#jide#мэхэббэт#яратам
7 төн.
Беренче төн.
Әй, беренче тапкыр күрү,--
Синең сихерле дөньяң.
Син бер Мәҗнүн, җырчы Гашыйк,
Ә мин бит Ләйләң булдым.
Гасыр кичеп килдем сиңа,
Адаштыммы сине күреп.
Яшим бүген бу дөньяда
Мин бәхетнең тәмен белеп.
Икенче төн.
Тезелде сүзләр кәгазьгә
Киткәндә синең яннан.
Үзем китеп барсам да бит,
Җан белән синдә калам.
Кем синең сереңне ачкан?
...Мин тетрәп китеп барам.
Синең җылы карашыңнан
Төзәлә йөрәк ярам.
Кем син? Беренче Гыйшкымы,
Яңа шагыйрем мәллә?!
Җан-күзеңә бактым шашып,
Хушлашып киткән мәлдә.
Өченче төн.
Мин бүтән... дип дәшәсең син,