

Мэхэббэт

Союлэрен чынлап булган икэн,
Мин генэ тик нидер эзлэдем...
Очратырмын, доньялар бит иркен,
Диеп, ометемне озмэдем...
Култыклашып сукмак таптаганда:
"Без бит дуслар!" - диеп шаярттым.
Иреннэрен ирен тапмаганда,
Чэчлэреннэн убеп яраттым...
Карый иден хэрчак кузлэремэ,
Сабыйларча мина ышанып.
Гашыйк иден шигъри сузлэремэ,
Шулай ургэнмендер тышауны...
Э мин киттем Золэйханы* юллап.
Охшаганын таптым.Пар булдык...
Булганлыгын бары байлык колы,
Сон тошендем...Жанга кар тулды...
Еллар утте.Син хаман да ялгыз.
Кемне коткэнлеген белэм дэ...
Бэхетенне урлаганмын ялгыш,
Бэгыремне шунсы телэ лэ... Х.З.Ф.
*Золэйха - Мисыр патшасы кызы, Йосыф пэйгамбэрнен булачак хатыны..

Жан авазы

Эй миллэтем, нэрсэ эйтим:
Кахарман дип дан жырлыйммы,
Унышларынны зурлыйммы.
Тарихта ятны кимсетеп,
Боеклегенне сырлыйммы?..
Бер Ходайга ялварыйммы:
Азат ит, дип, кавемемне,
Танк астына ятыйммы,
Себерлэрендэ катыйммы,
Дэверлэрне кузгатырлык
Жыр булып Жиргэ кайтыйммы,
Муса* кук чуллэрдэ йортеп,
Хэтерегез янартыйммы???
Коздэ коелган яфраклар
Яшелгэ эйлэнер язын...
Ярты меньеллык изелу,
Кимсетелу эллэ азмы?..
Татарым хаман да уйный
Куп гасырлык монлы сазын...
Кем ишетер жан авазын?!! Х.З.Ф.5.11.13
*Муса -пэйгамбэр, яхудлэрне, бозыклыкларын оныттыру очен,куп еллар чуллэрдэ йорткэн.

Сагыну

Кыр казлары килэ безнең яктан,
Күңел нидер көтеп талпына.
Кыр казының моңсу тавышында
Туган яктан хәбәр бар сыман...
Кыр казлары килә безнең яктан,
Бармы икән сәлам җибәргән?!.
Хислэремне сизгэн кебек,куктэ
Ап-ак каурый, энэ, тирбэлэ...
Ап-ак каурый, энкэм эйткэнмэллэ
Ешрак язсын диеп хатларны...
Кулларымда каурый, сагынуымны
Сөйләр өчен сүзләр тапмадым...
Ап-ак каурый...Сеңеп калган, ахры,
Кошларның да моңсу тавышы.
Шул каурыйны кулга алу белән,
Арткан кебек сагыну-сагышы...
Ап-ак каурый...Күңелемдә сагыш...
Җырларымда йөрәк авазым.
Ап-ак каурый белән туган якны
Сагыну тулы җырлар язамын...Х.З.Ф.

Томан яше

Һәр агач ботагы саен
Вак кына яшь бөртеге...
Энҗе булып ялтырыйлар -
Иң-иң кыйммәтле төре.
Ханбикә йөзек кашына
Сайланачагы - эре...

Күккә ашкан җаннар рухы,
Ярату сагышлары
Тупланган бу энҗеләргә,
Гомернең агышлары.
Еракка киткән кошларның
Иңрәүле тавышлары... Х.З.Ф.

Мотив(лекция)

Мотивлар - эчке импульс,
Тыштан - стимул була.
Фикри эшчэнлек тудырсан,
Милэргэ белем тула...

Социаль дэ була мотив,
Була - коммуникатив,
Жаваплы да, перспектив,
Танып бел, кара татып!

Белергэ омтылыш тусын,
Чиратлашсын узанализ.
Узара да анлашыгыз,
Балага телэк салыгыз:

Иртэгэ дэ килэм, дисен,
Барыбер моны белэм, дисен,
Усеп житкэч, ин-ин мэшхур,
Боек галим булам! дисен... Х.З.Ф.(Бер лекция тынлагач)

Без бу Җирдә бары кунак кына

Без кунаклар гына бу җиһанда,
Өч кенә көн кунак кадере...
Җаннар китә мәңгелек йорт эзләп,
Җирдә кала бары кабере...

Ялгыштым ла... Изге эшең кала,
Син утырткан агач, салган өй...
Балаларың, кылган догаларың,
Озак чыңлар әле синең көй...

Юлдаш булсын ерак сәфәреңдә
Барча хәерләрең, догалар...
Гөнаһларың азрак итсен иде,
Алары бит утка тыгалар!..

Күңелләр тик оҗмах кына тели,
Утка кемнең килсен керәсе?!.
Мизгел генә булган тормышның да
Шул өч көнен акка төрәсе... Х.З.Ф.

Әнкәм догалары

Әнкәм догалары мине саклый
Бәлаләрдән, яман күзләрдән...
Дошманнардан алар һәрчак яклый,
Булган барча гайбәт сүзләрдән.

Дивар да ул бөтен каргышларга,
Хосетлегеннән дә бәндәнең...
Куа миннән сары сагышларны,
Төшкә кергәннәрен, өндәген...Х.З.Ф.1.11.13

Скрипка кыллары

Скрипка кылларыннан
Моң тама куңелләргә,
Туган жирем кырларының
Жырлары түгелә лә...
Шул кылларга сеңгэн тирең,
Сеңгән сагышлы сөю,
Үпкәне татлы иреннең,
Милләтең өчен көю...
Шушы неп-нечкә кылларга
Татарның җаны сыйган:
Ничә гасыр типкәләнгән,
Ничә гасыр кан койган...
Ә кыллар шуны тойган... Х.З.Ф.30.10.13

Кил, бэхетем!

Ялгызлыктан жаным ошегэндэ,
Жылы орер кешем бармы сон?..
Шыткан голем лэйсэн булып ашлап,
Юрган булып ябар кармы син?..

Тошлэремдэ бары курэм сине,
Хыялымда назлап иркэлим.
Чынга ашар микэн ометлэрем,
Яктыртырмы беркон иртэмне...

Очарбызмы аккош булып куккэ,
Остэн генэ жирне кузэтеп,
Сары козем язга эйлэндереп,
Яшьлек хаталарын тозэтеп...

Кеше

Жылы сузгэ туймыйдыр ул
Гомер буе...
Ышанычлар аклау инде
Ботен уе.
Барчасы да эйткэненэ
Инансыннар.
Фикерлэрен дикъкать белэн
Тынласыннар...
Эшлэренен изгелеген
Сизсен бар да.
Кунеленен аклыклары
Яна кардай...
Йорт та салган, агачлар да
Устергэн ул.
Улларына, кызларына
Коч биргэн ул...
Бик тэ куркэм нэсыйхэтлэр
Биреп яши.
Мэнгелеккэ ап-ак булып
Китэ кеше... Х.З.Ф.

В этой группе, возможно, есть записи, доступные только её участникам.
Чтобы их читать, Вам нужно вступить в группу