ФАННУР ХАЛИКОВ,
28-11-2014 10:55
(ссылка)
ӘНКӘЕМӘ [рәхмәт oлы улыннан]
03:24
[ - ][ md5 ][ М ][X]Төшләремә ешрак кер, Әни! Гөлнур Айзат сүзләре, Ф.Мифтахов көеФәрид Мифтаховзагружено: - id372929761
00:00
ӘНКӘЕМӘ
[рәхмәт oлы улыннан]
Мәңге син , әнкәем , исемдә,
Сиңа рәхмәт әйтә юлларым!
Исән булсаң , әнкәй, яратып,
Кочар иде кайтып улларың.
Тагын яңа әйтү теләкләрең,
Ишетәсе иде карап йөзеңә.
Иркәләп назлы кочагымда,
Багып яшьле , әнкәй , күзеңә!
Өзелеп , әнкәемне , сагынып,
Әйләнеп әни исән чакларга.
Булмый талпынып кайтып,
Кочакка әнкәемне салырга.
Әнкәй, истә, өстеңдә тузган,
Иске фуфайкалар, халатлар.
Йөрәктә , башыңа бәйләгән,
Әле теткәләнгән яулыклар.
Истә үзең иске киемне киеп,
Безне матур ла киендердең.
Тәмле дә ашатып, кәдерләп,
Улларыңны бит сөендердең.
Хәтердә - баян , мотоларың,
Безгә әз акчаңны түккәнең.
Үсәләр бит улларым әтисез,
Бездән көлгәненә - әйткәнең.
Истә армиягә озатып барып,
Син үкереп йолап калганың.
Сагынып мине хатлар язып,
Шатланып каршы алганың.
Әнкәй , безгә шул тырышып,
Түгеп улларына күз нурың.
Бар көчен егетләреңә куеп,
Ыҗмахта сиңа , әнкәй , урын!
Тотып синең , әнкәй , сүзең,
Узабыз без күрсәткән юлың.
Безнең өчен яшәдең , әнкәй,
Сиңа! Рәхмәт-дия! Олы улың!
Фәннур Халиков.
Екатеринбург.
26 октябрь 2011 ел.
В этой группе, возможно, есть записи, доступные только её участникам.
Чтобы их читать, Вам нужно вступить в группу
Чтобы их читать, Вам нужно вступить в группу