Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
Туган телдэ; язышып, аралашып , сойлэшеп яшик дусларым бердэм булыйк бергэ булыйк..
Отписывайтесь от событий, которые не интересны
Чтобы отписаться от новостей другого пользователя, щелкните на значке настроек в этом событии и выберите нужный пункт.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Язлар китә, җәйләр килә.
Әле генә кергән идем
Ак чәчәкле , языма,
Йөргән идем хискә тулып,
Уралып яз назына.
Шул арада җәй дә керде,
Яшел алмасын тагып,
Җир җиләге тулып пеште,
Кояшның нурын алып.
Кая гына чаба вакыт...
Өлгерәм дип, йөгерәм.
Гомер арбасын сөйрим лә
Сөренмәм дим, егылмам!
Агым судай ага вакыт,
Юа салган эземне,
Юа алмас ак кәгазгә
Язып куйган сүземне!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2023 ел
Әле генә кергән идем
Ак чәчәкле , языма,
Йөргән идем хискә тулып,
Уралып яз назына.
Шул арада җәй дә керде,
Яшел алмасын тагып,
Җир җиләге тулып пеште,
Кояшның нурын алып.
Кая гына чаба вакыт...
Өлгерәм дип, йөгерәм.
Гомер арбасын сөйрим лә
Сөренмәм дим, егылмам!
Агым судай ага вакыт,
Юа салган эземне,
Юа алмас ак кәгазгә
Язып куйган сүземне!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2023 ел
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Җырың калды йөрәктә--
Үлмәдең , юк үлмәдең,
Күммәдек юк күммәдек.
Киттең әнкәй еракка-
Туганыңа кунакка,
Сагыш салып йөрәккә.
Төшемдә генә күрәм.
Әнкәй җылыңны тоям.
Килә кочып аласым,
Сөйләшеп утырасым,
Ә син, китеп барасың.
Үз сукмагыңнан атлап
Әкрен генә син көйләп,
Нидер әйтәсең килеп,
Әйләнеп син карадың,
Төшем икән уяндым.
Әнкәй китеп югалды,
Йөрәктә җыры калды.
Мәңге яшәр җыр булып,
Күңелем моңга тулып,
Агылды чишмә булып.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Үлмәдең , юк үлмәдең,
Күммәдек юк күммәдек.
Киттең әнкәй еракка-
Туганыңа кунакка,
Сагыш салып йөрәккә.
Төшемдә генә күрәм.
Әнкәй җылыңны тоям.
Килә кочып аласым,
Сөйләшеп утырасым,
Ә син, китеп барасың.
Үз сукмагыңнан атлап
Әкрен генә син көйләп,
Нидер әйтәсең килеп,
Әйләнеп син карадың,
Төшем икән уяндым.
Әнкәй китеп югалды,
Йөрәктә җыры калды.
Мәңге яшәр җыр булып,
Күңелем моңга тулып,
Агылды чишмә булып.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
share post
10 December 2022 at 13:31
community-post.html
Узор "соты" спицами
Для образца, мы набираем 24 петли + 2 кромочные (четное количество петелек). Кромочные вяжем так: первая снимается, а самую последнюю петлю изнаночной.Мы их не включили в описание.
1 ряд: *1 лицевая, 1 петлю, на левой спице, сместить вместе с накидом, на правую спицу* вяжем повторами, до окончания ряда. Этот ряд считается изнаночной стороной полотна;
2 ряд: одна лицевая (без повторов) * сместить накид на правую спицу, его не провязываем, 2 лицевые* затем, вяжем повторами, до окончания ряда. Нам нужно провязать одну лицевую в конце ряда. Этот ряд считается лицевой стороно more…
Для образца, мы набираем 24 петли + 2 кромочные (четное количество петелек). Кромочные вяжем так: первая снимается, а самую последнюю петлю изнаночной.Мы их не включили в описание.
1 ряд: *1 лицевая, 1 петлю, на левой спице, сместить вместе с накидом, на правую спицу* вяжем повторами, до окончания ряда. Этот ряд считается изнаночной стороной полотна;
2 ряд: одна лицевая (без повторов) * сместить накид на правую спицу, его не провязываем, 2 лицевые* затем, вяжем повторами, до окончания ряда. Нам нужно провязать одну лицевую в конце ряда. Этот ряд считается лицевой стороно more…
6 comments
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
share post
24 October 2022 at 15:37
community-post.html
7 comments
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Тукта сугыш
Зәңгәр күкнең йөзе кара,
Сугыш бара ни чара!
Сугыш дигән сүзе-үзе
Йөрәккә сала яра!
Сугыш кыры утта яна
Яшен түгә Җир -ана!
Күпме кеше канын коеп
Сугыш кырында кала!
Тукта сугыш, тукта! тукта!
Тыңла йөрәк тибешен!
Аккан суның, искән җилнең,
Җирнең тирән сулышын!
Кеше җаны-галләм җаны!
Җанны кисеп үтмә- син!
Якты булсын күкнең йөзе
Дөнья матур-дөнья киң...
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022ел.
Зәңгәр күкнең йөзе кара,
Сугыш бара ни чара!
Сугыш дигән сүзе-үзе
Йөрәккә сала яра!
Сугыш кыры утта яна
Яшен түгә Җир -ана!
Күпме кеше канын коеп
Сугыш кырында кала!
Тукта сугыш, тукта! тукта!
Тыңла йөрәк тибешен!
Аккан суның, искән җилнең,
Җирнең тирән сулышын!
Кеше җаны-галләм җаны!
Җанны кисеп үтмә- син!
Якты булсын күкнең йөзе
Дөнья матур-дөнья киң...
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Җылы язым кая югалган.
Язның җылы көне,кая качкан?
Көз салкыны, аны орлаган!
Яз кояшым кая киткән диеп,
Яшен түгеп язым , елаган.
Әйләнә дә килә кара болыт,
Кояшымны кая яшерде?
Бозлы яңгыр бозын бәреп яуды
Аткан чәчәк туңып өшеде.
Өй түрендә үскән алмагачым,
Чәчәк атып , акка күмелде.
Чәчәгенә салкын карлар кунып,
Алмагачның яше түгелде..
Май ае да үтеп китеп бара,
Бишмәтемне әле салмадым!
Ситце күлмәк киеп,рәхәтләнеп,
Ялан аяк җирдә, йөрмәдем!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022 ел,май ае.
Язның җылы көне,кая качкан?
Көз салкыны, аны орлаган!
Яз кояшым кая киткән диеп,
Яшен түгеп язым , елаган.
Әйләнә дә килә кара болыт,
Кояшымны кая яшерде?
Бозлы яңгыр бозын бәреп яуды
Аткан чәчәк туңып өшеде.
Өй түрендә үскән алмагачым,
Чәчәк атып , акка күмелде.
Чәчәгенә салкын карлар кунып,
Алмагачның яше түгелде..
Май ае да үтеп китеп бара,
Бишмәтемне әле салмадым!
Ситце күлмәк киеп,рәхәтләнеп,
Ялан аяк җирдә, йөрмәдем!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022 ел,май ае.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Газиз кешем-әнием
Әни-әни, газиз кешем минем,
Сиңа кайта минем уйларым.
Хәр мизгелең, истән чыкмый- хичтә
Йөрәгемдә сагыш моңнарым.
Вакыт юа диләр, яра эзен,
Төзәлми, ник, йөрәк ярасы?
Вакыт үткән саен якыная,
Шул, мизгелнең ике арасы!
Кызым, диеп, дәшә идең миңа,
Йомшак иде, әнкәй тавышың!
Күңел түрең- моңлы дарья иде,
Тыңлыйм хәзер, гомер агышын.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова.
Оренбург шәһәре 2022 ел.
Әни-әни, газиз кешем минем,
Сиңа кайта минем уйларым.
Хәр мизгелең, истән чыкмый- хичтә
Йөрәгемдә сагыш моңнарым.
Вакыт юа диләр, яра эзен,
Төзәлми, ник, йөрәк ярасы?
Вакыт үткән саен якыная,
Шул, мизгелнең ике арасы!
Кызым, диеп, дәшә идең миңа,
Йомшак иде, әнкәй тавышың!
Күңел түрең- моңлы дарья иде,
Тыңлыйм хәзер, гомер агышын.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова.
Оренбург шәһәре 2022 ел.
1:183Әнием җырлый -Лениза-Вагаб кызы.Истәлек.Save to my page
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Яшерәм мин күземне.
Яз кояшы, күктә нурлана,
Кар өстендә ,якты нур яна.
Карлар шилеп җиргә яттылар,
Кошлар очып безгә кайттылар.
Гөрләвекләр гөрләп йөгерә,
Яшел үлән читтә күренә.
Күңелкәем генә, ник моңсу?
Тыныч түгел, йөрәгем ярсу!
Исән имин, кышны үткәрдек,
Килеп кердек җылы язына.
Күңелем минем нигә икән?
Күмелми шул язның назына!
Гаебем бар кеше кебек мин,
Нигә сизәм икән үземне?
Башкаемны аска иям дә,
Яшерәм мин, нигә күземне?
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022ел.
Яз кояшы, күктә нурлана,
Кар өстендә ,якты нур яна.
Карлар шилеп җиргә яттылар,
Кошлар очып безгә кайттылар.
Гөрләвекләр гөрләп йөгерә,
Яшел үлән читтә күренә.
Күңелкәем генә, ник моңсу?
Тыныч түгел, йөрәгем ярсу!
Исән имин, кышны үткәрдек,
Килеп кердек җылы язына.
Күңелем минем нигә икән?
Күмелми шул язның назына!
Гаебем бар кеше кебек мин,
Нигә сизәм икән үземне?
Башкаемны аска иям дә,
Яшерәм мин, нигә күземне?
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
share post
20 March 2022 at 16:14
community-post.html
Полад Бюль-Бюль оглы. Шейк
2:312 802Полад Бюль-Бюль оглы. ШейкSave to my page
27 comments
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Кунак булып кыш йөри.
Март аеның бураны,
Карны өеп тутыра.
Кышның китәсе килми,
Бусагамда утыра.
Кунак булып кыш йөри,
Ак карын или-или.
Үз көен үзе көйли
Йөрисе юлын бирми.
Яз кояшы югалган,
Аны болыт орлаган.
Язны җибәрми тора
Буран бурап котыра.
Кышны куам, кит инде,
Җылы язым кил инде!
Ап-ак карның өстенә,
Нурларыңны сиб инде.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022 ел.
Март аеның бураны,
Карны өеп тутыра.
Кышның китәсе килми,
Бусагамда утыра.
Кунак булып кыш йөри,
Ак карын или-или.
Үз көен үзе көйли
Йөрисе юлын бирми.
Яз кояшы югалган,
Аны болыт орлаган.
Язны җибәрми тора
Буран бурап котыра.
Кышны куам, кит инде,
Җылы язым кил инде!
Ап-ак карның өстенә,
Нурларыңны сиб инде.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022 ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Кисмә язмыш- гомер юлымны.
Каз мамыгы кебек ап-ак карлар ява,
Яңа елның матур бүләге.
Бисмиламны әйтеп басам яңа юлга,
Күңелемдә якты теләгем.
Ачык булсын иде яңа юлым минем,
Кисмә язмыш - гомер юлымны!
Меңләп йолдыз бәхет нурын сибә карга
Яктылыгы чага күземне!
Рәхәттә кебек, авыр да нигә,миңа?
Ике тойгы күңел күгемдә.
Караңгы төн күзләремне буа күрмә,
Бара яткан гомер юлымда.
Көнем туса, якты булып тусын иде,
Төнем керсә , аем елмаеп.
Курку баскан җаным , бәргәләнәмәс иде
Тормас иде күңел моңаеп.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022 ел.
Каз мамыгы кебек ап-ак карлар ява,
Яңа елның матур бүләге.
Бисмиламны әйтеп басам яңа юлга,
Күңелемдә якты теләгем.
Ачык булсын иде яңа юлым минем,
Кисмә язмыш - гомер юлымны!
Меңләп йолдыз бәхет нурын сибә карга
Яктылыгы чага күземне!
Рәхәттә кебек, авыр да нигә,миңа?
Ике тойгы күңел күгемдә.
Караңгы төн күзләремне буа күрмә,
Бара яткан гомер юлымда.
Көнем туса, якты булып тусын иде,
Төнем керсә , аем елмаеп.
Курку баскан җаным , бәргәләнәмәс иде
Тормас иде күңел моңаеп.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2022 ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
share post
24 January 2022 at 15:49
community-post.html
6 comments
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Йөрәк тибеше.
Яңа елның, яңа юлы серле!
Төпсез кое ,суы күренми!
Салкын җиле тынып калган мәлгә,
Арттан куып, нигә йөгерми?
Сер ачкычы ,серле җирдә ята,
Кемнәр күргән аны, кем белгән?
Бикләр салган капкаларны үтеп,
Тайгак юлдан таймый, кем йөргән?
Хәркемгә дә Ходай бүлеп биргән,
Өлешенә карап көмешен.
Гомер юлын биргән безгә санап,
Санап биргән йөрәк тибешен.
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021ел.
Яңа елның, яңа юлы серле!
Төпсез кое ,суы күренми!
Салкын җиле тынып калган мәлгә,
Арттан куып, нигә йөгерми?
Сер ачкычы ,серле җирдә ята,
Кемнәр күргән аны, кем белгән?
Бикләр салган капкаларны үтеп,
Тайгак юлдан таймый, кем йөргән?
Хәркемгә дә Ходай бүлеп биргән,
Өлешенә карап көмешен.
Гомер юлын биргән безгә санап,
Санап биргән йөрәк тибешен.
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Бердәм булыйк.
Аерылганны аю ашый диләр,
Бүленгәнне бүре юк итә.
Бер кисәкне бергә бүлеп ашыйк,
Бергә яшәүләргә ни җитә.
Иңне- иңгә, кулны- кулга куеп,
Тыңлап яшик йөрәк тибешен.
Бергә булыйк, бердәм булып яшик,
Тоеп бергә гомер агышын.
Көчле булып яшик, без бер булып,
Кара йөзләр тапап үтмәсен!
Яклап, саклап, тату яшик җирдә,
Җан җылысы сүнә күрмәсен!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Аерылганны аю ашый диләр,
Бүленгәнне бүре юк итә.
Бер кисәкне бергә бүлеп ашыйк,
Бергә яшәүләргә ни җитә.
Иңне- иңгә, кулны- кулга куеп,
Тыңлап яшик йөрәк тибешен.
Бергә булыйк, бердәм булып яшик,
Тоеп бергә гомер агышын.
Көчле булып яшик, без бер булып,
Кара йөзләр тапап үтмәсен!
Яклап, саклап, тату яшик җирдә,
Җан җылысы сүнә күрмәсен!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
share post
12 December 2021 at 17:46
community-post.html
6 comments
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Сынама син- язмыш, сынама.
Кара болыт күкне биләп алган,
Карлы яңгыр ява да,ява гына...
Кар салкыны күкрәгемне баса
Йөрәк минем, яна да- яна гына!
Кара көзнең салкын көне килде,
Кара җиргә ятып, үксеп, еладым!
Нигә кыйнап сыный икән язмыш?
Шул сорауга, җавап таба алмадым?!
Өмет нуры сүнгән күңелемнең,
Бер очкыны яна,эле сүнмәгән!
Әкрен генә ишетелә бер моң,
Назга тулы хисләр, әле үлмәгән!
Ачы язмыш торма көтеп алда,
Каеш чыбыркыңны ташла кулыңнан!
Сынама син язмыш... сынама син!
Тыныч кына үтим, гомер юлымнан.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәҺәре 2021 ел.
Кара болыт күкне биләп алган,
Карлы яңгыр ява да,ява гына...
Кар салкыны күкрәгемне баса
Йөрәк минем, яна да- яна гына!
Кара көзнең салкын көне килде,
Кара җиргә ятып, үксеп, еладым!
Нигә кыйнап сыный икән язмыш?
Шул сорауга, җавап таба алмадым?!
Өмет нуры сүнгән күңелемнең,
Бер очкыны яна,эле сүнмәгән!
Әкрен генә ишетелә бер моң,
Назга тулы хисләр, әле үлмәгән!
Ачы язмыш торма көтеп алда,
Каеш чыбыркыңны ташла кулыңнан!
Сынама син язмыш... сынама син!
Тыныч кына үтим, гомер юлымнан.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәҺәре 2021 ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Пумала баш, бер пәри.
Урам буйлап тәгәри,
Пумала баш, бер пәри.
Тәгәри дә тәгәри,
Тирә ягына карый.
Ваемсыз йөри кеше,
Бар аның ашы, эше.
Күңеле дә киң,ачык,
Хисләре тора ташып.
Күзеннән нур коела,
Үзе нурда коена.
Әй пәри, пәри, пәри!
Үзен- үзе, бәргәли.
Кеше янына килә,
Тешен ыржайтып көлә!
Төтен өрә күзенә,
Битлек яба йөзенә!
Киртә сала юлына,
Тамга куя кулына!
Тамгасы юк кешегә,
Нишләргә соң, нишләргә?
Тамгаң юк, диеп пәри,
Мескен кешене эрли.
Йөрмә дия юлымда,
Утыр дия, өеңдә.
Песи борчагын аша,
Менә сиңа, тамаша!
Җаным өшеп, уяндым,
Уяндым да уйландым.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова more…
Урам буйлап тәгәри,
Пумала баш, бер пәри.
Тәгәри дә тәгәри,
Тирә ягына карый.
Ваемсыз йөри кеше,
Бар аның ашы, эше.
Күңеле дә киң,ачык,
Хисләре тора ташып.
Күзеннән нур коела,
Үзе нурда коена.
Әй пәри, пәри, пәри!
Үзен- үзе, бәргәли.
Кеше янына килә,
Тешен ыржайтып көлә!
Төтен өрә күзенә,
Битлек яба йөзенә!
Киртә сала юлына,
Тамга куя кулына!
Тамгасы юк кешегә,
Нишләргә соң, нишләргә?
Тамгаң юк, диеп пәри,
Мескен кешене эрли.
Йөрмә дия юлымда,
Утыр дия, өеңдә.
Песи борчагын аша,
Менә сиңа, тамаша!
Җаным өшеп, уяндым,
Уяндым да уйландым.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова more…
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Кеше булып килә каласым.
Кеше булып тудым ,бу дөньяга,
Кеше булып килә яшисем!
Киң юлларда ,иркен сулыш алып,
Иркен атлап, килә йөрисем!
Кеше булып тудым, бу дөньяга,
Ишетәм мин йөрәк тибешен.
Акылым дөрес,аңлап яшим җирдә,
Күңел тыңлый гомер агышын.
Тирән уйлап яшим бу дөньяда,
Җаным-тәнем белән яратып.
Җаным дулый, йөрәк минем әрни,
Күңел хисен йөрим таратып.
Ник каршыма минем чыгып бастың,
Юлларыма киртә куясың.
Рәнҗетмәгез, рәнҗү төшә диләр
Әрнүенә ничек түзәрсең?!....
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Кеше булып тудым ,бу дөньяга,
Кеше булып килә яшисем!
Киң юлларда ,иркен сулыш алып,
Иркен атлап, килә йөрисем!
Кеше булып тудым, бу дөньяга,
Ишетәм мин йөрәк тибешен.
Акылым дөрес,аңлап яшим җирдә,
Күңел тыңлый гомер агышын.
Тирән уйлап яшим бу дөньяда,
Җаным-тәнем белән яратып.
Җаным дулый, йөрәк минем әрни,
Күңел хисен йөрим таратып.
Ник каршыма минем чыгып бастың,
Юлларыма киртә куясың.
Рәнҗетмәгез, рәнҗү төшә диләр
Әрнүенә ничек түзәрсең?!....
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Йөрәккәем... тыңла үзеңне.
Туган ягым минем - киң далам.
Уйнап үскән , мин, синең балаң.
Әсирлеккә алдың үземне,
Суга салдың минем сүземне.
Колач җәеп йөргән юлларым,
Кителде дә бер көн югалды.
Бер тар сукмак минем алдымда,
Шул сукмакка басып мин калдым.
Чиккә салып минем юлымны
Чикләп булмас минем уемны.
Кара төтен кисмә күземне!
Йөрәккәем..., тыңла үзеңне!
Акылыңны алга сал да син,
Җиде тапкыр уйлап ал да син!
Кисеп куйсаң ялгап булмый шул,
Алданма җаным, сак син бул!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Туган ягым минем - киң далам.
Уйнап үскән , мин, синең балаң.
Әсирлеккә алдың үземне,
Суга салдың минем сүземне.
Колач җәеп йөргән юлларым,
Кителде дә бер көн югалды.
Бер тар сукмак минем алдымда,
Шул сукмакка басып мин калдым.
Чиккә салып минем юлымны
Чикләп булмас минем уемны.
Кара төтен кисмә күземне!
Йөрәккәем..., тыңла үзеңне!
Акылыңны алга сал да син,
Җиде тапкыр уйлап ал да син!
Кисеп куйсаң ялгап булмый шул,
Алданма җаным, сак син бул!
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Вакыт үтә-серен сүтә.
Синең кулың минем кулда!
Юл йөгерә белмим кайда?
Эзләр кала йөргән юлда!
Көн авышкан ,кичкә таба.
Кояш уйный, әле яна.
Якты көннең җылы нуры,
Үзе якты , үзе нурлы.
Чаян нурлар күзгә куна
Сирпеп уйнап, көлеп куя.
Сөеп биттән, үбеп ала.
Җылысына йөрәк яна.
Якты кояш нурын салган,
Кызыл күмер булып калган.
Баеп бара безнең алда,
Сүлпән генә офык яна!
Кызыл сызык булып кала
Карангы төн юрган яба
Туктап калдык икәү- бергә.
Минем күлым синең кулда
Йөрәккәем дөп-дөп килә.
Кара пәрдә тора алда.
Караңгылык күзне буа.
Күренми юл безнең алда
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова more…
Синең кулың минем кулда!
Юл йөгерә белмим кайда?
Эзләр кала йөргән юлда!
Көн авышкан ,кичкә таба.
Кояш уйный, әле яна.
Якты көннең җылы нуры,
Үзе якты , үзе нурлы.
Чаян нурлар күзгә куна
Сирпеп уйнап, көлеп куя.
Сөеп биттән, үбеп ала.
Җылысына йөрәк яна.
Якты кояш нурын салган,
Кызыл күмер булып калган.
Баеп бара безнең алда,
Сүлпән генә офык яна!
Кызыл сызык булып кала
Карангы төн юрган яба
Туктап калдык икәү- бергә.
Минем күлым синең кулда
Йөрәккәем дөп-дөп килә.
Кара пәрдә тора алда.
Караңгылык күзне буа.
Күренми юл безнең алда
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова more…
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Киек казлар -оча тезелеп.
Көз уртасы, оча киек казлар
Күкне кисә казның тавышы.
Дулкын булып йөрәгемә керә
Шул тавышның күңел сагышы.
Киек казлар оча күкне кыеп
Карап калам, күзем талганчы.
Ачык булсын очкан казның юлы
И Ходаем, киртә салмачы.
Ник талпына икән минем күңел
Казлар очкан чакта тезелеп.
Билге булып йөргән юлларыма
Каз каурые төшкән өзелеп.
Каз тавышы кереп күңелемә
Йөрәк кылларымны уйната
Ерак бабам салган тирән серне
Каз тавышы, әллә уята.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел
Көз уртасы, оча киек казлар
Күкне кисә казның тавышы.
Дулкын булып йөрәгемә керә
Шул тавышның күңел сагышы.
Киек казлар оча күкне кыеп
Карап калам, күзем талганчы.
Ачык булсын очкан казның юлы
И Ходаем, киртә салмачы.
Ник талпына икән минем күңел
Казлар очкан чакта тезелеп.
Билге булып йөргән юлларыма
Каз каурые төшкән өзелеп.
Каз тавышы кереп күңелемә
Йөрәк кылларымны уйната
Ерак бабам салган тирән серне
Каз тавышы, әллә уята.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Җәйнең соңгы көне.
Чәчәкләрең аткан , бизәп көнне,
Сусыл алмаң пешеп өлгергән.
Тәгәрәгән карбыз, ята алда,
Сары төскә дала күмелгән.
Җибәрәсем килми эссе җәйне,
Җәйдә йөреп әле туймадым.
Бераз тукта, китмә бездән диеп,
Җәй артыннан мин дә иярдем.
Көн авышкан инде, кичкә таба,
Сандугачым, китеп югалды.
Сары яфрак элгән ак каеным,
Башын иеп, ул да, елады.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Чәчәкләрең аткан , бизәп көнне,
Сусыл алмаң пешеп өлгергән.
Тәгәрәгән карбыз, ята алда,
Сары төскә дала күмелгән.
Җибәрәсем килми эссе җәйне,
Җәйдә йөреп әле туймадым.
Бераз тукта, китмә бездән диеп,
Җәй артыннан мин дә иярдем.
Көн авышкан инде, кичкә таба,
Сандугачым, китеп югалды.
Сары яфрак элгән ак каеным,
Башын иеп, ул да, елады.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Әллә инде- вакыт үзгәрде.
Җәйнең соңгы ае үтеп бара,
Көннәр эссе, кояш кыздыра.
Эссе җиле биткә сугып үтә,
Я, Өермә , тузып йөгерә.
Яланаяк, кызу комга басып,
Барып кердем бала-чагыма.
Яшлегемнең комын учка алып,
Чәчеп йөрдем йөргән юлыма.
Бала чагым матур вакыт иде,
Уйный идек бергә буталып.
Күл суында бергә йөзә идек,
Балчыгына күлнең, буялып.
Хәзер инде башка вакыт килде,
Эссе җәйдә, вирус котыра.
Уңнан, сулдан минем башка суга,
Дию булып үзе үкерә.
Әсирлеккә төшкән Җаным минем.
Бәргәләнә, мескен , сугыла!
Күзләремә тозлы яшләр тулып,
Тамчы булып җиргә коела. more…
Җәйнең соңгы ае үтеп бара,
Көннәр эссе, кояш кыздыра.
Эссе җиле биткә сугып үтә,
Я, Өермә , тузып йөгерә.
Яланаяк, кызу комга басып,
Барып кердем бала-чагыма.
Яшлегемнең комын учка алып,
Чәчеп йөрдем йөргән юлыма.
Бала чагым матур вакыт иде,
Уйный идек бергә буталып.
Күл суында бергә йөзә идек,
Балчыгына күлнең, буялып.
Хәзер инде башка вакыт килде,
Эссе җәйдә, вирус котыра.
Уңнан, сулдан минем башка суга,
Дию булып үзе үкерә.
Әсирлеккә төшкән Җаным минем.
Бәргәләнә, мескен , сугыла!
Күзләремә тозлы яшләр тулып,
Тамчы булып җиргә коела. more…
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Гомер көзгесе.
Җәйнең төне йолдыз белән тулы,
Кем санаган аны , кем белгән?
Йолдызларга карап , айлы төндә
Яшлек эзен эздәп, кем йөргән?
Айлы төннең йолдыз тулы күге,
Күңелләргә өсти наз нурын.
Аваз булып ишетелә бер моң,
Әллә яшлек сузамы моңын.
Бөдрә таллар башын суга игән,
Тынып тыңлый гомер агышын.
Ишетәм мин йолдыз яуган күктән
Яшлегемнең назлы тавышын.
Ике йолдыз яна , нурын сибеп,
Ике яшьнең сөю билгесе.
Вакыт үтә, йолдыз әле яна,
Сөйгән парның- гомер көзгесе.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Җәйнең төне йолдыз белән тулы,
Кем санаган аны , кем белгән?
Йолдызларга карап , айлы төндә
Яшлек эзен эздәп, кем йөргән?
Айлы төннең йолдыз тулы күге,
Күңелләргә өсти наз нурын.
Аваз булып ишетелә бер моң,
Әллә яшлек сузамы моңын.
Бөдрә таллар башын суга игән,
Тынып тыңлый гомер агышын.
Ишетәм мин йолдыз яуган күктән
Яшлегемнең назлы тавышын.
Ике йолдыз яна , нурын сибеп,
Ике яшьнең сөю билгесе.
Вакыт үтә, йолдыз әле яна,
Сөйгән парның- гомер көзгесе.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Күз яше.
Язның көне, зәңгәр күге
Ак чәчәккә җиһан күмелде.
Ачы язмыш, тозлы яшләр,
Яңгыр булып җиргә коелды.
Мылтык алып, син кулыңа,
Нигә ачтың мәктәп капкасын?
Нигә аттың, ник үтердең,
Әниләрнең газиз баласын?
Акылыңнан яздың әллә?
Вәхши җаның шашып котыра.
Кеше җаны түгел синдә
Явыз җырткыч җаны утыра.
Якты кояш нигә сиңа?
Нигә сиңа кояш нурлары?
Нигә аттың, нигә өздең,
Балаларның гомер юлларын?
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Язның көне, зәңгәр күге
Ак чәчәккә җиһан күмелде.
Ачы язмыш, тозлы яшләр,
Яңгыр булып җиргә коелды.
Мылтык алып, син кулыңа,
Нигә ачтың мәктәп капкасын?
Нигә аттың, ник үтердең,
Әниләрнең газиз баласын?
Акылыңнан яздың әллә?
Вәхши җаның шашып котыра.
Кеше җаны түгел синдә
Явыз җырткыч җаны утыра.
Якты кояш нигә сиңа?
Нигә сиңа кояш нурлары?
Нигә аттың, нигә өздең,
Балаларның гомер юлларын?
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Ямле язның бүләге.
Ишеттем мин казлар тавышын,
Ташкын суның гөрләп агышын.
Кыштан кердем ямле языма,
Күмелдем мин язның назына.
Иснәп йөрдем язның исләрен,
Уяндылар күңел хисләрем.
Күрдем киек казлар очканын,
Канат кагып, күлгә төшкәнен.
Умырзая чыккан , күренә.
Үрелә ул кояш нурына.
Яфрагына төргән бөресен,
Аңа сала нурның төрлесен.
Киң даланы биләп, сибелеп,
Умырзая тора тирбәлеп.
Матурлыгы исең китәрлек,
Күңелемә керә ияреп.
Яшлегемә кереп югалам,
Бала кебек үзем куанам.
Бәбкә үлән үскән юлыма,
Нурлы кояш төшкән кулыма.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Ишеттем мин казлар тавышын,
Ташкын суның гөрләп агышын.
Кыштан кердем ямле языма,
Күмелдем мин язның назына.
Иснәп йөрдем язның исләрен,
Уяндылар күңел хисләрем.
Күрдем киек казлар очканын,
Канат кагып, күлгә төшкәнен.
Умырзая чыккан , күренә.
Үрелә ул кояш нурына.
Яфрагына төргән бөресен,
Аңа сала нурның төрлесен.
Киң даланы биләп, сибелеп,
Умырзая тора тирбәлеп.
Матурлыгы исең китәрлек,
Күңелемә керә ияреп.
Яшлегемә кереп югалам,
Бала кебек үзем куанам.
Бәбкә үлән үскән юлыма,
Нурлы кояш төшкән кулыма.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Күңел сагышым.
Тагын бер яз- үтеп китеп бара,
Юк, син әнкәй, безнең арада.
Сызып кына йөрәккәем яна,
Эзен салып минем ярага..
Синсез генә ата язның таңы,
Көннәр туа, вакыт йөгерә!
Синең җырың моң дарьясы булып
Күңелемә тулып түгелә!.
Якты дөнья бүләк иттең әнкәй,
Иман нуры салып күңелгә.
Синең сүзләр, якты нурлар булып,
Нурын сибә күңел күгемә.
Сүзләремдә минем, синең сүзләр...
Хәр сүземдә йөрәк сагышы!
Мәхәббәтем минем, учак утым,
Хәр сүземдә гомер агышы.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Тагын бер яз- үтеп китеп бара,
Юк, син әнкәй, безнең арада.
Сызып кына йөрәккәем яна,
Эзен салып минем ярага..
Синсез генә ата язның таңы,
Көннәр туа, вакыт йөгерә!
Синең җырың моң дарьясы булып
Күңелемә тулып түгелә!.
Якты дөнья бүләк иттең әнкәй,
Иман нуры салып күңелгә.
Синең сүзләр, якты нурлар булып,
Нурын сибә күңел күгемә.
Сүзләремдә минем, синең сүзләр...
Хәр сүземдә йөрәк сагышы!
Мәхәббәтем минем, учак утым,
Хәр сүземдә гомер агышы.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
2:022Кичер әнкәй-гафу ит. Җырлый Лениза , Вагаб кызы.Save to my page
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
share post
11 March 2021 at 17:34
community-post.html
38 comments
для
: Хочу цветов . Посеяла на подоконнике уже , всходы появились !12 March 2021 at 10:06
Нравится1
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Заяга вакыт үтте.
Көне-төне вирус сөйләп,
Заяга вакыт үтте.
Әллә сүзе , әллә үзе,
Йөрәкне өтеп тетте.
Корт эзләгән тукран кебек,
Тук-тук сугып башыма,
Әйләндерде башкаемны,
Катты урам ташына.
Тыңлый-тыңлый вирус сүзен
Чукрак булдым мин үзем.
Уйларым лә чуалмасын,
Ходаем бирсен түзем.
Гыйнвар ае үтте, китте,
Февральга атлап кердек,
Бик биектә, зәңгәр күктә,
Язның кояшын күрдек.
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Көне-төне вирус сөйләп,
Заяга вакыт үтте.
Әллә сүзе , әллә үзе,
Йөрәкне өтеп тетте.
Корт эзләгән тукран кебек,
Тук-тук сугып башыма,
Әйләндерде башкаемны,
Катты урам ташына.
Тыңлый-тыңлый вирус сүзен
Чукрак булдым мин үзем.
Уйларым лә чуалмасын,
Ходаем бирсен түзем.
Гыйнвар ае үтте, китте,
Февральга атлап кердек,
Бик биектә, зәңгәр күктә,
Язның кояшын күрдек.
Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Блог. Лилия Гиматдинова(Хисамова)
community-post.html
Яңа елның, яңа юлы.
Үткән елым, үткән юлым,
Үтте..., китте, суга салдым.
Искә алып шул көннәрне
Күңел тулып, елап алдым.
Яңа елның яңа юлы.
Ташлар белән нигә тулы?
Ташның өсте бозга каткан,
Кар сибелеп ташка яткан.
Ачуымнан йөрәк дулый
Кышның җиле арттан улый.
Колагыма нидер сөйли
Сөйли-сөйли, көен көйли.
Юлга карап бетте түзем,
Ташны алып, бәрдем үзен.
Очып китте, читкә төште,
Салкынына кулым пеште!
Ташлар бәрәм, алга барам,
Мин үземә сукмак салам.
Көннәр үтә, төннәр үтә,
Күңел шашып язны көтә.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Үткән елым, үткән юлым,
Үтте..., китте, суга салдым.
Искә алып шул көннәрне
Күңел тулып, елап алдым.
Яңа елның яңа юлы.
Ташлар белән нигә тулы?
Ташның өсте бозга каткан,
Кар сибелеп ташка яткан.
Ачуымнан йөрәк дулый
Кышның җиле арттан улый.
Колагыма нидер сөйли
Сөйли-сөйли, көен көйли.
Юлга карап бетте түзем,
Ташны алып, бәрдем үзен.
Очып китте, читкә төште,
Салкынына кулым пеште!
Ташлар бәрәм, алга барам,
Мин үземә сукмак салам.
Көннәр үтә, төннәр үтә,
Күңел шашып язны көтә.
Лилия Ф Гиматдинова-Хисамова
Оренбург шәһәре 2021 ел.
Ошибка загрузки страницы. Повторная попытка через 5 сек.